Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дарумы яисә акчамы?

1 октябрьгә кадәр ташламага ия булучылар сайларга тиеш: социаль хезмәтләрне дару буларак алыргамы яисә акчалатамы?

Агымдагы елның 1 авгус тына Чистай районында 9441 ташламага ия булучы бар, шуларның 6176сы дарулардан баш тартканнар. Шундый адым ясап, кешеләр кайвакыт алда нәрсә булачагы турында уйламыйлар да.

Әлеге тема бик җитди, чөнки ул сәламәтлек белән бәйле. Социаль хезмәтләр исемлегендә – дарулар белән тәэмин итү, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәр транспортында дәвалау урынына бару һәм кайту, санатор-курорт дәвалануга путевкалар алу.

Билгеле, болардан барысыннан да баш тартырга һәм аена 1155 сум акча алырга мөмкин. Агымдагы елның 1 февраленнән акчалата эквивалент шундый. Бәлки бу шактый өстәмә акчадыр, әмма беркем дә кайсы вакытта нинди чир килеп чыгасын белми, андый очракта әлеге акча гына берничек тә ярдәм итә алмаячак. Кайчакта карар кабул итүгә танышлар, күршеләр, туганнар да үз өлешләрен кертә. Әгәр дә узган ел сез акча сайлагансыз икән, 1 октябрьгә кадәр сез соцпакетны кире кайтара аласыз.

– Бу очракта Пенсия фондына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга кирәк. Үзең белән бары паспорт кына алып килергә кирәк. Шулай ук моны онлайн рәвештә Россиянең Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында ясарга мөмкин, – дип аңлата Россия Пенсия фондының Чистай идарәсе начальнигы Надежда Сергеева.

Пенсионер, 2 төркем инвалид Вера Ковалева социаль пакеттан икенче ел файдалана. Операция кичергәннән соң дару алуны сайлый. Аларны дәүләт аптекасында аена бер тапкыр, участок табибы рецеп язганнан соң ала.

– Кайвакыт кайбер дарулар сатуда булмый. Бу очракта фармацевт аларның тагын кайчан буласын әйтә. Гадәттә алар санаулы көннәрдә генә була, – дип сөйли Вера Михайловна.

Дәүләт аптекаларының бер җитәкчесе хәбәр иткәнчә, дарулар кайтканчы ук язылган рецептлар белән килү очраклары бар. Бу чакта рецепт пунктта гарантияле тәэмин ителүгә калдырыла. Аптекага дарулар кайту хакында ташламага ия булучылар телефон аша беләләр.

Кешеләр акча сайлаганда әлеге акчалар тиешле урынга тотылмау куркынычы да бар.Әмма ни генә дисәк тә, кешенең үзенең сайлау мөмкинлеге бар.Төгәл карар кабул иткәнче, дәвалаучы табиб белән сөйләшергә кирәк, чөнки ул объектив киңәш бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев