Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Советы депутаты мәктәптә балаларны ничек ашатуларын тикшерде

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин 1нче, 4нче мәктәпләрдә һәм 2нче лицейда кайнар ризык белән тәэмин ителешне тикшерде.

Депутат кайнар ризык белән тукланучы укучылар санына, ашханәләрнең матди-техник җиһазланышына, менюга, кадрлар белән тәэмин ителүгә, туклану сыйфатына контроль оештыруга һәм башка мөһим күрсәткечләргә игътибар итте.

– Мәктәпләрнең матди-техник базалары тиешле дәрәҗәдә. Алар тулысынча кадрлар белән тәэмин ителгән. Һәр мәктәптә укучыларның туклануын оештыру контрольдә тотыла. Бу мәгариф идарәсе контроле генә түгел, ә ата-аналар, җәмәгать оешмалары, муниципаль, республика, шулай ук Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе контроле дә, – дип билгеләп үтте Халит Мәхмүт улы.

Мондый рейдлар республиканың барлык районнарында уза. Мәктәп ашханәләрен тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында каралачак. Утырышның төп темасы мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев