Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар шәһәр башкарма комитеты эшен уңай бәяләде

Муниципалитетта район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә Чистай шәһәр Советының чираттагы утырышы узды.

Чистай шәһәр Советының 2020 елдагы эше турындагы хисап белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов чыгыш ясады.

Ул юлларны төзекләндерү, зиратларны карап тоту, территорияләрне яшелләндерү һәм тәртипкә китерү, «Безнең ишегалды» Президент программасын тормышка ашыру турында сөйләде.

– Елдан-ел юл катламының таушалуы үзен сиздерә, күпчелек юлларга агымдагы гына түгел, капиталь ремонт та таләп ителә. Узган ел республика программасы буенча бүлеп бирелгән акчага шәһәрдә Бутлеров, Гоголь, Загородная, Комсомольская, Куйбышев, Кулясов, Җиңү, Ягодная урамнарында 4 километр 680 метр юлга асфальт түшәлде, Карл Либкнехт урамы буенча тротуар ремонтланды, Бебель урамы, 101-а, Нариманов урамы, 85 адресы буенча мәйданчыкларга асфальт салынды, – дип хәбәр итте Илдар Рәхимов.

«Муниципаль юл фонды» программасын тормышка ашыру кысаларында чаңгы базасы янындагы территория асфальтлана. Лобачевский урамында, Курченко урамыннан Һади Такташ урамына кадәрге юл участогында, Яшьләр, Часовая, Энгельс урамнарында тротуарлар һәм бордюрлар төзекләндерелә. Бебель, Борнаш, Куйбышев, Лесная, Мичурин урамының 2нче тыкрыгы, Пионерская тыкрыгы урамнарындагы 2 километрдан артык юлга вак таш җәелә. Шәһәр урамнарында гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган юл өслегендә чокырларны ямау эшләре башкарыла.

Зиратларны карап тоту мәсьәләсенә килгәндә, шәһәр мэры ел дәвамында зиратларның тәртипкә китерелүен, каты көнкүреш калдыклары, коелган яфрак­лар һәм ботаклар чыгарылуын, үлән чабу, карт куакларны һәм агачларны кисү эшләре алып барылуын билгеләп үтте. Бер ел эчендә барлыгы 325 куб метр чүп-чар һәм 126 куб метр ауган һәм куркыныч янаучы агачлар чыгарылган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук 2021 елга бурычлар турында да сөйләде.

– 2021 елда юл-урам челтәрен ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү эшләре планлаштырылган һәм дәвам итәчәк. Яңа җәяүлеләр кичүләре булдыру, аларны яктырту һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар дәвам итәчәк, – дип ассызыклады Илдар Фаил улы. – Быел безнең шәһәргә 240 ел тула. Юбилей датасы кысаларында Шәһәр көнен бәйрәм итү буенча әзерлек чаралары үткәреләчәк.

Дмитрий Иванов бер ел эчендә пандемия керткән төзәтмәләргә карамастан, гаять зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте һәм шәһәр башкарма комитеты эшен уңай бәяләде.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова «Чистай шәһәре мөлкәтендә булган күчемсез милекне арендалау килешүләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында»гы элек кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте.

– Без кичектереп түләп срогын 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 1 гыйнварына кадәр, шулай ук аның күләмен үзгәртергә тәкъдим итәбез. Кичектереп түләү тиешле чор өчен аренда түләве күләмендә бирелә, – диде Марина Исхакова.

Чистай шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында архитектура бүлеге башлыгы Александр Шумилов мәгълүмат белән чыкты, ә Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында хәбәр итте.

Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев