Депутатлар Чистай районы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны расладылар
Район Советы утырышында биш мәсьәлә каралды
Чистай муниципаль районы Советының унынчы утырышы булды. Сессияне район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Көн тәртибенә биш мәсьәлә куелды.
Доклад белән иң элек районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул депутатларга 2025 ел өчен муниципаль район бюджетының үтәлеше турындагы хисапны тәкъдим итте.
Наталья Анфиногентовна ассызыклаганча, бюджет үтәлеше турыдан-туры районның социаль-икътисади үсеш планы үтәлешенә бәйле. Керем өлешен формалаштыру нигезенә салынган макроикътисади күрсәткечләр үтәлде, бу бюджет керемнәрендә уңай чагылды.
2025 елда Чистай районы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 3 миллиард 327 миллион сум тәшкил иткән.
– Район бюджеты керемнәрендә салым керемнәре өстенлекле урында тора. Керемнәрнең гомуми суммасында алар 32 процент тәшкил итә. Төп өлеш элеккечә физик затлар керемнәренә салымга туры килә (НДФЛ), – дип сөйләде Наталья Карманова.
НДФЛ буенча планлы күрсәткечләр арттырып үтәлгән. Керемгә салым керемнәренең гомуми күләме 2024 ел дәрәҗәсеннән 103 процентка югарырак. Арттырып үтәүнең сәбәбе – хезмәт хакының фараз күрсәткечләреннән артып китүе.
– Әмма алдагы ел белән чагыштырганда, түләүләрне киметүгә юл куйган 31 предприятие бар. Бу, һичшиксез, безнең резерв. Ә 51 предприятие һәм бюджет оешмалары түләүләр үсешен тәэмин итте, – дип ассызыклады доклад ясаучы.
Хисап чорында бюджетның чыгым өлешен үтәү 3 миллиард 216 миллион сум тәшкил иткән. Чыгымнар структурасында 64 процент мәгариф тармагына туры килә.
Өстәмә доклад белән контроль-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бюджет үтәлеше турындагы хисап тикшерү узган һәм документ барлык таләпләргә туры килә. Шулай ук Ольга Гришина 2025 елда контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
Моннан тыш, утырышта депутатлар 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына район бюджетына, административ комиссия турындагы Совет карарына үзгәрешләр кертүгә, Чуваш Ялтаны авыл җирлеге милегеннән муниципаль район милегенә тапшырылырга тиешле мөлкәт исемлеген раслауга бәйле мәсьәләләрне карадылар.
Утырышта каралган карарларның барлык проектлары да депутатлар тарафыннан бертавыштан расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев