Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Депутатлар бертавыштан башкарма комитет вәкаләтләрендә һәм структурасында үзгәрешләрне хупладылар

Чистай муниципаль районының бишенче чакырылыш Советының чираттагы тугызынчы утырышы булды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов уздырды. Депутатлар көн тәртибендәге биш мәсьәләне карадылар

Суда иминлек

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сулыкларда кешеләр иминлеген тәэмин итү, аларның тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклау буенча вәкаләтләрне Каргалы авыл җирлегенә тапшыру турында хәбәр итте. Вәкаләтләре белән бергә бурычларны тормышка ашыру өчен акча да алар карамагына бирелә. Депутатлар трансфертларның бюджетара исәпләүләр методикасын расладылар.

 

Ришвәтчелеккә каршы законда үзгәрешләр

Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан мәгълүматлар бирүнең яңа тәртибе турында хәбәр итте. Хәзер барлык мәгълүматлар да нигезле булганда гына бирелә, аларны шартларсыз бирү бетерелде.

Үзгәрешләр булу сәбәпле, Совет карарларының кайберләре үз көчләрен югалтты дип санала.

 

Башкарма комитетның яңа структурасы

Район башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Ольга Заглядова башкарма комитет структурасына төзәтмәләр кертү турында хәбәр итте: аңардан балигъ булмаганнарны һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия чыгарыла, аның урынына аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча сектор кертелә.

 

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составы

Башкарма комитетның җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова балигъ булмаганнарны һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең яңа составын тәкъдим итте. Депутатлар аны расладылар.

 

Җир эшләренә ордерлар бирү

Федераль законда үзгәрешләр белән бәйле рәвештә җир эшләрен башкаруга рөхсәт (ордерлар) бирү буенча авыл җирлекләре вәкаләтләренең бер өлеше муниципаль район дәрәҗәсенә бирелде.

Барлык тәкъдим ителгән карарлар депутаталар тарафыннан бертавыштан расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев