Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чүп-чар, елгалар, чишмәләр: Чистайны нинди экологик проблемалар борчый?

Бөтенороссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, үз шәһәренең экологик торышы белән канәгать булган россиялеләр 75 проценттан 64 процентка кадәр кимеде. Кешеләрнең 44 проценты экология турында мәгълүмат җитмәвен сизә, россиялеләрнең ике кешенең берсе әйләнә-тирә мохитны яхшыртуга үзеннән өлеш кертергә әзер икәнлеген әйтә. Чистайда да эшләр шулай торамы икән? Шәһәрдә экология белән проблема бармы? Без бу хакта экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе начальнигы Рәфис Габделхалик улы Әхмәтҗанов белән әңгәмә кордык.
– Санитар-экологик икеайлык төгәлләнеп килә, бу чара һәр ел саен үткәрелә. Аңа нәрсә керә? Нинди эшләр башкарыла?

– Ел саен, ТР Министлар Кабинеты карары нигезендә, барлык районнар үз территорияләрен чистарту буенча нәтиҗәле эшли башлыйлар. Быел әлеге карар 10 мартта чыкты. Анда зиратларны, урамнарны санитар чистарту, законсыз чүп-чар өемнәрен юк итү, чокырларны, яр буе зонасын, тимер юл буендагы пычранган урыннарны чистару эшләре керә. Бакчачылык ширкәтләре, гараж-төзелеш кооперативлары шулай ук үзләрендә тәртип урнаштырырга тиешләр. Бар республика чистарынырга тотына. Юлчылар юл буйларында үзләре җавап биргән учас­токны тәртипкә китерәләр. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары икеайлык чорында районны йөреп чыгалар, юл янындагы сервисны, кафеларны тикшерәләр.

– Бу ел саен бер схема буенча үтәме, әллә үзгәрешләр дә бармы?

– Яңалыклар бар. Соңгы елларда «Экояз» үткәрелә башлады. Иң яхшы мәктәп, иң яхшы йорт, иң яхшы предприятие сайлап алына һәм бүләкләнә. Әлеге икеайлыкта үзләреннән күп көч керткән, чишмәләрне төзекләндереп торган гаиләләрне шулай ук бүләклиләр. Шундый конкурс игълан ителә һәм анда кешеләр теләп катнаша. Чистайда шунда катнашкан бер гаилә Кырымга юллама алды. Яшелләндерү, агачлар, куаклар утырту, сыерчык оялары ясау, яр буе зонасын чистарту... Болар барысы да исәпкә алына. Июньдә йомгак ясала. 

– Ел дәвамында тагын нинди мөһим вакыйгалар була?

– Мәсәлән, «Чиста яр буе» акция­сен үткәрәбез. Районнар буенча махсус капчыклар һәм перчаткалар таратабыз һәм ел дәвамында кешеләр ярларны чистарту чараларыннан министрлыкның матбугат хезмәтенә фотографияләр җибәрәләр. Мәсәлән, километр ярым ярны чистарттылар ди... Бу бер дә начар түгел.

– Чистайда кирәк булганнан тыш та яр линиясе чистартыла, аның урыны буенча бәйле булган проб­лемалар һәм аерымлыклар бармы?

– Безнең шәһәребезнең исеме хәзерге вакытта үз исеменә туры килеп бетми. Чүп-чарга баткан урыннар бик күп, без алар белән көрәшәбез, тәртипкә китерергә өндибез, чүп-чарларны полигонга чыгарырга мәҗбүр итәбез. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балалар табигать, Чулман елгасы турында, анда нинди балыклар барлыгын белеп үссенннәр өчен экологик дәресләр үткәрәбез.

– Ел саен Чулман елгасы сизелерлек саега. Бу нилектән килеп чыга икән?

– Беренчедән, кышларның аз карлы булуы белән. Андый кышлардан соң балык уылдык да чәчә алмый. Икенчедән, бу энергетик­лардан тора. Бездә бар җирдә дә ГЭСлар. Алар суны ничек агыза. Шуның өстенә соңгы вакытта Каспий да саега, шуңа күрә төп игътибар аңа юнәлтелә, чөнки анда кыйммәтле балык төрләре. Бу комплекслы проблема. Әмма ничек тә су биеклеген сакларга тырышалар. Быел кыш карсыз дигәндәй булса да, Чулманда су аз түгел. Биредә энергетиклар һәм башкалар белән ведомствоара уртак хезмәттәшлек кирәк.
 Аннары кызу эсседә безнең проблема килеп чыга: эәңгәр-яшькелт су үсемлекләре чәчәк ата башлый, сазан, кәрәкә балыклары күпләп үлә...

– Коену сезоны ачылды. Коенучыларга нәрсә әйтер идегез?

– Үз артыгыздан яр чиста булып калсын. Пляжда, утрауларда чүп-чар өеме аунап калуы бер дә күңелле түгел. Алай булырга тиеш түгел.

– Чистайда эчү өчен ярак­лы булган сулы чиш­мә­ләр бармы?

– Кирпеч заводы районында Урицкий урамында яхшы чишмә бар иде. Элек аны 6нчы мәктәп карап торды, әмма хәзер анда павильон ишелде. Тургенев урамында чишмә бар. Шулай ук Соляныхта чишмә бар, әмма анда су начарланды диләр. Кулясов урамына якын булган бакчада чишмә бар.

– Элек Чистайның күп 

җирләрендә колонкалар бар иде, хәзер алар эшләми...

– Чөнки хәзер аларга мохтаҗ­лык юк. Янгын машиналары өчен коеларда гидрантлар калдырдылар. Ә халык өчен – хәзер бөтен Чистай буйлап суүткәргечләр. Колонкаларга мохтаҗлык юк.

– Җәен, эссе булган­да яисә су булмаганда аларның кирәге нык сизе­лә... Бездә суүткәргеч­ләрдә авария­ләр дә еш була.

– Суүткәргечләрнең таушалуы бездә 70 проценттан да аз түгел, бәлки 90 процент тәшкил итәдер. Шуңа күрә аварияләр еш килеп чыга да инде.

– Әйләнә-тирә мохит турында аеруча кайгыртучанлык күрсәтүче кайсы Чистай предприятиеләрен мактар идегез?

– Эре предприятиеләр арасыннан «Бетар»ны. Гомумән алганда элекке Сәгать заводы территориясендә пред­приятиеләр күп, аларның барысында да тәртип. Индустриль паркта шулай ук территорияне тәртиптә тотарга тырышалар. «Ак Кремль» үзенең чистарту корылмаларын төзеде, агым су башта анда бара, аннары – шәһәр канализациясенә. Әмма чистарту корылмалары әлеге үзенчәлекле чүпрәле, составында спирт булган суларны бөтенләй үк чистарта алмыйлар.

– Әйе, Чистайда чис­тарту корылмалары белән сизелерлек проблемалар булды.

– Әлеге корылмалар шәхси кеше кулында иде, шуңа күрә алар өчен бер тиен дә акча тотылмады. 2010 елда безнең корылмалар республикада Яр Чаллы шәһәреннән соң икенче урында иделәр.
Анда контактлы коеда кәрәкә­ләр йөзә иде! Технолог стакан тотып министр каршына чыгып: «Теләсәгез, эчә дә алам?» – дип әйтте. Чистарту корылмаларында ләм эшкәртелә, биогумус алу өчен Калифорния суалчаннарын үрчетә иделәр, анда үз лабораторияләре бар иде. Ә шәхси кулларга тапшырылгач, лаборатория таралды, эшләргә ике-өч кеше калды. Контактлы резервуарда балык юкка чыкты. Чистарту корылмаларына игътибар бирелмәде һәм берни дә калмады. Торбалар череде, центрифугалар эшләми башлады, ләм мәйданчыклары тулды... Мин аларга ләмне полигонга ташырга кирәк дип әйтә идем. Элек шулай эшләнә дә иде, полигонда каты көнкүреш калдыклары катламын ләм белән күмә иделәр. Ә шәхси эшмәкәр полигонның аңа бу ләм өчен түләвен теләде. Элек үзара файдалы хезмәттәшлек иде, ә хәзер берни дә калмады.

– Хәзер вәзгыять яхшырамы-юкмы?

– Чистарту корылмалары муниципалитетка тапшырылды. Әмма әлегә фикер йөртергә иртәрәк. Бәлки, «Иделне савыктыру» кебек нинди дә булса программага эләгеп булыр. Алексеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнарында бу хәлне төзәтергә ярдәм итте. Ә хәзер игътибар баткан баржаларны су төбеннән чыгаруга, кисүгә һәм утильләштерүгә җибәрергә юнәлтелгән.

– Чистайга турыдан-туры кагыла торган нинди республика программалары бар?

– Менә безнең Килевканы ләмнән чистартмакчы идек. Чис­тарту корылмаларыннан Чулманга кадәр участок якынча 1800 метр тәшкил итә. Анда еллар буе су ләмләнде, балык юкка чыкты... Әмма бу борынгы Җүкәтау шәһәре территориясе, тарихи әһәмияткә ия урын. Шуңа күрә төрле министрлыклар белән килештерергә кирәк. Шулай итеп, эш тагын тукталды.

– Киресенчә булырга тиеш кебек: иҗтимагый-агарту әһәмиятенә ия булган, шул исәптән туристларны җәлеп итү өчен дә мөһим тарихи урын икән, аңа беренче чиратта игътибарны юнәлтергә кирәк... 

– Рәфис Габделхалик улы, сез үз вазифагызда ничә ел эшлисез?

– 2002 елда мин монда инспектор булып килдем. 2009 елга кадәр инспектор, ә аннары җитәкче булдым. 

– Бу аз вакыт түгел. Шушы вакыт эчендә булган хәлләрдән сез кайсысын мөһим һәм уңай дип аерып күрсәтер идегез?

– Моннан алты ел элек Галактионово (Кубас) урманындагы радио­актив каберлекне юк итүебез сөендерә. Анда сәгать заводыннан соң радиоактив матдәләр күмелгән иде. Ул урында койма да калмаган иде, бердәнбер нәрсә – бетон саркофаг кына, әле ул да җимерелә башлаган иде. Министр программага кертергә карар итте һәм унбер фляга чыгару, барысын да чистарту, тигезләү утыз ике миллион сумга төште. Хәзер анда дозиметр радиация күрсәтми, тыныч йөрергә, җиләк-җимеш, гөмбә җыярга була... Сәгать заводы территориясендә дә радиоактив калдыкларны ачтылар һәм чыгардылар. Бу калдыклар күренми, әмма алар гражданнарның сәламәтлегенә йогынты ясый. 
Шәһәр күзгә күренеп чис­тарды. Элек барлык ерынтылар чүп-чар белән тулган иде. Ә хәзер, һавадан 

караганда, чүплекләрне азрак табабыз. Элек алар кырыклап табылган булса, хәзер дистәгә якын гына. Бакча ширкәтләрендә дә заманча контейнерлар урнаштырылды, ниһаять, даими рәвештә чүп чыгару җайга салынды.
Авыл җирлекләрендә башлыклар кайвакыт кешеләрнең чүп-чарны тиешсез урыннарга, ерынтыларга ташлауларын күрми калалар. Ләкин без аларны каты җәзаламыйбыз, чөнки аларда барысы өчен дә җаваплылык бик зур, алар безнең ярдәмчеләр. Чүплекнең кайда табылганлыгы һәм аның ничек бетерелүе турында мәгълүматны калдырырга мөмкин булсын өчен мессенджерда төркем оештырдык. 

– Сез чистайлыларга нәрсә әйтер, нәрсәгә өндәргә теләр идегез?

– Шәһәр үз исеменә туры килергә тиеш. Чистай икән – димәк, чиста булырга тиеш. Борынгы әйтемдә әйтелгәнчә, җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста. Чүп-чарны бит безгә Алексеевск яки Кама Аланыннан китермиләр, болар барысы да безнеке. 

Татьяна Шабаева  әңгәмә корды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев