Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Депутатлар шәһәр һәм район бюджетларына үзгәрешләр керттеләр

Чистай муниципаль районы Советының һәм Чистай шәһәр Советының утырышлары булды

Чистай муниципаль районының илле беренче утырышын район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов үткәрде.   

2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына   «Чистай муниципаль» муниципаль берәмлеге бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы  җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

– Без тикшерүгә чыгарган проект карары район бюджеты кеременә һәм аның чыгым өлешенә үзгәрешләр кертә. Үз керемнәрдәге кебек үк түләүсез акча күчерүләрдә дә үзгәрешләр фаразлана. Барлык дәрәҗәдәге бюджеттан акчалар күчерелде. Болар – авыл җирендә яшәүче гражданнарның (шулар исәбендә яшь гаиләләрнең һәм белгечләрнең) торак шартларын яхшыртуга субсидияләр, «май боерыклар»ын үтәү максатында бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү өчен, каты көнкүреш калдыкларын чыгару чыгымнарын каплау өчен, бюджет оешмаларының милкенә салымнар түләү  өчен акчалар. Моңардан тыш  безнең шактый бюджет оешмалары әһәмиятле грантлар да оттылар. Үз керемнәр бюджетны тулыландырганда барлыкка килгән өстәмә чыгымнар өчен өстәмә чыгымнарга тотыла, – дип мәгълүмат бирде Наталья Карманова.

Шулай ук ул Чистай муниципаль район Советы карары белән расланган  районның финанс-бюджет палатасы турындагы нигезләмәгә  үзгәрешләр кертү турында сөйләде.

– Соңгы тапкыр без финанс-бюджет палатасы турындагы карарга үзгәрешләрне 2015 елда керткән идек. Шул вакыттан бирле бюджет кодексына, федераль, республика законнарына үзгәрешләр кертелде. Моңардан тыш, безнең карар буенча Чистай муниципаль районы Уставы белән тәңгәл килмәүләр шактый барлыкка килде. Шуңа күрә без әлеге тәңгәл килмәүләрне исәпкә алган үзгәрешләр кертүне тәкъдим итәбез.

«Чистай муниципаль районы милкендә булган мөлкәт белән идарә  һәм эш итү тәртибе турында нигезләмәне раслау турында» Чистай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү тәкъдиме һәм аны федераль законнар һәм Чистай муниципаль районы Уставы  белән  яраклаштыру турында тәкъдим белән җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе урынбасары Рамил Шакиров чыкты.

Ул шулай ук Чистай муниципаль районы милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруны фаразлау планын  (программасын) раслау тәкъдиме белән чыкты.

– Хосусыйлаштыруга тиешле мөлкәт исемлеге депутат комиссиясендә каралды, прокуратура нәтиҗәсе бар. Шуңа күрә 2020 елга хосусыйлаштыруга фаразлау планын расларга тәкъдим итәләр, – дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте Рамил Шакиров.

Моңардан тыш, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе урынбасары  Чистай районы террито­риясендә муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау турында  мәгълүмат белән чыкты.

– Прокуратураның  мәгълүмати хаты, шулай ук «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне тормышка ашыруда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында»  Федераль законны тәңгәл китереп, муниципаль җир контроле  турында яңа нигезләмәне раслау мәҗбүри, – диде Рамил Радик улы.

Утырыш барышында  шулай ук кадрлар алмашыну сәбәпле, Чис­тай районының даими депутат комиссиясенә үзгәрешләр кертү турында сөйләштеләр.

– Югары Кондрата авыл җирлегендә яңа башлык – Федор Чалмаев сайланды. Шуңа бәйле рәвештә аны законлылык, хокук саклау һәм депутат эшчәнлеге  мәсьәләләре буенча комиссия составына кертү тәкъдим ителә, – дип хәбәр итте Константин Иванов.

Утырыш барышында барлык тәкъдимнәрне дә бертавыштан кабул иттеләр.

* * *

Чистай шәһәр Советының кырык өченче утырышын Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов үткәрде.

  Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә – Чистай шәһәре бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы  башлыгы урынбасары Наталья Карманова чыгыш ясады.

– Без тәкъдим итә торган карар проектында үз акчаларыбыз өлешендә керемнәр үзгәрми, ә аларга төзәтмәләр кертелә. Төп үзгәрешләр акча күчерү хисабына барлыкка килде. Шушы акчаларның күп өлеше «Май боерыклар»ын тормышка ашыруга тотылачак. Моннан тыш, район шәһәргә хокук бозуларны кисәтүнең комплекслы программасы чараларын тормышка ашыруга акча бирде. Безнең районнан һөнәри керемгә салымнан җыелган акча республика бюджетыннан кире кайтты. Алар төзекләндерүгә тотылачак, – дип аңлатма бирде Наталья Анфиногентовна.

 Чистай шәһәр Советының «Чистай шәһәр милкендә булган мөлкәт белән идарә һәм эш итү тәртибе турында нигезләмәне  раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү тәкъдиме  һәм аны федераль законнар һәм Чис­тай шәһәре Уставы белән тәңгәл китереп редакцияләү турында  җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе урынбасары Рамил Шакиров чыгыш ясады.

 Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев