Чулман буйлап елга сәяхәтләре: маршрут, тукталышлар, уңайлылык
1 майда Чистайда беренче метеорны каршы алдылар.
«Герман Серебренников» исемендәге су асты канатлы судно Казаннан журналистларны һәм балалар белән туристларны алып килде. Аларның кайберләре Чистайда калды, икенчеләре «Прощания славянки» астында Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләренә юл тоттылар.
Чистайлылар өчен метеорлар – балачакның шатлыклы хатирәләре. Алар Чулман буйлап йөрүдән күптән туктаганнар иде, шуңа күрә аларны сәяхәт итүнең яңа төре дип атарга мөмкин. Иң элек ул җомга яисә шимбә көнне баручы һәм шимбә яисә якшәмбе кайтучы (иртәрәк булса – автобуста) туристларга исәпләнгән. Бер көндә генә метеорда әйләнеп кайту мөмкин түгел. Моның нәрсә белән бәйле булуы хакында ТР Елга флоты вәкиле, генераль директорның эксплуатация буенча беренче урынбасары Александр Михайлович Бабурин сөйләде:
–Без хәзер расписание төзибез, аннары халык өчен ничек уңайлы булуын карыйбыз. Бер метеор Казан юнәлешендә барачак, икенчесе –Яр Чаллы юнәлешендә юл тотачак. Метеор анда куна, икенче көнне кире кайта. Бу ял көннәрендә сәяхәт итәргә теләүчеләр өчен бик уңайлы.
–Ә менә иртән китеп, әйтик Алабуга шәһәренә, кичен кайтырга теләүчеләр өчен нәрсә әйтер идегез?
–Кызганычка каршы, әлегә бу мөмкин түгел. Су асты канатлы метеор зур тизлектә сәгатенә 65 километр тизлектә йөри, эңгер-меңгер вакытта ул балык тотучы көймәләр өчен куркыныч, җитмәсә анда бүрәнәләр дә бар… Чулман – тере елга. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, хәрәкәт итү якты вакытта гына рөхсәт ителә.
–Һава торышы буенча чикләүләр бармы? Юлда күпме вакыт кирәк?
Корпуста бару өчен дулкында чикләүләр ике метр, су астындагы канатларда – метр ярым. Казаннан Чистайга кадәр өч сәгать, Чистайдан Чаллыга кадәр шулай ук өч сәгать. Өч сәгать- тән соң инде кешенең йөрисе килә башлый. Метеор моңа мөмкинлек бирә. Ә суга, утка караган кебек үк, озак карап торып була. Елга үзенә тулысынча әсир итә.
Йөрергә мөмкинлек турында сөйләгәндә Александр Михайлович беренче чиратта, метеорның арткы өлешендәге зур булмаган йөрү палубасын күздә тота. Моңардан тыш, биредә өч рәт пассажир кәнәфиләре һәм баш өстендәге багаж бүлмәләре самолеттагы кебек салоны булган киң аралыклар һәм, билгеле инде, пөхтә итеп ясалган санузелллар. ТР Елга флоты вәкиле сәламләү сүзендә чистайлыларны уңайлы шартларда йөртергә вәгъдә бирде. Чистай районы җитәкчелеге исеменнән Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Казаннан килүчеләрне сәламләде. «Безнең борынгы сәүдәгәрләр шәһәре һәрвакыт елгачылар белән горурланды. Яңа метеорлар барлыкка килү белән бездә туристлар ташкыны артачак. Метеорда гаилә белән генә сәяхәт итү дә – бик яхшы», – дип билгеләп үтте.
Билгеле инде, метеор вакыт һәм бәяләр ягыннан оттырса да, уңайлылык һәм палуба тәрәзәсеннән дә күзәтергә мөмкин булган елга матурлыклары алдында ота. Иң элек бу Чистайдан күп санлы автобуслар йөрүче Казанга сәяхәтләргә кагыла. Ә менә Түбән Кама, Яр Чаллы һәм бер автобус белән генә барып җитеп булмый торган Алабуга шәһәрләренә барганда метеор сәяхәт итүнең отышлы бер юлы булыр иде.
Расписаниенең ни дәрәҗәдә кирәк булуын һәм камилләшә баруын алдарак күрербез...
Җомга һәм шимбә көннәрендә Казаннан рейслар:
Казаннан 8.30 да кузгала
Чистай – 11:35-11:40
Түбән Кама – 13:20-13:25
Алабуга – 13:35-13:40
Яр Чаллы – 14:20 дә килеп җитә
Шимбә, якшәмбедә Яр Чаллыдан кузгалу вакыты:
Яр Чаллы – 13:00
Алабуга – 13:45-13:50
Түбән Кама – 14:00-14:05
Чистай – 15:45-15:50
Казан – 18.50 дә килеп җитә
Чистайга килгән беренче метеордан фоторепортаж:
Илья Сологуб, Татьяна Шабаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев