Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чит кеше хисабына сатып алулар җинаять җаваплылыгына китерде

Ул кибеттә чит кеше хисабына азык-төлек һәм спиртлы эчемлекләр сатып алган: Чистайда җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре банк картасыннан акча урлау эшен ачтылар.

Россия эчке эшләр министр­лыгының Чистай районы буенча бүлегенә 24 яшьлек чистайлы мөрәҗәгать итә. Ул үзенең банк картасын югалтуын, нәтиҗәдә, аннан 3563 сум 96 тиен акча алуларын хәбәр итә.

— Оператив хезмәткәрләр ачыклавынча, картаны Энгельс урамында урнашкан йортларга хезмәт күрсәтүче урам себерүче таба. Ул аны шушы тирәдәге йортта яшәүче бер кешегә тапшыра, ул биредәге йортларда яшәүчеләрне яхшы белә һәм карта хуҗасын тиз табар дип ышана. Әмма теге хатын картаны алгач, башкача эшли, — дип ачык­лык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шул көнне үк ул төрле кибет­ләрдә азык-төлек, спиртлы эчемлекләр сатып ала, аларга чит картадан түли.

— Оператив тикшерүләр барышында җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүче кешене ачык­лыйлар һәм тоткарлыйлар. Ул 52 яшьлек Чистай кешесе булып чыга. «Банк картасыннан акча урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Полиция хезмәткәрләре кисәтә: югалган яисә урланган банк картасыннан акча кулланып, сез авыр җинаять кыласыз. РФ ҖКның 158 маддәсе 3 бүлеге мондый җинать өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота, — дип ассызыкладылар хокук саклау органнарында.

Әгәр дә сез банк картагызны югалтсагыз, үз банкыңа шалтыратырга, үзеңнең счетың буенча барлык операцияләрне туктатырга кирәк. Шул вакытта сезнең картагызны табучы аннан файдалана алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев