Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Әйләнә-тирә территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – балалар йорты эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

 

Балаларның көнкүрешен һәм ялын оештыруга аерым игътибар бирелә

Агымдагы елда балалар йорты эшчәнлеге турында аның директоры Елена Вәлиева сөйләде. Хәзерге вакытта балалар йортында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 25 бала тулы дәүләт тәэмин итүендә тора, балалар йортыннан чыккан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ике кыз социаль кунакханәдә яши. Малайлар һәм кызлар фатир тибындагы төркемнәрдә яшиләр.

Учреждениедә өстәмә белем бирү системасына актив җәлеп ителгән балаларның көнкүрешен һәм ялын оештыруга аерым игътибар бирелә. Малайлар һәм кызлар өстәл теннисы, робот техникасы, керамика, футбол, бассейн һәм башка юнәлешләрдәге студияләрдә шөгыльләнәләр.

Җәйге чорда балалар йортында тәрбияләнүчеләр Кара диңгез ярында, «Каенкай» сәламәтләндерү лагерендә ял иткәннәр. «Шәфкатьлелек маршруты» проекты кысаларында Тулага барганнар.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Донецк һәм Луганск балалары өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар, махсус хәрби зонада булган солдатларга хатлар язалар.

Явым-төшемнәр соң өлгерә торган культураларны урып-җыю темпын тоткарлый

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Явым-төшемнәр район кырларында соң өлгерә торган культураларны урып-җыюны шактый катлауландыра. Хуҗалыклар көнбагыш, җитен, соя, бөртеккә кукуруз җыюны дәвам итәләр. Бөртеклеләрнең дымлылыгы югары булу сәбәпле, ашлык киптерү комплексларына өстәмә йөкләнеш төшә.

Бәрәңге казу темпы борчый, хәзерге вакытта 150 гектарда уңыш җыеп алынган, бу планның 58 процентын тәшкил итә, 4508 тонна казып алынган, уртача уңыш һәр гектардан 302 центнер тәшкил итә.

Узган атнада район терлекчеләре 329 тонна сөт савып алганнар. 313 тонна сатылган, сөтнең уртача бәясе – 31 сум 70 тиен.

Җәяүлене бәрдергәннәр

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә 11 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада – урлашу, мошенниклык, теракт турында белә торып ялган хәбәрнең – 2шәр, исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итүнең 4 очрагы, чит ил гражданын ялган исәпкә кую. 27 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 9 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күргән. Җәяүлене бәрдергәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 188 кеше тоткарланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 4.

Әйләнә-тирә территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк

Утырыш ахырында Дмитрий Алексеевич шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары коллективларын әйләнә-тирә территорияләрне тәртипкә китерү, коелган яфракларны җыюны оештыру өчен чәршәмбе өмәсенә чыгарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев