«Цветаева учагы» кабат кабынды
Әдәби конкурс уникенче тапкыр талантлы укучыларны һәм педагогларны үзенә җыйды
Шәһәребезнең 6 нчы номерлы мәктәбендә зур вакыйга — уникенче тапкыр «Цветаева учагы» иҗади конкурсы булып узды. Озак еллар дәвамында бу конкурс үзенең актуальлеген югалтмады, ул елдан-ел шәһәребез укучыларын һәм укытучыларын әдәбиятка, Марина Цветаева һәм башка рус шагыйрьләре иҗатына күбрәк җәлеп итә бара.
Фестивальдә 7 номинация тәкъдим ителгән иде, аларда теләгән һәр балага үзенең сәләтен, берәр темага яисә авторга мәхәббәтен күрсәтергә мөмкинлек булды, ә укытучылар һәм әти-әниләр үзләренең педагоглык мөмкинлекләрен күрсәтә алдылар.
«А. С. Пушкин әкиятеннән өзекне бар җаны-тәне белән бирелеп укыганы өчен» номинациясендә Анастасия Ермакова күңелгә кереп калды (2нче номерлы лицей, башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Сорокина). Ул өзекне искиткеч итеп сөйләде, реквизитының әзерлеге, әнисенең кайгыртучан, җылы мөнәсәбәте, ана белән бала арасында аңлатып булмастай самими бәйләнеш залдагыларны нык дулкынландырды.
Катнашучылар бик күп иде һәм призлы урыннар барысына да җитмәде. Әмма әсәрне тәкъдим итүгә иҗади якын килү һәм дикъкатьле уку дигән номинацияләр дә булдырылды. Яңа сәхнәгә басучыларга иҗатта беренче адымнар ясаганда ныклы ярдәм сизү аеруча мөһим.
Йолдыз мәктәбеннән Семен Шеботнев нык игътибар җәлеп итте (башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Гыймалиева). Искиткеч батыр, көчле, аңа шигырь укуда зур өметләр багларга була. Аның турында: «…ачык күңелле, үзе кечкенә генә, әмма күләгә белән ничек көрәшә!» дип әйтергә мөмкин. Шулай ук һич икеләнмичә күңеле белән матур әкият илендә яши дип сөйләсәк тә, ялгышмабыз.
Кече яшьтәгеләр төркемендә алтын гасыр язучыларының әсәрләрен тәкъдим итүдә ул беренче урынны Рүзәл Митаев һәм Милена Логунова белән бүлеште.
Конкурска шуның хәтле ачык, матур, күңелле балалар җыелганда аларга бәя бирүе дә җиңелләрдән түгел.
«Көмеш гасыр язучыларының әсәрләрен сәнгатьле итеп уку»номинациясендә кече яшьтәгеләр Ильвина Исхакова һәм Виктория Белова җиңүчеләр булдылар. Аларның һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды. Заманча шигърият белән Анастасия Никитина сөендерде, ул әлеге номинациядә кече яшьтәгеләр арасында җиңүче булды.
Олы яшьтәгеләр төркемендә «Алтын гасыр» шигъриятен тәкъдим итүдә Алинә Мәхмүтова җиңүче дип табылды.
Ә менә көмеш гасырны җиңүчеләр Анна Страхова һәм Адилә Мөхәммәтҗанова (1урын), призерлар Милана Журкина һәм Алисә Сарыкова (2 урын), лауреатлар Владлен Досаев һәм Варвара Наумова (3 урын) тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның чыгышлары бер-берсеннән бик аз гына аерылып тордылар.
Һәрбер башкарылган номерда тема сайлауда, материал табуда уңышлы мизгелләр күп булды. Судьялар киемгә, хәрәкәтләргә, сөйләү тизлегенә, хис-кичерешләргә, реквизитларга һәм чыгышның тышкы бизәлешенә дә нык игътибар бирделәр.
Аеруча «Замана язучыларының әсәрләрен сәнгатьле итеп уку» номинациясендә чыгыш ясаучылар шатландырды, чөнки безнең замандашларыбыз һәм аларның шигырьләре безгә бик якын һәм аңлаешлы.
1 урынны Дарья Луконина, 2 урынны Ева Заика һәм Алексей Ишмөхәммәтов, 3 урынны Анастасия Ушакова, Екатерина Агафонова һәм Варварв Сидорова яулады.
Әлеге кыска язмада барлык катнашучыларны да киң итеп тәкъдим итеп булмый. Материалны бирүдә кызыклы алымнар да бар иде, мәсәлән кечкенә хәнҗәрләр, башта алар прическага куелган булсалар, аннары көтмәгәндә, кирәкле мизгелдә сөйләүченең кулында пәйда булдылар, аннары шулай ук кисәк кенә билбауга яшерелделәр, болар барысы да шигырь темасын ассызыклады. Бу искиткеч килеп чыкты, киеренкелек тудырмады, әмма үзгә бер төсмер өстәде.
Н. Некрасовның «Школьник» шигырен алыйк. Кемдер аны матур итеп сөйләп бирә, ә икенче берәү сәхнәләштереп, күңелне кузгатырлык итеп башкара: узып баручының яланаяк атлаулары, ат тояклары тавышы ишетелгәндәй була… Кызыклы уйлап табулар укытучының эшен дә, шулай ук ата-аналарның катнашуларын да күрсәтә.
Әлеге бәйрәмдә иң якты чыгыш Югары Кондрата мәктәбеннән килгән Илья Фролкинныкы булды (укытучысы Елена Финогентова). Ул Марина Цветаева сүзләренә язылган әсәрне музыкасыз (телефоннан тыныч мелодияне санамаганда)
башкарды. Илья сынауны лаеклы үтте, бик чиста һәм ритмлы итеп җырлады. Сүз дә юк, ул талантлы егет, мин аның белән кызыксынучыларны аңа инструмент алырга булса да ярдәм итәргә чакырам. Аңа һичшиксез музыка белән шөгыльләнергә кирәк. Сүз дә юк, авылда бу хыялны тормышка ашыру авыр.
Жюрига башка конкурслардагы кебек үк чыгыш ясаучыларны бәяләү җиңелләрдән булмады. 4нче мәктәпнең «Вдохновение» ансамбленә дә беренче урын бирелде (музыка укытучысы Марина Мөхәммәҗанова). Кызлар, һичшиксез, югарылыкта булдылар, аларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез.
Иң мөһим эш турында әйтми калсам, дөрес булмас иде. Конкурсның иң югары бүләге, Гран-при 1нче лицей укучысы Софья Фофановага (укытучысы Вера Малолеткова) эләкте. Конкурста катнашучы җиңел итеп Виктор Боковның «Авдотья Рязаночка» әсәрен югары дәрәҗәдә, сәнгатьле итеп, бар күңелен биреп укыды.
Әлеге бәйрәмнең төп чарасы булып урамда учак янды, чәй эчкәннән соң барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Мин жюри әгъзаы буларак, ике катнашучыга үз призларымны — балалар өчен кечкенә генә шигырь җыентыкларымны, ә башка катнашучыларга шигырьләр, фотография һәм автограф белән «Белешмәлелек» бүләк иттем. Әлеге «Белешмәлелек»ләр балаларда иҗатка дәрт, шигырь язу теләге уятыр дип ышанасы килә. Бәлки нәкъ менә шушы минутта безнең кечкенә, җылы, яраткан шәһәребездә яңа шагыйрь туып киләдер…
Наталья Пасмурова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев