Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар сайлаучылар белән проблемалар турында сөйләштеләр

Чистайда «Бердәм Россия» партиясеннән башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар халык белән очрашты.

Сайлаучылар белән сөйләшү өчен РФ Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев, Морат Гаделшин, Олег Морозов, Ольга Павлова, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры Игорь Бикеев, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин килделәр.

Алдан тавыш бирүдә катнашучылар үзләренең программа ниятләре турында сөйләделәр, яшәүчеләр белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Мәсәлән, чис тайлыларны гаилә белеменә кагылышлы, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү һәм башка мәсьәләләр борчыды.

– Сукбай этләр проблемасы Президентка кадәр барып җитте. Хайваннарны теркәү һәм исәпкә алуны кертергә кирәк, дип саныйм, чөнки кайчандыр һәр сукбай хайванның хуҗасы булган. Әгәр хайван теркәлгән икән, без аның өчен кем җавап бирүен беләбез. Шулай ук приютлар төзүгә федераль бюджеттан өстәмә рәвештә акча бүлеп бирергә кирәк, – дип проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим итте Олег Морозов.

– Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү мәсьәләсе шактый еш яңгырый. Мин аның белән шөгыльләнергә тырышам, берничә соратып алу җибәрдем, әмма беркайда да «эшләүче пенсионер»ның кем булуын ачыклаучы хәтта юридик билгеләмә дә юк. Пенсияләренең индексацияләнмәве башка сыймаслык хәл. Мин моңа ирешергә тырышачакмын, – дип ассызыклады Морат Гаделшин.

– Безнең балаларыбыз, яшьләре без криминаль идеология йогынтысына эләкмәсен өчен, педагогларыбызга һәм ата-аналарга нәрсә эшләргә кирәк? – Игорь Бикеевка шундый сорау яңгырады.

– Беренчедән, укучыларга теләсә нинди криминаль идеологиянең хәйлә һәм алдауга корылуын аңлатырга кирәк. Асылда, җинаятьчел лидерларның мотивлары – хакимлек итү һәм файда алу аңлашыла. Алар яшьләр куллары белән җинаять кылалар һәм акча җыялар. Моннан тыш, җинаятьчел лидерлар икейөзле. Алар үзләренең җинаятьчел гамәлләрен яшерү өчен башкалар өстеннән эләклиләр. Безгә һәр укучыга моны аңлатырга һәм аның кем булырга теләвен: ирекле яки йогынтыга бирешүчән кешеме икәнен белергә кирәк. Әгәр балалар моны аңлый икән, димәк, без үз максатыбызга ирештек, – дип җавап бирде Игорь Измаилович.

Балаларның җәйге ялын оештыруга ярдәм итү мәсьәләсе дә күтәрелде.

– Президент ярдәме белән балалар ялына юллама бәясенең 50 проценты гаиләләргә кире кайтарылачак. Гаиләләрнең төрле керемле булуы аркасында, балаларның ял итә алмавына юл куярга ярамый. Бүгенге көндә бу проблема хәл ителә, – дип билгеләп үтте Ольга Павлова.

Казанның 175нче номерлы гимназиясендә булган вакыйгаларга кагылышлы сораулар яңгырады. Чистайлылар бу хәл кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында депутатларның фикерләрен ишетергә теләделәр. Депутатлар кисәтү чаралары сыйфатында корал әйләнеше турындагы законга үзгәрешләр кертү һәм балаларда чит кешеләрнең һәм үз гомерләренә карата хөрмәт тәрбияләү турында сөйләштеләр.

Халык белән очрашу кысаларында шулай ук «Безнең ишегалды», җәмәгать киңлекләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә каралды. Чистайлыларга 30 майга кадәр барачак төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү турында сөйләделәр.

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүе 24 майдан 30 майга кадәр дәвам итәчәк. «Бердәм Россия» – илдә алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгели торган бердәнбер партия. Аның нәтиҗәләре буенча РФ Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Алдан тавыш бирү ачык модель буенча узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала. Тавыш бирү барышын һәм аның законлылыгын волонтерлар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре күзәтәчәк. Хисап участокларында, эпидемиягә каршы гамәлдәге нормаларга туры китереп, тавыш бирүчеләрнең сәламәтлеге өчен куркынычсызлык чаралары үтәләчәк.

Алдан тавыш бирү шәһәрдә 6 участокта һәм районда 6 участокта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев