Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутат вәкаләтләрен тапшырды

Шәһәр Советы депутаты вәкаләтләреннән азат итү турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

Муниципалитетта Чистай шәһәр Советының чираттан тыш уналтынчы сессиясе булды. Көн тәртибенә сигез мәсьәлә кертелгән иде. Алар депутат статусын раслау турында Нигезләмәгә, шәһәр төзелеше эшчәнлеген тормышка ашыру үзенчәлекләренә, алда кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертүгә, Чис тай шәһәр Советы депутаты вәкаләтенең алдан туктату турындагы мәсьәләләренә кагылдылар.

Бюджет процессы турындагы Нигезләмәне раслау турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова хәбәр итте.

Ул шулай ук « Җирле бюджет хисабына инвестицион проектлар буенча муниципаль гарантияләр бирү Тәртибен раслау турында» карарга үзгәрешләр кертү турында мәгълүмат белән чыкты.

2022 елга Чистай шәһәре милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразлау планы турында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.

– Без Чистай мәдәни мирасы объектларын хосусыйлаштыруны дәвам итәбез. Аларның төп өлеше хосусыйлаштыруга фаразлау планына кертелгән инде. Хәзер тагын ике объект әзерләдек. Бу карарны хуплавыгызны сорыйм, – дип депутатларга мөрәҗәгать итте Марина Юрьевна.

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алда кабул ителгән « Шәһәр территориясендә яшеллекне булдыру, карап тоту һәм саклау кагыйдәләре турында» гы карарга үзгәрешләр кертү турында сөйләде.

– Чистай шәһәр Советына Казан районара табигатьне саклау прокуратурасыннан протест керде. Шуның белән бәйле рәвештә бетереләчәк яшел үсентеләрнең һәм аның урынына утыртылачак агачлар бәясе методикасына үзгәрешләр кертү мәҗбүри. Хәзер безнең яшел үсентеләр киселсә, моны сорап мөрәҗәгать иткән хуҗасы киселгән агачлар урынына элеккегечә дүртне түгел, ә җиде агач утыртырга тиеш, – диде Михаил Иванович.

Ул шулай ук катнашучыларга депутат статусын яңа редакциядә раслауларын сорап мөрәҗәгать итте.

Башкарма комитетның архитектура бүлеге начальнигы Андрей Шумилов 2022 елда шәһәр төзелеше эшчәнлеген тормышка ашыру турында һәм Чистай шәһәрендә җирдән файдалану һәм төзелешләр Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында докладлар белән чыгыш ясады.

Утырыш барышында шулай ук Чистай шәһәр Советы депутатының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында мәсьәлә дә каралды.

– 15 нче номерлы «Зеленый» сайлау округы депутаты Радик Ислямовтан депутат вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат итүләрен сорап язган гариза керде. Радик Рәмис улы – бер генә чакырылышта безнең белән бергә булмады. Аның сәгать заводы поселогы өчен күп нәрсә эшләве турында беләбез. Анда яшәүчеләр аңа зур хөрмәт белән карый. Шәхси гаризасы буенча аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуыгызны сорыйм, – дип депутатларга мөрәҗәгать итте Чис тай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Депутатлар бердәм тавыш бирделәр. Чистай шәһәр Советында яхшы эшләве, фидакарь хезмәте, сайлау округында актив эшләре өчен Радик Ислямовка башлык исеменнән Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев