«Әдәби Чистай» фестивале җиңүчеләре гала-концертта чыгыш ясаячак
«Әдәби Чистай» фестивале 100дән артык катнашучыны җыячак. Чулман буендагы шәһәрдә гадәткә кергән җыр конкурсы бишенче тапкыр үткәрелә. Фестиваль 20-22 август көннәрендә узачак. Анда илебезнең 30 төбәгеннән җыр авторлары һәм башкаручылар катнашачак.
Фестивальне оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы, Чистай районы һәм җирле дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы.
– Чара кысаларында иҗади остаханәләр эшләячәк, «Автор», «Башкаручы», «Дуэт», «Ансамбль», «Әдәби Чистай» номинацияләрендә катнашучыларның конкурс чыгышлары узачак. Фестивальдә катнашучылар, жюри әгъзалары һәм дәрәҗәле кунаклар арасында Юлия Җиһаншина, Эльмира Галиева, Дмитрий Бикчәнтәев, Марина Носова һәм башка танылган автор-башкаручылар булыр дип көтелә, – дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Фестивальнең йомгаклау аккорды һәм төп вакыйгасы – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт булачак. Анда жюри әгъзалары һәм мөхтәрәм кунаклар катнашачак. Ул 21 августта «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә узачак. Концерт 19 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
Бер көнгә соңрак, 22 августта, 13 сәгатьтә, Б.Пастернакның мемориаль музеенда, республика буенча гастроль туры кысаларында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дмитрий Бикчәнтәев җитәкчелегендәге «НеЗаМи» ансамбле концерты була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев