Читкә тайпылган үсмерләргә йөрәк кушуы буенча ярдәм итәләр
Үзләренең җәмәгать тәрбиячеләре булып ничек эшләүләре турында Фоат Сөнгатуллин һәм Илсур Нигъмәтуллин сөйләде
Укытучы, куратор, остаз, үз артыннан ияртүче, ышанычлы дус — балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләрен әнә шулай төрлечә атарга мөмкин, әмма аларның максаты бер — читкә тайпылган үсмерләргә туры юлга басарга, үзләрендә ышаныч тудырырга, тормышка юл ярырга, шәхес буларак формалашырга ярдәм итү.
Йөрәк кушуы буенча, ирекле рәвештә төрле авыр тормыш хәлләрендә калучы үсмерләргә ярдәм итүче кешеләргә булышу, аларны бүләкләү ниятеннән Татарстанда берничә ел дәвамында «ТРсында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» дигән республика конкурсы үткәрелә.
Конкурсның зона этабында чистайлылар лаеклы чыгыш ясады. 2нче гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре дәресен алып баручы укытучы Фоат Сөнгатуллин җиңүче, ә авыл хуҗалыгы техникумының производствога өйрәтү мастеры Илсур Нигъмәтуллин лауреат дип табылды.
«Бер генә үсмергә ярдәм итсәң дә, бик яхшы!»
Фоат Сөнгатуллинның педагоглык стажы зур һәм балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе булып эшләүдә дә 15 ел тәҗрибәсе бар. Фоат Җәүдәт улы 2нче гимназиядә тормыш иминлеге нигезләрен укыта һәм мәктәпнең «Застава» яшь армиячеләр отрядын җитәкли. Шулай ук ул «Чистай чик сакчылары бердәмлеге»төбәк җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе — балаларны хәрби-патриотик тәрбияләү. Узган елның декабреннән бирле ул үзе опекунга алган үсмернең җәмәгать тәрбиячесе. Авыр холыклы укучыны үз канаты астына алырга аңа гимназия җитәкчелеге тәкъдим иткән.
— Безнең гимназиягә балалар йортында тәрбияләнүче үсмер килде, аңа язмыш дигәнең кечкенәдән үк сынаулар әзерләп куйган. Аның күзләрендә сагыш, кешеләргә ышанмау ярылып ята, дуслары аз, берни белән кызысынмый, укуга да тырышлыгы сизелми иде. Ул хокук бозу буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә һәм мәктәпнең эчке контролендә тора. Әлеге малай белән танышуның беренче көненнән үк мин аның дусты булырга карар кылдым. Шулай итеп без аның белән уртак мөнәсәбәтләрнең яңа битен, ир-атлар дуслыгының яңа битен ачтык, — дип сөйли Фоат Җәүдәт улы.
Тернәкләндерүнең аерым программасы төзелеп, гимназия педагоглары һәм балалар йорты педагоглары белән уртак план төзелгәннән соң эш башланды. Җәмәгать тәрбиячесенең төп бурычлары булып әлеге үсмерне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, аңарга әхлакый-әдәп сыйфатларын сеңдерү, конструктив аралашу һәм патриотизм күнекмәләрен формлаштыру торды.
— Без Фоат Җәүдәт улы белән уртак телне тиз таптык. Миңа аның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә гадәти булмаган алым куллануы, ярдәм итүе, минем уңышларыма шатлануы, уңышсызлыкларыма ихластан борчыла белүе ошый. Ул минем өчен ышанычлы дус. Аның белән миңа рәхәт, — дип сөйли малай.
Фоат Сөнгатуллин сөйләвенчә, ул тәрбиягә алган үсмер бик талантлы һәм тырыш. Ул төз ата, автоматны тиз сүтеп җыя, бассейнга йөри, кышын чаңгыда шуа, җәен йөгерә, җиңел атлетика белән актив шөгыльләнә.
— Безне икебезне дә уртак эшебезнең нәтиҗәсе шатландыра. Малайда укуга теләк артты, кыска гына вакыт эчендә ул «Застава» яшь армиячеләр отряды лидерларының берсенә әйләнде. Моңардан тыш аңарда спортның хәрби-гамәли төренә кызыксыну барлыкка килде. Иң мөһиме — аның ел ярымнан Алабугадагы Суворов училищесы курсанты булу максаты бар, — дип сөйли Фоат Җәүдәт улы.
Остазы әйтүенчә, аның белән эш җәй көне дә дәвам итә. Үсмернең ялы айлап төзелгән: иң элек диңгездә, аннары шәһәр яны лагеренда ял итә, җәй азагында хәрби-патриотик лагерь көтә.
— Мин җәмәгать тәрбиячесе эше бик мөһим һәм кирәкле дип саныйм. Язмышы яисә үзенең аңлап бетермәве аркасында начар юлга кереп киткән бер генә үсмергә ярдәм итә алсаң да, бу бик яхшы! — дип билгеләп үтте минем әңгәмәдәшем.
«Әлеге эшне олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше генә башкара ала»
Производствога өйрәтү мастеры, Чистай авыл хуҗалыгы техникумының 1110нчы «Эретеп ябыштыручы» төркеменең сыйныф җитәкчесе Илсур Нигъмәтуллин 2 ел элек җәмәгать тәрбиячесе булып эшли башлый. Әлеге уку йортының бер студентының опекуны ул.
Илсур Нәгыйм улы ассызыклап үткәнчә, җәмәгать тәрбиячесе ул олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше. Шундыйлар гына мондый эшне башкара ала: авыр тормыш хәлендә калган үсмерләргә булыша, киләчәктә югалып калмас өчен аларны дөрес юлга бастыруда зур көч куя.
— Үсмер белән эшли башлау өчен иң элек аның шәхесен, гаилә мөнәсәбәтләрен өйрәндем, аның ни өчен ялгыш адым ясавының сәбәпләрен ачыкларга тырыштым. Аның янәшәсендәге кешеләр, гаилә әгъзалары белән таныштым. Без аның белән элемтә урнаштырдык. Ул минем улының җәмәгать тәрбиячесе икәнемне белә, аңлый, безнең арада ышанычлы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Аның белән үзебезнең татар телендә аралашабыз. Бу фактор да безнең уртак тел табуыбызга ярдәм итте, — ди Илсур Нәгыйм улы.
Остаз үзе шефлыкка алган егет белән аерым эш кенә алып бармый, аны актив рәвештә дәрестән соң җәмәгать эшләренә дә тарта. Мәсәлән, Илсур Нигъмәтуллин җырларга ярата, төрле чараларда еш чыгыш ясый. Үзенең иҗатына үсмерне дә җәлеп итә.
— Минем эшемнең нәтиҗәсе бер минутта гына күренми, бу авыр, озак вакыт таләп итә торган эш. Әмма, ниндидер бер нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин. Миндә тәрбияләнүче үсмернең спорт белән кызыксынуы артты, дәресләр калдырмый башлады, укуда алга китеш сизелә, энергиясе артты, күбрәк сөйләшә башлады, яңа дуслар тапты. Без, педагоглар, җәмәгать тәрбичеләре уртак эш эшлибез — Россиянең лаеклы гражданнарын үстерәбез. Хәзер безнең вәзгытьне төзәтүгә ярдәм итә алуыбыздан аерым кеше язмышлары, шул ук вакытта җәмгыять язмышы да тора. Иң мөһиме — барысын да вакытында эшләргә кирәк, — дип ачыклык кертә Илсур Нәгыйм улы.
Һәр кеше үз тормышында һәрчак эзләнүдә: дусларын, һөнәрен, эш урынын, уку йортын сайлый, нәрсәгәдер ирешергә омтыла. Авыл хуҗалыгы техникумының җәмәгать тәрбиячесе ышануынча, кеше үзенең эзләнү чорында ихлас фикердәшләр тапса, аңа бәхет елмайды дигән сүз, алга барырга җиңелрәк була, ә читкә тайпылган үсмерләр өчен җәмәгать тәрбиячесе шундый кеше булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев