Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чуваш Ялтаны авылында гомер итүче Разия апа Арсланова тормыш сынауларына бирешмичә, шөкерана кылып яши

Озын гомерле әби-бабайлар — авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү — болар барысы да — 85, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.

Сугыш… Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен генә түгел, ә кеп-кечкенә балаларның балачагын, яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтен, тормышларын, шатлыкларын урлап, һәр көнен борчу-хәсрәткә, ачлыкка, ялангачлыкка төргән. Әлеге вакыйгалар алар хәтерендә мәңгегә уелып калган.

— Сугыш безнең күңелләрдә бик куркыныч һәм килбәтсез, искә төшерергә теләми торган әйбер булып калды. Сугыш башланган елны миңа 7 яшь тулды, беренче сыйныфка укырга кердем, — дип искә ала Разия Сабир кызы Арсланова.

Чуваш Ялтаны авылында гади эшче гаиләсендә туып үскән һәм гомеренең бик күп елларын туган ягында уздырган ул. Гаиләләре ишле булган, 5 кыз һәм 2 малай үскәннәр. Бүгенгесе көндә бертуганнарыннан Нурания исемле сеңелесе белән икәү исән-саулар. Гаиләнең көнкүреше заманасына күрә җитеш булган, хуҗалыкта мал-туар тотканнар, иген иккәннәр.

— Әтиебез балта остасы иде, безгә агачтан уенчыклар ясап бирә иде. Әтине сугышка озаттык. Безне әни ашатты, киендерде, ашарга бик җитми иде. Башка ярдәм итүче юк.  Ул елларда бөтен кеше зур кыенлыкларны җиңеп, авырлыкларга түзеп яшәде. Авыр еллар булса да, әни сыерны сатмады. Ул безгә бик зур терәк булды. Ашаган әйберебез кычыткан, алабута, черек бәрәңге, балтырган иде. Авылның җидееллык мәктәбендә укыдык. Мичкә ягыла торган гади авыл мәктәбе. Безне, мәктәп укучыларын, колхоз кырларын эшкәртергә, утауга чыгара иделәр. Басуда эшләсәк тә, аякта иске аяк киемнәре, күбебездә чабата, кичкә кадәр аякларыбыз туңып, канап бетә иде. Һәрвакыт ашыйсы килү теләге булганы истә. Әни иртә торган саен, кичкә нәрсә пешерим икән, дип борчыла иде, — дип бала чагын елый-елый сөйли Разия апа.

Ачы язмыш сугыш балаларын сынаган, тормыш авырлыгын күтәреп, күпме сыгылсалар да, сынмаганнар. Көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылганнар, ятимлек ачысын да белгәннәр, ач үлем белән күзгә-күз очрашканнар. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.

— Сугыш беткән көнне мин бик яхшы хәтерлим. Иртәнге якта мәктәптә ишеккә берсе бик каты шакыды һәм укытучыбыз безгә шалтыклы хәбәр алып керде. Урамга чыктык. Анда исә кешеләр барысы да «Сугыш бетте!», — дип кычкырып, бер-берсен кочаклап котлый иде. Һәм берникадәр вакыттан соң безнең әтиебез дә сугыштан кайтты, шатлык эчкә сыймый иде ул вакытта.

— Җиде класс белемнән соң мин Казанга чыгып киттем, 16 яшемдә. Ул вакытта Казанга Чистайдан пароход белән бара идек. Мин тегү фабрикасында 1 ай өйрәнчек булып йөрдем һәм бер айдан соң миңа 150 сум премия яздылар. Ул вакытта зур акча иде 150 сум, мин башта ышанмадым, чөнки безнең белән тагын бер Разия исемле кыз бар иде, шуңадыр дип алырга бармадым. Кулга китереп бирделәр! Бик яхшы эшләдем, аннары үзем өйрәтә башладым, ике укучым мастер булды. Яшь булсам да, тәвәккәл идем: эшемне яратып, җиренә җиткереп эшли, бик матур киемнәр тегә идем. Менә өстемә кигән күлмәгем дә үз кулларым белән теккән. Ләкин туган ягымны, авылымны бик каты сагындым һәм 1959 елда ялга кайкач кире Казанга китмәдем. Авылда тормышка чыгып калдым, — дип искә ала Разия апа үзенең Казан каласында эшләгән елларын.

Разия апа ачык йөзле, бик уңган, алдынгы сыер савучы, авылыбызның хөрмәтле кешесе. Тормыш иптәше Наҗибулла абый белән өч бала тәрбияләп үстергән ул. Авыл советы депутаты, Мактау грамоталары, «III дәрәҗә Хезмәт даны» ордены, «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» исемнәре белән хөкүмәт тарафыннан бүләкләнгән ана.

— Хәзерге тормышымнан зарланмыйм, тормышыбыз бик әйбәт, Аллаһка шөкер. Нәрсә телим шул бар, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Хөкүмәт пенсиясен биреп тора. Шушы
рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын. Илдар улым белән киленем яннарына чакыралар, тик аякта йөргәндә бер дә авылдан китәсем килми, — ди ул.

Тик Разия апаның күңел почмагында, йөрәк түрендә мәңге онытылмаслык яралары бар. Ул пар канатсыз кала: тормыш иптәше 62 яшендә аны калдырып үлеп китә. Һәм тагын кайгы арты кайгы: бер-бер артлы 57 яшьләрендә Гераль һәм Радик исемле уллары да вафат булалар. Никадәр авырлыклар күрсә дә, Разия апа бирешма… Хезмәт белән тир түгеп алып барган тормышы өчен бүген күңеле тыныч аның.

Разия апага 1 ноябрьдә 89 яшь тулды. Кадерле Разия апа, сезгә тыныч картлык, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге һәм балаларыгызның, оныкларыгызның тәүфыйклы булуларын, озак еллар яшәвегезне телисем килә. Укыган догаларыгыз, теләгән теләкләрегез Аллаһы Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килсен!
Нина Никитина, Чуваш Ялтаны авылы китапханәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев