Дмитрий Иванов авыл халкының ялын яхшы дәрәҗәдә оештырырга кушты
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасының 2025 елдагы эше, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив вәзгыять каралды.
Район – республика рейтингы лидерлары арасында

2025 елда районның мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы югары дәрәҗәдә торуын дәвам итте. Муниципалитет башлыгы алдында эш турындагы хисап белән директор Ольга Рыжова чыгыш ясады. Бүген учреждение җаваплылыгы зонасында 22 авыл мәдәният йорты һәм 11 клуб бар, аларга методик ярдәмне профильле мәгълүмат-аналитика бүлеге күрсәтә.
Коллективта 110 кеше исәпләнә һәм төп басым һөнәри осталыкка ясалган: 72 хезмәткәр турыдан-туры ял итүне оештыру белән шөгыльләнә. 46 белгечнең югары һәм урта махсус белеме булса да, җитәкчелек башка кадрларның квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирә. Узган ел 8 кеше яңадан әзерлек узган, 14 кеше Мәдәният министрлыгы семинарларында катнашкан, ә бер хезмәткәр Казан дәүләт мәдәният институты дипломын алган, тагын берсе программаны Чаллы дәүләт университетында үзләштерә.
Эшнең төп күрсәткече – кешеләр. Бүгенге көндә 277 клуб берләшмәсендә 3 меңгә якын чистайлы эшли, шуларның 930ы – 14 яшькә кадәрге балалар. 159 үзешчән иҗат коллективы аерым горурлык, шуларның 10сы «Халык» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Саннар үзләре үк сөйли: 6430 чара һәм 918 меңнән артык тамашачы – бу районга республика рейтингында лидерлар икелегенә керергә мөмкинлек биргән нәтиҗә. Елның иң якты мәдәни проектлары арасында – «Мич буенда биибез» халык иҗаты фестивале, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары катнашында «Хәтер юллары буйлап» видео-тапшырулар циклы.
Фикер алышу азагында район башлыгы Дмитрий Алексеевич авыл территорияләренә игътибарны көчәйтергә, шәһәрдән ерак булуына карамастан, һәр кеше кайгыртучанлык сизсен һәм сыйфатлы ял итү мөмкинлеге булсын дип төгәл йөкләмә бирде.
Һава торышы сыйфатлы азык әзерләүгә ярдәм итә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның аграр секторындагы вәзгыять турында сөйләде. Соңгы атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләре 442 тонна сөт җитештергәннәр, гомуми суммасы 13 миллион сум тәшкил иткән 419 тонна сөт сатылган. Сөтнең уртача бәясе – бер килограмм өчен 30 сум 50 тиен. Бер атнада 113 бозау туган.
Көннәрнең эссе булуы сыйфатлы азык әзерләүгә ярдәм итә, дип билгеләп үтелде. Хәзерге вакытта 21 центнерга якын азык берәмлеге тупланган, бу планлаштырылган күләмнең нәкъ яртысын тәшкил итә. Кайбер алдынгы хуҗалыклар икенче катка чабылган үләнне җыюга керешкәннәр. Фермер хуҗалыклары буенча әзерлек күрсәткечләре яхшы. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар печән буенча планны 70 процентка үтәгәннәр, монда аларга фермер хуҗалыклары актив ярдәм итә.
Район кырларында үсемлекләрне саклау, пар җирләрне эшкәртү эшләре алып барыла.
Бер атнада 4 кеше руль артында исерек килеш тотылган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Игорь Лихачев узган атнадагы оператив хәл турында сөйләде. Җиде көн эчендә җинаятьләр турында 11 хәбәр килгән. Алар арасында – 4 урлашу, 3 мошенниклык эпизоды, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең бер очрагы, шулай ук административ җәзасы булган машина йөртүче тарафыннан ике юл йөрү кагыйдәсен бозу һәм кыйнау очраклары.
Юлларда 10 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 111 очрагын ачыклаган, өстәвенә, кагыйдә бозучыларның дүртесе исерек килеш руль артына утырган. Барлыгы 135 кеше җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев