Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Даими депутат комиссиясе составы үзгәрде

Чистай районы Советы утырышы барышында сигез мәсьәләне тикшерделәр.

Муниципалитетта район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә район Советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш башланыр алдыннан Дмит рий Иванов депутатлар корпусындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.

– 31 март көнне Гаделша авыл җирлеге башлыгы итеп Гөлнара Сәүбән кызы Хәсәнова сайланды. Ул Чистай муниципаль районы Советы депутатлары сос тавына керде, – дип таныштырды авыл җирлегенең яңа башлыгы белән Дмитрий Иванов.

Утырыш барышында сигез мәсьәлә каралды. Чистай муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов сөйләде.

– Узган ел ахырында район Уставына үзгәрешләр кертү турында карар проек ты депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул ителде, гражданнардан кергән тәкъдимнәрне кабул итү, исәпкә алу һәм тикшерү буенча комиссия төзелде. Ачык тыңлаулар 13 гыйнварда узды. Уставка кертелә торган барлык үзгәрешләр 7 июньдә үз көченә керәчәк. Әлеге проект буенча Чистай шәһәр прокуроры бәяләмәсе бар, аның нигезендә проект законнарга туры килә. Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә проектны хуп лавыгызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Геннадий Осипов.

Ул шулай ук 2020 елда республикада кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген саклау турында сөйләде.

– Узган ел комиссиягә 7 граждан мөрәҗәгать итте, барлык сораулар һәм шикаятьләр буенча телдән дә, язмача да җаваплар бирелде. Аерым сораулар буенча төрле органнарга аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Шулай ук 3 граждан Татарстан Респуб ликасы прокуроры, суд приставлары хезмәте җитәкчесе, сәламәтлек саклау министры урынбасары белән уртак кабул итүдә вәкаләтле вәкилгә турыдан-туры мөрәҗәгать итте, – дип билгеләп үтте Геннадий Николаевич.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе буларак, Геннадий Осипов катнашучыларның игътибарын муниципаль һәм шәхси учреждениеләргә килүчеләргә карата мөнәсәбәт проблемасына юнәлтте.

– Гражданнар мөрәҗәгать иткәндә барысы да үз регламентына таяна, кайдадыр – 10-15 көн, кайдадыр 30 көн язылган. Документларны тапшырганнан соң, кешеләр билгеләнгән срокның кайчан үтүен намус белән көтәләр. Аннары алар кабат киләләр һәм нинди дә булса документның җитмәве ачыклана. Аларга билгеләнгән срокны яңадан көтәргә туры килә. Документларны шунда ук карарга һәм шалтыратырга ярамыймы соң, элемтә өчен барысы да телефон номеры калдыра бит?! – дип ассызыклады ул.

Чистай районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләр исемлеген алып бару тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында Чистай районы Советының аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов хәбәр итте. Депутатлар бу нигезләмәне Федераль закон һәм муниципаль хезмәт турында Татарстан Респуб ликасы кодексы нигезендә расладылар.

Контроль-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина Чистай районы Советы карарына үзгәрешләр кертү һәм контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турындагы хисап белән чыгыш ясады.

– 2020 елда контроль-хисап палатасы тарафыннан 35 контроль һәм эксперт-аналитик чара үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының вазифаи затларына, тикшерелгән муниципаль учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләренә ачыкланган җитешсезлекләрне һәм бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен 7 тәкъдим җибәрелде. Финанс бозу очракларының иң зур күләме хисап алып бару һәм хисап бирү нормаларының һәм кагыйдәләренең үтәлмәве белән бәйле, – дип сөйләде Ольга Гришина.

Советның «Чистай районының муниципаль милеге исемлеге турындагы нигезләмәне раслау һәм мөлкәтне Чистай районы милегенә кабул итү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.

Дмитрий Иванов Советның «Чистай районы даими депутат комиссияләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында хәбәр итте. Законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия составына Гаделша авыл җирлегеннән депутат Гөлнара Хәсәнова керде.

Көн тәртибе буенча сорауларны карап тикшергәннән соң чистайлыларны бүләкләү булды. Финанс системасы органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина Татарстан Республикасы Финанс лар министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ветераннар хәрәкәтен үстерү буенча нәтиҗәле җәмәгать эшчәнлеге һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен Әфганстандагы сугыш һәм хәрби җәрәхәтләр инвалидларының «Сугыш инвалидлары» Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Рәфис Мәхмүтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев