Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Депутатлар шәһәр үсешенең социаль-икътисади фаразын тикшерделәр

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узган өченче чакырылыш шәһәр Советының чираттагы кырык икенче утырышына җиде мәсьәлә чыгарылды.

2020-2022 елларга шәһәрнең социаль-икътисади үсеш фаразын депутатларга тикшерү өчен муниципаль район башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш белгече Илфат Мәгыйзов тәкъдим итте.

– Инвестицион активлык икътисади үсешнең югары темпларын тәэмин итүдә төп факторларның берсе булып тора. Соңгы елларда тулай территориаль продуктта инвестицияләрнең чагыштырма күләме 35 проценттан артыграк булачак, бу республика дәрәҗәсеннән артып китә. Безгә мондый дәрәҗәне сакларга кирәк, – диде Илфат Фоат улы.

2018-2019 елларда «Чистай» өстен­лекле социаль-икътисади үсеш тер­риториясендә 11 резидент үз проектларын гамәлгә ашыра, шул исәптән ике чит ил инвесторы проекты. Гамәлдәге резидентларның капиталь кертемнәренең гомуми күләме 600 миллион сумга якын тәшкил итә. 700гә якын эш урыны булдырылган. 2020 ел ахырына кадәр 27 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла, шуларның 10сы өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты статусын алу өчен үз гаризаларын әзерли.

«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджеты һәм өстәмә акча бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатьләрне тикшерү хакында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде. Ул «Шәһәр бюджетыннан район бюджетына башка бюджетара трансфертлар бүлеп бирү тәртибен раслау турында»гы карарга үзгәрешләр кертү турында да мәгълүмат бирде.

– Шәһәр бюджетыннан ике учреждениене – «Чистай» мәдәни үзәген һәм җирлекара китапханәне карап тотуга район бюджетына тискәре бюджетара трансфертлар бүлеп бирелә. Комиссиядә без методиканы раслау турындагы мәсьәләне карадык, аның нигезендә шәһәрнең күпме һәм нинди нигездә районга акча күчерергә тиешлеге билгеләнә. Аны раславыгызны үтенәм, – диде Наталья Анфиногентовна.

«2020 елга «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы» турындагы доклад белән җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова чыгыш ясады (рәсемдә).

– Чын «Фараз планы»нда гаризалар булмау сәбәпле, быел һәм алдагы елларда сатылмаган милек бар. Барлык объектлар депутатлар комиссиясендә җентекләп каралды, – дип хәбәр итте Марина Юрьевна.

Шәһәр Советының һәм аның даими депутат комиссияләренең киләсе елга эш планы турында Чис­тай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов мәгълүмат бирде.

– Утырышларда без традицион һәм актуаль мәсьәләләрне тикше­рә­чәкбез. Февраль аенда – башкарма комитет эше, апрельдә – бюджет үтәлеше турында хисап, июньдә – Уставка үзгәрешләр кертү турында карар кабул итәчәкбез. Ноябрьдә без «Фараз планы», декабрьдә – социаль-икътисади үсеш һәм шәһәр бюджеты турында фикер алышачакбыз, – дип йомгак ясады Михаил Иванович.

Депутатлар пассажирларны бакчаларга илтүче предприятиегә субсидияләр бирү мәсьәләсен дә кузгаттылар. Депутатлар бу темага күп тапкырлар фикер алыштылар. Шәһәр башкарма комитеты пассажирлар ташу буенча предприятие тарафыннан бирелгән исәп-хисапларның дөреслеген тикшерде. Үткәрелгән экспертиза күрсәткәнчә, әлеге сумма чынбарлыкка туры килә.

– Татарстанның башка шәһәрләре белән чагыштырганда, Чистайда юл йөрү бәясе түбәнрәк. Паркны тотуга, техникага хезмәт күрсәтүгә чыгымнар, башка таләпләр арта бара. Без пассажирлар ташучыларга ярдәм итәргә тиешбез, – дип нәтиҗә ясады Дмитрий Иванов һәм бу мәсьәләне тавыш бирүгә чыгарды.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев