Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәрәңге һәм кишер сата башларга кирәк»

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары — 2нче номерлы «Сәгать заводы поселогы» ТҖС эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

ТҖС эшчәнлегенә төрле яшьтәге кешеләр җәлеп ителгән

2нче номерлы «Сәгать заводы поселогы» ТҖС эше турында җитәкче Светлана Выприцкая сөйләде. Территориаль җәмәгать советында микрорайонны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Бу эштә микрорайон халкы һәм «Безнең йорт» идарәче компания хезмәткәрләре ярдәм итә. Актив кешеләр «Яшьләр» бакчасында чәчәкләр утырталар һәм сезон дәвамында аларны карыйлар. Көз һәм яз айларында территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләре, җәен үлән чабу үткәрелә. Төзекләндерү чараларында микрорайонның 300дән артык кешесе һәм аның территориясендәге оешма хезмәткәрләре катнаша. Микрорайонда истәлекле даталар һәм бәйрәмнәр уңаеннан массакүләм чаралар үткәрү күркәм гадәткә әверелгән. Аларны оештыру һәм үткәрү эшчәнлегенә төрле яшьтәге микрорайон кешеләре җәлеп ителгән. Территориаль җәмәгать советында ветераннар, микрорайонның социаль якланмаган кешеләре һәм яшьләр белән актив эш алып барыла.

Район басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте. Район басуларында урып-җыю эшләре, туфракны сукалау һәм көзге чәчү дәвам итә. Бөртекле культураларны урып-җыю инде төгәлләнгән диярлек. 2500 гектарда бөртеккә кукуруз гына җыеп аласы кала. Техник культуралар арасында соя, көнбагыш, җитенне җыеп аласы бар.


Бәрәңге казу эшләре дәвам итә. Хисап чорына 5800 тонна казып алынган. Уртача уңыш һәр гектардан 30 тонна. Шушы көннәрдә аграрийлар кишер алуга керешкәннәр.
Докладны тыңлаганнан соң, район башлыгы Дмитрий Иванов шимбә көнне шәһәребезнең ике сәүдә мәйданчыгында булачак авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә үзебездә үстерелгән кишер һәм бәрәңге сатуны оештырырга кушты.

3 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә 8 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада — 3 урлашу, 4 мошенниклык, наркотиклар сату очрагы. 21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 4 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Административ хокук бозулар өчен 226 кеше тоткарланган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 187 кеше. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен — 3.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев