Дини остазларның хатыннары үзләренең тормышлары һәм вазифалары турында сөйләделәр
Бу атнада 8 Март бәйрәме хәзерге вакытта мөселманнарда да, православие динендәгеләрдә дә барган Уразага туры килде. Безнең героиняларда да шулай ук рухи хезмәт һәм дөньяви аралашу бергә үрелеп бара. Алар моны ничек бергә алып барырга икәнен барысыннан да яхшырак беләләрдер, мөгаен, һәм үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашырга да әзерләр
«Миңа анакайлар башка планетадан килгән хатын-кызлар кебек тоела иде»
Изге Сергий Радонежский гыйбадәт йорты настоятеле, иерей Тимофей Маташовның хатыны Анастасия сөйли:
– Минем дин әһеленең хатыны булуым ниндидер бер могҗиза. Мин чиркәүгә йөргән гаиләдә яшәдем, ләкин тирән дини белемле түгел идем. Әмма мин моңа тартылдым. Пасхада әни яки әби кулич пешергәндә, мин бәйрәм рухын тоймый идем һәм минем хакыйкатьне табасым, моның ни өчен бөек бәйрәм булуын аңлыйсым килде. Әкренләп әби белән дә, үзем генә дә гыйбадәтханәгә йөри башладым. Аннары шундый хәл килеп чыкты, безнең гаиләбезнең якын кешеләре авариядә һәлак булдылар һәм минем аларга ничек тә булса ярдәм итәсем килде. Бердәнбер мөмкин булган нәрсә – чиркәүгә барып, шәм кую. Һәм мин чиркәүгә тартылдым. Аннары әбием вафат булгач та шулай булды…
Булачак ирем белән очрашканчы мин якшәмбе мәктәбенә литургиягә йөри башладым. Минем рухи остазым Казанда Иоанн атакай булды. Ул минем барлык дини сорауларыма җавап бирде. Һәм, теләсә кайсы кыз кебек, мин булачак ирем турында хыяллана идем. Гыйбадәттә торганымны һәм: «Йә Раббым, миңа гыйбадәтханәгә йөри торган лаеклы ир насыйп ит», – дип ялварып сораганымны хәтерлим.
Тимофей белән без Казанда Сретенский балына әзерлек вакытында таныштык, без балны оештыручылар идек. Мин үзем Казаннан, ә Тимофей шунда укыган. Аллаһы Тәгалә безне шулай каршы алды. Һәм менә, күпмедер вакыттан соң, безнең ике кечкенә балабыз бар, ә Тимофейны дьяконлыкка, аннары священникка билгелиләр. Күңелемдә шундый хис туды: Аллаһы Тәгалә безне кулына алып, бөтен шартлар аркылы күтәреп барган кебек тоелды. Мин үзем дә кайчакта анакай булуыма һаман да ышанмыйм. Мин һаман да гыйбадәт вакытында Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Мин мондый могҗизага исәп тә итмәдем. Миңа анакайлар башка планетадан килгән хатын-кызлар кебек тоела иде һәм мин үземне моңа лаек дип хис итмәдем. Анакайлардан чыннан да сорау күбрәк, бу исемгә туры килергә кирәк. Бу бит беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә һәм иреңә хезмәт итү. Аллаһы Тәгалә шундый могҗиза белән бүләкләде.
Рухани хатыны һәм ике бала әнисе булудан тыш, мин әле бухгалтер булып та эшлим. Хисап чорлары җиткәч, моны бергә алып бару шактый катлаулы. Күп нәрсәгә өлгерү өчен, көн дәвамында өстенлекләр куярга, үз көнең белән идарә итү өчен алдан эш графигын төзергә туры килә. Мин табигатем буенча җаваплы кеше.
Балаларны үз үрнәгебездә тәрбиялибез. Мин кызымның ниндидер хәлләрдә, көнкүреш мәсьәләләрендә мине кабатлавын, минем киңәшләргә колак салуын күрәм. Без гаиләдә дус-тату яшибез. Бездә зур бәйрәмнәр гадәте бар, без балалар белән прәннек пешерәбез, куличлар ясыйбыз һәм бер уңайдан нәрсә эшләгәнебезнең мәгънәсе турында фикер алышабыз. Балалар, безнең бер-беребез белән ничек аралашуыбызны һәм бер-беребезне сагынуыбызны күреп, шулай ук моны үзләренә сеңдерәләр.
Пост вакытында безнең билгеле бер тәҗрибәбез бар инде. Мин менюны шул рәвешле төзергә тырышам, анда постта ашарга рөхсәт ителгән ризыклар составында аксым булырга тиеш. Боларга кузаклылар, соя керә. Мин иремне бертөрле итеп ашатырга ярамый дип саныйм, чөнки ул бит гыйбадәтләргә йөри, күп энергия сарыф итә. Безнең балалар да постның нәрсә икәнен, бу вакытта безнең билгеле бер тәмле ризыклар ашамавыбызны һәм билгеле бер мультиклар, каналлар карамавыбызны беләләр. Постта үз программабыз бар, православие рухындагы гыйбрәтле хикәяләр, мультфильмнар.
Мин якшәмбе мәктәбендә булышам һәм анда без балалар белән узган ел Раштуаны көтү өчен адвент-календарь ясадык. Һәм Раштуа постының һәр көнендә аларның билгеле бер яхшы планнары: Изге Николайның тормышы турында уку, әбиләренә открытка язу, әниләренә пост менюсы төзергә ярдәм итү бар... Җаваплы балалар моны чыннан да үтиләр.
Без Тимофей белән Луганск шәһәренә беренче тапкыр барганда, бу 2022 елның сентябрь башы иде, ашыгыч рәвештә фронтка епархиядән медикаментлар җибәрергә кирәк иде – ул вакытта әле беркем дә берни аңламый, андагы хәлләрне белми иде... Мин ул чагында ирем белән икенче машина йөртүче буларак һәм ярдәм итү өчен киттем. Куркыныч иде, ләкин догалар укып, барып җиттек. Без шәһәргә төнлә кердек, Россия номерлары белән машинада килдек, монда диверсияләр булуын белми идек. Ярый әле, медикаментлар тапшырып, кичен үк китеп бардык, чөнки төнлә безнең тәрәзәләргә пистолеттан атканнар…
Аннары без кабат махсус хәрби операция зонасына бардык, мин хәтта сәфәрләр исәбен дә югалттым. Һәм иң кадерле истәлекләр – сугышчыларның күз яшьләре белән рәхмәт әйтүләре: «Безгә нәрсә алып килүегез дә ул кадәр мөһим түгел, сезнең килүегез мөһим», – диләр. Госпитальгә барганда без балаларны да үзебез белән ала идек. Безнең гаиләдә балаларда дөньяны «алсу күзлек»тән күрсәтү дигән нәрсә юк. Без ничек бар, шулай әйтәбез. Шуңа күрә безнең балалар барысын да аңлыйлар. Алар, мәсәлән, пилотсыз очу аппаратының нәрсә икәнен аңлыйлар һәм моңа җитди карыйлар. Госпитальгә баргач, балалар сугышчыларга үз куллары белән ясалган уенчыкларны тапшырдылар, аларны сугышчылар бронежилет астында йөртәләр, аларны шунда ук алып бетерделәр, хәтта барысына да җитмәде.
Мин гаилә җанлы кеше, үз гаиләмдә бик бәхетлемен. Минем мавыгуларым да бар: ашарга пешерергә, өйдә үз кулларым белән матурлык тудырырга яратам, күптән түгел безнең яшелчә бакчабыз барлыкка килде. Һәм мин Казаннан китүемнән бернәрсә дә югалтмадым. Чистайда миңа якында гына Чулман булуы бик ошый. Казанда офиста эшләгәндә, мин тормышны, табигатьне бөтенләй күрмәдем. Казанлылар өчен табигатькә чыгу – зур вакыйга. Ә монда кешеләр эштән соң Чулманга су коенырга төшәләр! Ә без хәзер урман янында яшибез.
Минем өчен анакай булу – мин хәтта хыялланырга да батырчылык итмәгән могҗиза. Бу – Аллаһы Тәгаләнең бүләге, ул минем динле гаиләм булу теләген тулы гыйбадәткә әйләндерде. Аллаһы Тәгаләгә ирем белән янәшә генә түгел, ә кулга-кул тотынышып бару, бергә гыйбадәт кылу – зур бәхет. Аллаһы Тәгаләгә миңа руханиның терәге булуны ышанып тапшырганы өчен чиксез рәхмәтлемен.
«Үзеңнең табигыйлыгыңны югалтмау мөһим»
Шәех Әнәс хәзрәт Шаяздановның хатыны Лиана Шаязданова сөйли
–Миндәге җаваплылык хисе Әнәс хәзрәтнең хәләл җефете булудан гына түгел, ә динебезне өйрәнүдән, Аллаһы Тәгаләгә якынаюдан килә. Мин хәзрәт хатыны булганга гына түгел, ә Аллаһы Тәгалә кушканга алдамаска, хыянәт итмәскә, үзеңне әдәпле, тәрбияле тотарга тиешлеген беләм. Минем ирем дә укучыларына белем бирүен, әмма үзенең дә укучылары белән бергә өйрәнүен әйтә. Ул аларга нәсыйхәт биргәндә, беренче чиратта аны үзенә бирүен яшерми.
Мин яулыкны ирем кушканга гына япмадым. Барысы да гармонияле килеп чыкты. Минем әбием Коръән укый иде, рухи кыйммәтләр дә миңа балачактан ук салынды. Минем холкымда яшьтән үк аралашучанлык, ачыклык, җиңеллек кебек сыйфатлар да бар иде. Әмма боларның берсе дә хәзрәт хатыны булуга каршы килми. Минем ирем бик җитди, төпле, ул мине белем белән, ә мин аны хис-кичерешләр, иҗат белән тулыландырам.
Ирем ун ел Мисырда белем алды, һәр җәйдә мәчеткә укытырга кайта иде. Мин аның дәресләренә йөрдем, лагерьда да эшләп алдым. Аннары ул мине Мисырга укырга чакырды. Ул китте. Без скайп аша аралаштык, хәтта уртак проект та ясадык әле: мин аңа гарәп теленнән аның өчен шигырьләр тәрҗемә иттем (сүзгә сүз). Ул кайткач, без никах үткәрдек. Мин аның яхшы ир һәм яхшы әти буласына ышандым. Шулай булып чыкты да, мин бик шат! Никахтан соң без ике ел Мисырда яшәдек. Безнең хәзер өч балабыз бар.
Ирем хәзер дә минем остазым. Мин аның дәресләренә гади укучы кебек йөрим. Күптән түгел генә Коръән уку буенча диплом алдым, бу ижәзә дип атала. Барлык кагыйдәләрне белү өчен унике ел укыдым. Мин моңа да иремнән өйрәндем, көн дә аның дәресләренә йөрдем, Коръән уку буенча имтихан бирдем. Ул әле аны шунда ук кабул да итмәде, дөрес укымыйсың дип мине төзәтте. Болар барысы да миндә билгеле бер тәртипкә, дисцилинага өйрәтте, мине тәрбияләде.
Исламда иң мөһиме – кешелеклелек, динилеккә караганда да иң беренче кешелеклелек. Шундый кешеләр бар, үзләре көн-төн намаз укыйлар, үзләре алдыйлар. Кайберәүләр үзләрендә ислам беренче урында диләр, ә үзләре әти-әниләренә начар мөнәсәбәттә, хәтта миһербансызлык, катылык күрсәтәләр... Ислам бит иң беренче чиратта гадел һәм кешелекле булырга өйрәтә. Без балаларыбызны да беренче чиратта шуңа, шулай ук дингә дә өйрәтәбез, әмма басымнарсыз гына... Хәзер бездә Рамазан ае бара. Безгә карап алар да ураза тотарга тырышалар. Бөтен намазны да укымасалар да, тырышалар, укыйлар, аларның әле үсмерлек чорлары... Без аларга йомшак кына итеп Аллаһы Тәгаләгә ничек рәхмәтле булырга кирәклеген өйрәтәбез.
Без дус кызым белән ислам кабул иткәч, бездә яңа дингә килүчеләрнең кайберләрендә була торган «тирә-якта бары хәрәм нәрсәләр генә, Аллаһы Тәгалә җәзасын бирә» дигән кискенлек, максимализм да булып алды. Әти-әниләребез дә безнең кискенлектән куркып калдылар, безнең ябылып китүебезне «сектага эләккән кебек» кабул итүчеләр дә булды. Аннары мин белемемне арттыра башлагач, аны яхшырак аңлый башладым, динебезнең аның кадәр үк кискенлек таләп итмәвен күрдем. Кайберәүләр мин яшим, ә дин каядыр дип уйлыйлар. Ә чынлыкта динебез – безнең тормышыбыз ул. Ул нәрсәнең ярый-ярамавы турында түгел, ә күпкә тирәнрәк. Бу – тормыш системасы, тормыш сыйфатын, холык-гадәтләрне яхшырту. Син аңа ирешкәндә – тормыш җиңелрәк була башлый, кешеләр еллар буе таба алмаган һәм шуңардан интеккән күп нәрсәгә җавап табыла.... Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, мин бу рәхәтлекне, бәрәкәтне гомер буе тоеп яшим. Пәйгамбәребезнең дә шундый сүзләре бар: әгәр син Аллаһы Тәгаләгә бер адым ясасаң, ул сиңа ике адым ясый, әгәр дә ун адым ясасаң, ул сиңа каршы йөгерә. Бу сизелә дә.
Мин хәзрәт хатыны кешеләр нәрсә әйтер дип куркып яшәргә тиеш түгел. Мин көләм икән – беркемгә дә зыян салмыйм бит. Билгеле, кая һәм ничек көлүеңне истә тотарга кирәк. Иң мөһиме, табигыйлыкны югалтмау. Бу исә иреңнән тора. Хатыннарын беркая чыгармыйча, өйдә генә тота торган ирләр бар. Аларның хатыннары үзләрен бәхетсез итеп тоялар. Миндә бервакытта да алай булмады. Мин сеңелем, әнием белән сәяхәт иттем, хәтта үзем генә дә Стамбулга очканым булды. Ирем мине бервакытта да тыймады. Бу акыллылык билгесе, аңарда алдан күрү сәләте бар, болар бик мөһим нәрсәләр.
Минем кайчакта башка бер җирдә яшисем килә, ә ирем – патриот. Без рәхәт, мул, бай җирдә яшибез бит. Бездә бик күп галимнәр булган, әйтик, шейх Мөхәммәд Закир Камалов Аль-Чистави. Ул күп кенә биналар төзегән. Һәм бу рәхәтлек сизелә. Үз шәһәреңдә яшәү, эшләү, файда китерү, шул ук вакытта башка җирләргә сәяхәт итү, дөнья күрү бик яхшы. Без ирем белән боларның барысына да җитешәбез.
Мин хәзер кечкенә балам белән декретта, мөхтәсибәт сайты өчен мәкаләләр язам, тантаналар-никахлар, юбилейлар алып барам, онлайн рәвештә телләргә һәм Изге Коръәнне дөрес укырга өйрәтәм, кәләшләргә никахка яулыклар бәйлим, шигырьләр язам. Без ирем белән гаилә тормышы турында онлайн-лекция алып барабыз, ул «Гаилә дисциплинасы техникасы» дип атала. Бу тема минем күңелемә хуш килә! Мин гаилә тормышында дисциплинаның бик мөһим булуын аңладым. Мин иҗади, хис-кичерешләргә бай кеше, ә иремнән дисциплинага, тәртипкә өйрәнәм. Ә аны үземнең йомшаклыгым, хисле булуым, кайгыртучалыгым белән тулыландырам. Кайвакытта аңа: мин булмасам, сиңа күңелсез булыр иде дип тә әйтеп куям! Ул ризалаша.
Тормышыма шөкер кылып,
Аллаһыма рәхмәт укыйм.
Язмышыма риза булып,
Туры юлдан мин атлыйм.
Саулык-сәламәтлек сорап,
Аллаһыма дога кылам.
Кодрәте киң Раббыбызның –
Бу рәхәттән аермасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев