Дәүләт Советы депутатлары ясалма фәһем өлкәсендә Чистайның «Вектор» радиокомпаниясе эшләнмәләрен бәяләде
Парламентарийларны флюорография, рентген сурәтләрен эшкәртү, буын һәм сөяк авыруларын диагностикалау өчен интеллектуаль системалар белән таныштырдылар
«Вектор» радиокомпаниясе мәртәбәле кунаклар кабул итте. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт Советы депутатлары предприятиенең ясалма медицина интеллекты өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләрен үз күзләре белән күрергә килделәр.
Компаниянең төп горурлыгы – «эчендә ясалма фәһем» булган КамАЗ базасындагы күчмә рентген-кабинет.
– Аппарат күкрәк читлегенең сурәтен үзе анализлый, – дип сөйләде генераль директор Виктор Классен. – Өстәвенә, пациент аның нәтиҗәсен һәм тасвирламасын шунда ук үз смартфонына алырга мөмкин. Мондый система бүгенге көндә дөньяда бердәнбер.
Пациентлар өчен бу бер генә нәрсәне аңлата: сурәтне «укуларын» сәгатьләр буе көтәргә кирәкми. Диагноз төгәлрәк була, ә табиб хатасы куркынычы кими.
Радиокомпания медицина өлкәсендә ясалма фәһем технологияләрен актив үстерә. Аңа бу эштә өч бүлендек предприятие – «ФтизисБиоМед», «ТатТелемед» һәм «Pes Planus» («Пэс Планус») ярдәм итә. Аларның белгечләре флюорография, рентген сурәтләрен эшкәртү, буын һәм сөяк авыруларын диагностикалау өчен интеллектуаль системалар булдыралар. Ә якындагы планнарда – яссы табан диагностикасы өчен ясалма фәһем җибәрү. Беренче тестлар үтелгән инде. Яңа система табиб-рентгенологларга тизрәк һәм төгәлрәк эшләргә, ә пациентларга дәвалауны тизрәк башларга ярдәм итәчәк.
Докладларны тыңлап, парламентарийлар Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Экспортка ярдәм үзәгенә «Вектор» кебек зур булмаган технологик компанияләргә илнең башка төбәкләре базарларына чыгарга ярдәм итәргә йөкләмә бирделәр.
– Күргәзмәләрдә катнашырга һәм эре заводлар арасында партнерлар табарга ярдәм итәргә кирәк, – дип ассызыкладылар комитетта.
Виктор Классен үзе депутатларга коллективның хезмәтенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм компаниянең сәламәтлек саклауны цифрлы трансформацияләү өлкәсендә алдагы хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев