Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Данлы Героебыз, без сине беркайчан да онытмаячакбыз!»

1нче номерлы лицейның бер фойесында «Мин – патриот!» дигән стенд куелды. Ул уку йортын тәмамлаган, агымдагы елның июлендә Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Вячеслав Есипов истәлегенә багышлана.

Стендта Вячеславның фоторәсемнәре, аның биографиясе, сугышчан юлы, аңа багышланган шигырь юллары урын алган, батырлыгы тасвирланган.

«13 июльдә Вячеслав Алексеевич үз взводы составында җирлек участогын миналардан чистарту буенча хәрби бурыч ала, әлеге йөкләмәне үтәгәндә бер төркем дошманга тап булалар. Вячеслав команданы сугышчан тәртипкә кертергә һәм ут ачарга боера. Нәтиҗәдә, дошман югалтулар кичерә һәм артка чигенә, ләкин безнең ике сугышчыбыз яралана. Офицер Есипов үз взводы позициясенә үзе теләп чыга, үз сугышчыларын тартып чыгарырга тырыша. Өлкән лейтенант Есипов взводы позициясе буенча дошман миномет уты ача. Вячеслав янында мина шартлый һәм ул күп санда ярчык ярасы ала.

13 июльдә Вячеслав үзенең сугышчан иптәшләре белән бергә, гомеренең соңгы секундына кадәр куелган хәрби бурычны үтәп, сугышчан бурычка тугры калып, үз Ватанының мәнфәгатьләрен һәм Россиянең киләчәген яклап һәлак була. Гвардия өлкән лейтенанты Вячеслав Есипов махсус хәрби операцияне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде».

Вячеслав Есиповны Серафимовский зиратында, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны җирләү Аллеясында җирләделәр. Вячеславка 27 яшь иде, аның хатыны һәм кечкенә кызы калды.

– Бу стенд – барлык укучыларыбыз һәм лицей коллективы исеменнән Вячеславка хөрмәт һәм хәтер билгесе. Без үз Ватанының чын патриоты һәм батырлык үрнәге булган, безнең лицейны тәмамлаган укучыбыз белән горурланабыз. Вячеслав Есипов турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк, – диде 1нче номерлы лицей директоры Елена Шумайлова.

Вячеслав Есипов Чистайда туган, 2013 елда 1нче лицейны тәмамлаган, шуннан соң Төмән югары хәрби-инженер команда училищесына укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң, контракт төзеп, Костромада 71211нче хәрби частьнең инженер-сапер ротасы инженер-сапер взводы командиры вазифасында хезмәтен дәвам иткән.

Гвардия өлкән лейтенанты Есипов Сурия Гарәп республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен «Суриядә хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнгән.

2022 елда, ил алдындагы хәрби бурычын үтәп, Вячеслав Есипов үз бүлекчәсе составында Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча Россия Федерациясе махсус хәрби операциясендә катнашу өчен җибәрелгән.

Стендка Таһир Мөхәммәтовның Вячеслав Есиповка багышланган шигыре дә урнаштырылган.

 

Ты ушел в 27, твоя рота продолжила бой…

А для нас ты остался простым и веселым мальчишкой,

Рассекающим лужи. Кружились тогда над тобой

Облака, когда весел и радостен был, даже слишком.

 

Делал все от души: говорил ли, смеялся, шутил.

Был доволен своим и чужим, как ни странно, успехам.

В общем, славный пацан, шаловливый из всех заводил.

Было всё нипочем, всё слагалось улыбкой и смехом.

 

Помнит первый лицей ровный строй и чеканящий шаг,

Все друзья так старались пройти за своим командиром.

Кто бы знал, что уже очень скоро поднимешь свой флаг

И в атаку пойдешь против нечисти в черных мундирах.

 

А у бабушки вновь расцветают на грядке цветы,

Как цветы к обелиску военной иль воинской славы.

Вновь тяжелые сны, где, конечно же, видишься ты,

Вспоминается счастье со внуком своим Вячеславом.

 

Двадцать первым числом день отмечен твоих похорон.

Этот день был тяжелым для всех, был по-своему труден.

Ты бы знал, сколько было друзей с очень разных сторон…

Спи, наш славный Герой, мы тебя никогда не забудем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев