Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар бюджет үтәлешен расладылар

Районга кергән керемнәр планлаштырылган барлык чыгымнарны тулы күләмдә финансларга мөмкинлек биргән.

Муниципалитетта район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә Чистай районы Советының чираттагы утырышы узды. Сессиядә каралган төп темаларның берсе Чистай районының 2020 ел өчен бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәлә булды.

Доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыкты.

– Районда түләүчеләр тарафыннан хисап елында 670 миллион сум күләмендә керем керү тәэмин ителгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 11 процентка күбрәк. Район бюджетына бер ел эчендә кергән керемнәрнең гомуми күләме 1 млрд 612 миллион сум тәшкил итте. Шуларның 670 миллионы – салым керемнәре, 941,5 миллион сумы – кире кайтарылмый торган кертемнәр. Бюджетта традицион керемнәр 2019 ел дәрәҗәсендә калды, – дип хәбәр итте Наталья Карманова.

Ул шулай ук бюджетның чыгым өлешенә җентекләп тукталды.

– Районга кергән керемнәр бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә вакытында хезмәт хакын түләү һәм планлаштырылган барлык чыгымнарны тулысынча финансларга мөмкинлек бирде. Хисап чорында бюджетның чыгым өлешен үтәү 1 млрд 555 миллион сум тәшкил итте, – диде доклад ясаучы.

Чыгымнар структурасында 66,7 процент мәгариф өлкәсенә туры килә. Районда торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы – 3,7 процент, идарә – 4 процент, мәдәният – 7 процент, яшьләр һәм социаль сәясәт – 3әр процент, милли икътисад – 2,4 процент, физик культура – 5,5 процент, башка тармаклар бюджетның гомуми күләменең бер процентыннан кимрәк тәшкил итә.

Әгәр икътисади маддәләр буенча чыгымнар структурасын карасак, аның төп өлеше бердәм социаль салым белән хезмәт хакын түләүгә туры килә, бу 71 процент тәшкил итә.

– Бюджетның чыгым өлешен үтәгәндә төп бурычларның берсе булып, кредит һәм дебит бурычларын булдырмыйча, акчаларны сыйфатлы, тигез үзләштерүне саныйбыз, – дип ассызыклады Наталья Анфиногентовна. – Авыл җирлекләре бюджетларына кире кайтарылмый торган күчерүләр 100 процентка үтәлгән. Барлык субсидияләр һәм субвенцияләр ел дәвамында үз вакытында, тигез өлешләр белән күчерелгән.

Финанс-бюджет палатасы җитәк чесе шулай ук районның финанс иминлеге башка бюджетлардан вакытында акча алуга гына түгел, ә районга кергән барлык муниципаль берәмлекләрнең үз керем чыганакларыннан акча җыюга да бәйле, дип билгеләп үтте.

Егерме авыл җирлеге керем өлешен арттырып үтәгән, бары тик өчесе генә үз керемнәрен җыю планын үти алмаган. Арттырып үтәүнең сәбәбе – узган еллардагы бурычларны кайтарулары.

Наталья Карманова агымдагы елга куелган бурычларны да атады. Болар – районга кергән барлык муниципалитетларның үз керем базасын арттыру һәм чыгымнар өлешеннән нәтиҗәле файдалану.

Бу мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән контроль-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина чыкты.

– Контроль-хисап палатасы тарафыннан еллык бюджет отчетлык тикшерелде. Тулаем алганда, бюджет үтәлеше уңай динамика белән характерлана. Контроль-хисап палатасы хисап күрсәткечләренең тулылыгын, дөреслеген раслый. Хисап раслауга тәкъдим ителә, – дип мөрәҗәгать итте Ольга Гришина.

Финанс-бюджет палатасы җи тәк чесе 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына район бюджетына үзгәрешләр кертү турында доклад белән чыгыш ясады.

Үзгәрешләр керем, шулай ук чыгым өлешенә дә кагыла. Бюджетны үз керемнәре, кире кайтарылмый торган акча хисабына арттыру күздә тотыла. Чыгым өлешендә үзгәрешләр калган акча хисабына бүлү белән бәйле.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова Чистай районы милегенә мөлкәт кабул итү турында мәгълүмат бирде.

Район башлыгы Дмитрий Иванов кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең баш белгече вазифасына Александра Шәрәфетдинова кандидатурасы тәкъдим ителде. Шулай ук комиссия составына «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа директоры Ирина Ерошинаны һәм Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-наркологы Анна Байдукованы керттеләр.

Каралган барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев