Дмитрий Иванов 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2026 елга бурычлары турында: туризм
...
Безнең район туризм аша яңа икътисади потенциал ача. Тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыру, шулай ук шәһәрнең туристлык потенциалын үстерү эшендә төп катнашучы булып дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы тора, аның структурасына 6 музей объекты керә.
Федераль әһәмияткә ия тарихи җирлек буларак танылган Чистай мәдәни мирас өлкәсендә зур потенциал күрсәтә. Шәһәр территориясендә 204 тарихи-мәдәни объект теркәлгән.
Реконструкция программасы кысаларында торглар аша инвесторларга 23 бина тапшырылды. Шул ук вакытта өстәмә 27 объект гамәлгә ашырыла.
Өченче ел рәттән шәһәребезнең тарихи, мәдәни һәм табигый мирасын саклау кысаларында КИУ филиалы, шулай ук ТР Фәннәр академиясе белән берлектә «Идел-Чулман» халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Аның төп максаты – туристларны җәлеп итү өчен яңа идеяләр һәм проектлар табу.
2025 елда без 150 мең турист кабул иттек. Шуларның 85 меңе – музей тыюлыгында булган туристлар, калган 65 меңе вакыйгалы туризм кысаларында безнең ял базаларында ял иткәннәр.
2025 елда заманча пассажир причалы ачылды. Бу инфраструктура объекты туристлар агымын сизелерлек арттырды. Навигация сезоны башлану белән Чистай туристлар белән 77 теплоход кабул итте. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга ярдәм иткәне өчен ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәт белдерәм.
Татарстан тиз йөрешле елга транспортын торгызу буенча масштаблы проектка керешә. «Муса Җәлил» тиз йөрешле метеорның беренче сынау рейсы 2025 елның сентябрендә Чистайдан старт алды. Метеор Чистай – Түбән Кама – Алабуга – Яр Чаллы маршруты буенча барачак.
Соңгы берничә елда районда шәхси туристлык проектлары гамәлгә ашырыла. «КамРай» эко базасы, «СОВА» ял базасы, «Асылглэмп» глэмпингы. 2025 елда Зирекле поселогында «Морозко-Фиш» эко базасы ачылды. Эко туризм кысаларында «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы буенча экологик маршрут эшләнде һәм эшләтеп җибәрелде. «Дубрава» ял базасының шәхси туристлык проектын гамәлгә ашыруга әзерлек бар. Проект Чулман ярында заманча ял базасы булдыруны күздә тота.
«Ак Кремль» сыра кайнату заводы, «Уңыш технологияләре» предприятиесенең теплица хуҗалыклары, «Сиарин яхтс» фирмасының катерлар җитештерү цехы буенча сәнәгый туризм маршрутлары эшләвен дәвам итә.
Ел саен бездә «Ике Кремль» байкерлар фестивале уза. Вакыйгалы туризмны үстерү кысаларында 10 августта шәһәрнең үзәк мәйданында без өченче тапкыр «Рок Берега» фестивален уздырдык. Чара чистайлылар һәм шәһәр кунаклары арасында елдан-ел популярлаша бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев