Диспансерлаштыру вакытлыча туктатылды, әмма барысы өчен дә түгел
Татарстанда поликлиникаларда планлы медицина ярдәме күрсәтү 2 февральдән вакытлыча туктатылды.
Әлеге чаралар коронавирус белән авыраучылар саны арту сәбәпле, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча кертелде. Эпидемиологик хәл яхшырганчы, өлкәннәр өчен планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды, бу профилактик медицина тикшерүләренә дә, шулай ук халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыруга да кагыла. Хәзерге вакытта, коронавирустан вакцинация урыннарына илтүдән кала, 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен республика халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белән берлектә дәваханәләргә илтү туктатылган.
Поликлиникада медицина ярдәмен элеккечә кемнең ала алуы турында Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятенең Чистайдагы территориаль фонды филиалы җитәкчесе Әхәт Хафизов сөйләде.
– Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү дәвам итәчәк. Моннан тыш, планлы медицина ярдәме элеккечә үк йөкле хатын-кызларга, армия сафларына чакырылучыларга һәм хәрби хезмәткә керүчеләргә күрсәтеләчәк. Шулай ук гражданлык яки муниципаль хезмәткә кергәндә хезмәткәрләрне диспансерлаштыру дәвам итәчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы зарарлы яки куркыныч җитештерү факторлары белән эшләүче кешеләргә, шулай ук РФ Хезмәт Кодексының 213 маддәсендә каралган башлангыч һәм периодик медицина тикшерүләре үткәрелә торган хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүләрен үткәрүне туктатмый, – дип билгеләп үтте Әхәт Ситдыйк улы.
Документ нигезендә, стационар учреждениеләрдә булган ятим һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны диспансерлаштыру һәм күчмә медицина комплексларының эше вакытлыча кичектерелгән.
– Коронавирус инфекциясе белән хәл яхшырганчы, балаларга һәм яшүсмерләргә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына керү рөхсәтен рәсмиләштерү өчен медицина тикшерүеннән, шулай ук ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, тиешле оешмаларга күзәтчелек итү өчен урнаштырыла торган балалардан кала, профилактик медицина тикшерүе туктатылды, – дип ассызыклады Әхәт Хафизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев