Дмитрий Иванов 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2026 елга бурычлары турында: төзекләндерү, инфраструктура һәм социаль сәясәт
...
Дәүләт башлыгы һәм ТР Рәисе ярдәме белән федераль һәм төбәк программалары гамәлгә ашырыла.
2025 елда социаль өлкә объектларын, юл челтәрен һәм инженерлык коммуникацияләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча шактый күләмле эшләр башкарылды. 2024 елда Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында откан грант кысаларында үзәк Ленин урамының беренче чиратын яңарту төгәлләнде.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2020 елдан 2025 елга кадәр безнең районда 231 ишегалды төзекләндерелде. 2026 елда утыз бер ишегалдына ремонт ясау планлаштырыла.
Ел саен күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясала. 2025 елда 8 йорт ремонтланды. Агымдагы елда 3 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясалачак.
Юл өслеген һәм тротуарларны төзү һәм реконструкцияләү кысаларында узган елда 26 километрдан артык төп транспорт һәм җәяүлеләр юллары тәртипкә китерелде. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча «Чистай – Аксубай – Нурлат» юлы өч километрдан артык озынлыкта төзекләндерелде. Килевка елгасы аша күпер капиталь ремонтланды.
2024 елдан шәһәрдә суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү буенча күләмле эшләр алып барыла. Ике ел эчендә үзәк өлештә һәм Энгельс урамында 13,5 километр челтәр алыштырылган.
ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә инфраструктураны үстерүгә бүлеп бирелгән финанслау һәм районыбыз ихтыяҗларына игътибар күрсәткәннәре өчен шәхсән үземнән һәм чистайлылардан ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Агымдагы елда «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә капиталь ремонт тәмамланачак. «Статус» бинасы, 5нче мәктәптә һәм Татар Ялтаны интернат-мәктәбендә азык-төлек блоклары, «Чистай балалар йорты» бинасы һәм территориясе капиталь ремонтланды. «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында «Россиядә эш» кадрлар үзәге бинасына капиталь ремонт ясалды.
Авыл җирлекләрендә үзара салым программасы буенча авыл эчендәге юллар ремонтлана, суүткәргеч челтәрләр төзелә һәм яңартыла, территорияләр төзекләндерелә. ТР Рәисе гранты акчасына Уракчы авылында «Батыр» универсаль спорт мәйданчыгын төзү проекты гамәлгә ашырылды.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында 2025 елда Александровка авылында яңа торак йортлардан ачкычларны «Чистопольская» агрофирмасы хезмәткәрләренең 11 гаиләсе алды.
Узган ел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Чистай үзәк район дәваханәсе стационары бинасына, шулай ук балалар поликлиникасы каршындагы балалар сөт туклануы пунктына капиталь ремонт ясалды. Татар Баганалысы һәм Данауровка авылларында ФАПлар төзелде, Исләй авылында ФАПка капиталь ремонт ясалды.
Ел азагында Чистай үзәк район дәваханәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда аз инвазивлы операцияләр үткәрү мөмкинлеге булган югары технологияле кан тамырлары үзәге ачылды. Агымдагы ел башыннан йөрәк кан тамырларына йөздән артык операция ясалган инде.
Илкүләм проект кысаларында үзәк район дәваханәсенә заманча цифрлы рентген маммографы кайтты.
10 ноябрьдән район дәваханәсендә медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен колл-үзәк эшли башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев