Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар Чистай районының икътисади үсеше һәм шәһәрне төзекләндерү турында фикер алыштылар

Район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә Чистай районы Советының чираттагы утызынчы утырышы узды. Анда берничә мәсьәлә тикшерелде.

Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы — баш архитектор Андрей Шумилов Чистай районы Советының «2016-2021нче елларга һәм 2030 елга кадәрге планлы чорга Чистай районының социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында хәбәр итте.

— Балаларны һәм яшьләрне актив ял белән тәэмин итүне арттыру, сәламәтлекне ныгыту максатыннан, «Каенкай» җәйге сәламәтләндерү лагерен киңәйтү зарур. Анда өстәмә биналар һәм корылмалар төзергә һәм аны җәйге лагерь статусыннан үз чаңгы трассасы булган, бөтен сезонлы ял базасына күчерергә кирәк, — дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.


Андрей Александрович пристань урманында «Җиңү паркы» төзү һәм Чулман елгасының яр буе линиясен төзекләндерү турында да искә алды, аның дәвамы булып кечкенә күләмле суднолар өчен басып тору станциясе төзелеше торачак.

Баш архитектор шулай ук Чистай районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләрендә төзелеш кагыйдәләрен раслау турында сөйләде.

Чистай районының 2024 елга һәм 2025-2026нчы елларның планлы чоры бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова хәбәр итте.

— Чистай муниципаль районы бюджеты керемнәренең гомуми күләме — 2 274 014, 7 сум, ә чыгымнарның гомуми күләме 2 317 417 сум тәшкил итте. Дефицитның чик күләме 43 402,3 сум тәшкил итте, — дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгүтов «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бүләкләре турында»гы Чистай районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында хәбәр итте.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе урынбасары Рамил Шакиров мөлкәт исемлеген раслау турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев