Читтә калмавыгызны сорыйбыз
Чистайдан махсус хәрби операция бара торган зонага күпсанда маскировкалау челтәрләре һәм костюмнар, аяк киеме өчен җылы олтыраклар, балаклавлар, окоп шәмнәре һәм башка әйберләр җибәрелде.
Чистайлылар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Шәһәрдә һәм районда берничә остаханә урнашкан, анда битараф булмаган кешеләр үз куллары белән хәрби хезмәткәрләр өчен әйберләр ясыйлар.
– Бүгенге көндә безнең осталарыбыз тарафыннан фронтка 115 маскировкалау челтәре, 600дән артык маскировкалау костюмы, 2 мең пар мутон аяк киеме олтырагы, 200 балаклав һәм 500гә якын окоп шәме әзерләнде һәм җибәрелде. Моннан тыш, фронтка һәм госпитальләргә 500 пардан артык җылы носки, мех жилетлар, свитерлар, байка одеяллар, урын-җир әйберләре, медикаментлар, азык-төлек, тәмәке, тәм-томнар һәм башкалар җибәрелде, – дип сөйләде мебель фабрикасы микрорайонының территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Чулпан Сөләйманова.
Чулпан Габдрахман кызы билгеләп үткәнчә, битараф булмаган чистайлылар алып килгән барлык әйберләр эштә кулланыла. Әмма материаллар азая бара.
– Хәзерге вакытта аяк киеме өчен җылы олтыраклар тегәргә материал кирәк. Бу иске табигый мутон туннар, дубленка, элеккеге армия шинельләре, иске күн итекләр кунычлары булырга мөмкин. Шулай ук окоп шәмнәре ясау өчен калай банкаларга ихтыяҗ бар. Чистайлыларның фронтка ярдәм итү эшендә актив катнашуларын сорыйбыз. Материалларны безнең Мебельная ур., 16 адресы буенча урнашкан территориаль иҗтимагый үзидарәсенә алып килергә мөмкин, – дип билгеләп үтте Чулпан Сөләйманова.
Сүз уңаенда
Фронт өчен әйберләр ясый торган остаханәләрнең адресларын искә төшерәбез. Теләгән һәркем үзе өчен уңайлы пунктка килә ала.
1.ТИҮ, Мебельная ур., 16
2. Ислам үзәге, Нариманов ур., 74
3. «Восток» мәдәни-ял итү үзәге, Энгельс ур., 78-б
4. Данауровка авылы, клуб
5. Йолдыз поселогы, клуб
6. Дүрт Өйле авылы, мәчет
7. Четырчы авылы, клуб
8. Гаделша авылы, клуб
9. Исләй авылы, клуб
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев