Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт җир инспекторын хәзер Дәүләт хезмәтләре аша өйгә чакыртырга мөмкин

...

Росреестрның онлайн сервислары актив үсә. Хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләренең күпчелеге ведомство тарафыннан дистанцион рәвештә, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә күрсәтелә. Күптән түгел татарстанлыларның Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша консультация сорап хезмәткә мөрәҗәгать итү яки мөстәкыйль рәвештә дәүләт җир инспекторын өйгә чакырту мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта тулырак мәгълүматны Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Линар Гатин бирде.
— Линар Рифкать улы, инспекторны ни өчен чакыртырга була?
— Әгәр гражданин җир законнары бозылу мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә теләсә, барлыкка килгән мөмкинлектән файдалана ала. Бу очракта ул Татарстан Республикасы җирләрен саклау һәм алардан файдалану буенча дәүләт инспекторын чакырта ала.
— Моны ничек эшләргә?
— Дәүләт инспекторын чакырту яисә консультация үткәрү турында гаризаны Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында интерактив форма ярдәмендә түбәндәге сылтамалар буенча бирергә мөмкин:
https://www.gosuslugi.ru/626705/1/form
https://www.gosuslugi.ru/625710/1/form
Мөрәҗәгать иткәндә визит форматын: күзгә-күз яки дистанцион сайларга була. Сайланган форматка бәйле рәвештә билгеләнгән вакытта инспектор объектка барачак яки мөрәҗәгать итүче белән видеоэлемтә аша элемтәгә керәчәк.
Гариза биргәннән соң шәхси кабинетка профвизитка язылуны раслау турында белдерү киләчәк. Әгәр сайланган вакыт буш булмаса, инспектор башка вариантлар тәкъдим итәчәк. Билгеләнгән вакытта үз объектыңны күрсәтергә әзер булырга кирәк.
— Кагыйдә бозу ачыкланса, гариза бирүчегә штраф салыначакмы?
— Мондый чараларны үткәрүнең төп максаты — гражданнарны һәм бизнесны җир законнарының мәҗбүри таләпләрен намуслы үтәүгә стимуллаштыру. Профвизит вакытында штрафлар билгеләнми!
— Линар Рифкать улы, бу яңалыкны сез ничек бәялисез?
— Яңа хезмәткә ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм, чөнки җир законнарын үтәү белән бәйле мәсьәләләр һәрвакыт актуаль. Ел саен Татарстан Росреестры тарафыннан ведомство инициативасы белән йөзгә якын профилактик визит үткәрелә. Безнең хезмәткә консультация сорап мөрәҗәгать итү яки дәүләт хезмәтләре аша инспекторны өйгә чакырту мөмкинлеге — безнең гражданнарга һәм бизнес вәкилләренә үз вакыт ресурсларын шактый экономияләргә мөмкинлек бирәчәк тагын бер яңалык.

Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев