Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Диверсия өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасын алырга мөмкин

Чистай шәһәр прокуратурасында предприятиеләрне, корылмаларны, транспорт инфраструктурасы объектларын һәм транспорт, элемтә чараларын, халыкны тормыш белән тәэмин итү объектларын җимерүгә яисә аларга зыян китерүгә юнәлдерелгән гамәлләр өчен җаваплылык турында сөйләделәр.

РФ Җинаять кодексының 281нче маддәсендә диверсия кылган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Аерым алганда, предприятиеләрне, корылмаларны, транспорт инфраструктурасы объектларын һәм транспорт, элемтә чараларын, халыкны тормыш белән тәэмин итү объектларын җимерүгә яисә аларга зыян китерүгә юнәлдерелгән шартлату, яндыру яисә башка гамәлләр кылу яисә бу гамәлләр Россия Федерациясенең икътисади иминлеген һәм (яисә) оборона сәләтен какшату максатыннан башкарылган булса, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм (яисә) табигый мохит компонентларына зыян китерүгә юнәлдерелгән гамәлләр башкарылса, 10 елдан 20 елга кадәрге срокка иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә.
Алдан килешенеп бер төркем зат яки оешкан төркем тарафыннан кылынган шул ук гамәлләр; яки милеккә зур зыян китерүгә, яисә башка авыр нәтиҗәләргә китергән; яисә оборона өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы объектларына, РФ Кораллы Көчләренә, РФ Милли гвардия гаскәрләренә, оборона өлкәсендә аерым бурычларны үтәү өчен җәлеп ителә торган дәүләт хакимияте органнарына, шулай ук ягулык-энергетика комплексы объектларына һәм оборона-сәнәгать комплексы оешмаларына һөҗүм итү белән бәйле гамәлләр өчен унике елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә.
Атом энергиясен куллану объектларына, потенциаль куркыныч биологик объектлар, яки атом материаллары, радиоактив матдәләр яки радиоактив нурланыш чыганаклары яисә агулы, куркыныч химик матдәләр яки патоген биологик агентлар кулланып һөҗүм итү белән бәйле гамәлләр, яисә кеше үлеменә китергән гамәлләр өчен — унбиш елдан алып, егерме елга кадәр яисә гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә.
Моннан тыш, РФ Җинаятьләр кодексының 281.1 маддәсендә каралган җинаятьләрнең берсен кылуга булса да кешене җәлеп итү, вербовкалау, күрсәтелгән җинаятьләр кылу максатларында кешене коралландыру яки әзерләү, шулай ук диверсияне финанслау өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнгән. Күрсәтелгән гамәлләр сигез елдан алып унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү белән, өч йөз меңнән җиде йөз мең сумга кадәр яки ике елдан дүрт елга кадәрге чорда хөкем ителгән кешенең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев