Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чынбарлыкны чагылдырган музей

Менә ике ел ярым инде махсус хәрби операция дәвам итә. Бу вакыт эчендә фронтка күрсәтелүче ярдәм артканнан-арта, камилләшә бара, алар барысы да хәрбиләребезнең гомерләрен саклап калу өчен эшләнелә.

Сугышчыларыбыз өчен хәзер киемнәр төрлечә яраклаштырылып, ниндиләре бик кирәк — шундыйлар тегелә, маскировка челтәрләре дә ертылган очракта башка максатларга ярашлы итеп үрелә, шәмнәр тагын да озаграк һәм яктырак яналар, плащ-палаткаларның әһәмияте турында әйтеп тә торасы юк, башка шәһәрләрдән дә тәҗрибә уртаклашуны сорап мөрәҗәгать итәләр… Чистайда әле музей да бар, ул гадәти музейдан аерылып тора, чөнки анда бөтен нәрсәне тотып карап була. Аны Николай Михайлович Родичкин ачты һәм хәзер аның Театральная урамында урнашкан бинасына даими рәвештә кешеләр, беренче чиратта балалар килә.
Биредә экспонатлар бик күп, билгеле, барысы да СВО темасына кагылмый. Нигездә, биредә каскалар, көрәкләр, гильзалар, Бөек Ватан сугышы елларында атылган пулемет ленталары һәм Беренче дөнья сугышы вакытындагы винтовкаларның металл частьләрен һәм штык­ларын күрергә мөмкин… Әлеге музейның үзәк өлешен хәзер Украинада алып барылучы хәрби хәрәкәтләр белән бәйле булган экспонатлар алып тора.
Музейга килүче иң беренче чиратта Россия хәрбиләре көнкүрешен күз алдына ките­рәчәк. Биредә каскаларны һәм бронжилетларны киеп карарга, «Чистай — фронтка» хәрәкәте волонтерлары теккән төрле костюмнарны — җәйгеләрне, көзгеләрне, кышкыларны, мүк, сазлык, пычрак кар төсендәгеләрне, дымнан, җилдән саклаучыларны, җитеннән ясалган «сулаучы» костюмнарны, разведчиклар һәм снайперлар өчен «шүрәле» костюмнарын һәм башкаларны күрергә мөмкин.
Бронжилетлар кулга алганда бик авыр тоелалар, ә кигәндә авырлыклары кими төшә, чөнки алар бар гәүдә буйлап таралалар. Ә менә шушы киемнәр эчендә, әле кулга корал һәм рюкзак та асып көнне ничек үткәрергә мөмкин — уйлавы да куркыныч. Ә бит әле йөгерергә дә, сикерергә дә, кискен хәрәкәтләр ясарга да туры килә.
Шунда ук янәшәдә кечкенә генә плюш чебурашканы күрергә мөмкин. Ул сугышчының талисманы булган. Балаларның фронтка җибәрелгән хатлары һәм рәсемнәре дә бар. Алар барып җиткәннәр, аларны солдатлар укыганнар — әмма саклансын өчен сугышчылар аларны фронттан кире бирегә алып кайтканнар.
Музейда сугыш хәрәкәтләре барган урыннарның кәгазь карталары да, солдатлар өчен бик популяр булган анатомик мендәрләр, фронтта киң таралган кытай рацияләре «баофенглар», эчендә Чистай шәме янган, җилгә һәм карга чыдам булган мич-буржуйка һәм мини-мич тә урын алган. Шулай ук гади кеше башка урында күрә дә алмаган кызыклы артефактлар, мәсәлән, перископ та бар. Башыңны окоптан яисә танктан чыгармыйча да аңардан карап була, барысы да уч төбендәге кебек күренә. Шулай ук авиация сәгатьләре — алар ике тәүлеккә бер тапкыр борып җибәрелә (тулы заводтан аның эшләү дәвамчанлыгы — өч тәүлек), алар хәзерге вакытны, очу вакытын, вакытның кече аралыгын саныйлар. Шулай ук калын броня белән капланган пыяла да бар, ул танкларга һәм бронетранспортерларга куела, аңа хәтта шартлаулар да куркыныч түгел.
Моңардан тыш, музей безгә Украина белән генә түгел, НАТО белән дә сугышны ачык күзалларга ярдәм итә. Әйтик, биредә трофейлы украиналы формасына киенгән, ә кулында АКШ һәм Украина флагы тегелгән шефроны булган манекен да бар. Америка фильм­нарыннан үрнәк итеп алынган кебек тупас һәм кабарынкы өч теш ясалган Украина фуражкаларында «НАТОга яраклаштырып» зур кокардалар эшләнгән. Мин үзем дә 2014 елның сен­тябрендә Киев­та (нәкъ ун ел вакыт узды) Украинаның чит ил эшләре буенча министрлыгы бинасында түбәдән алып җиргә кадәр эленгән бик зур ике әләм: Украина һәм Евросоюзныкын күрдем. Бу ул вакытта ук яшерелми иде.

Чистай маскировка челтәр­ләре — иң яхшылары, аларны үрергә авыррак, ленталар тартылып кына калмый, ә даими рәвештә ныгытыла. Аның каравы, берәр җире зарарланган урында да челтәр шуымый һәм бер урынга җыелмый.

Кайбер экспонатларның үз тарихлары бар: мәсәлән, Авдеевкада сугышчының башыннан шартлау вакытында очып төшкән каскасы. Аларпоселоктан чигенгән вакытта аңа яңа каска биргәннәр. Сугышчыларыбыз барыбер Авдеевканы алдылар, әлеге
сугышчы иске каскасын да эзләп тапкан. Хәзер ул музейда, әмма әлегә кадәр Авдеевка пычрагы белән капланган килеш саклана…

Без махсус хәрби опера­циянең кайчан төгәлләнәсен белмибез. Әмма аны бар җитдилеге белән кабул итеп, фронтка ярдәм итеп торучы якташларыбыз, волонтерларыбыз белән горурланмый һич тә мөмкин түгел! Алар фронттан сугышчыларыбызга нәрсә кирәк булуын ачыклап, хәбәрләшеп, аларның тормышларын саклап калу, фронттагы көнкүрешләрен җиңеләйтү өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйча, ике ел ярым фидакарьләрчә ярдәм итәләр.
Татьяна Шабаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев