Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар бюджетлардагы үзгәрешләрне расладылар

Район һәм шәһәр Советының йомгаклау утырышлары булды

Узган елның соңгы көннәрендә дүртенче чакырылыш Чистай районы Советының егерме сигезенче утырышы булып узды. Сессия район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды.

2023 елга һәм 2024-2025 елларның планлы чорына Чистай муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова хәбәр итте.

— 2023 ел өчен Чистай районы бюджеты кеременең гомуми күләме 2 345 015,6 мең, чыгымнарныкы — 2 511 685,1 мең сум, бюджет дефицитының чик күләме 166 669,5 мең сум тәшкил итте, — дип билгеләп үтте Наталья Афиногентовна.

Докладларны тыңлап тик­шергәннән соң, депутатлар үзгәрешләр кертүне хуплап бердәм фикергә килделәр

Законлылык, хокук тәртибе депутат эшчәнлеге буенча район Советының даими де­пу­тат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов Чистай район Советының 2024 елга эш планы хакында хәбәр итте.

Барлык мәгълүматларны тыңлап тикшергәннән соң район Советы 2024 елга эш планын раслады.

Шул ук көнне район башлыгы шәһәр Советы утырышын да алып барды. Анда депутатлар берничә мәсьәлә тикшерделәр. Аның беренчесе 2023 елдагы һәм 2024-2025 елларның планлы чорына шәһәр бюджетындагы үзгәрешләргә кагылды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Чистай районының финас-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов 2024 елга Чистай шәһәр Советының һәм аның даими депутат комиссияләре эше турында хәбәр итте.

— Без һәр ел азагында төп эшебезнең планын тикше­рәбез. Башка мәсьә­ләләр мөрәҗәгатьләр буенча хәл ителәчәк. 2024 елның барлык дүрт кварталына утырышларда тикшерү өчен мәсьәләләр әзерләнде. Алар икътисадка, мәгарифкә, социаль өлкәгә һәм башка мәсьәләләргә кагыла, — дип үз чыгышында билгеләп үтте Михаил Иванович.

Утырышның көн тәрти­бендәге башка мәсьәләләр буенча шәһәр Советы депутатлары бердәм расланучы карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев