Чит илдән машина сатып алырга теләгән Казан кешесе 3 миллион сумнан колак каккан
Чит илдә түбән бәядән чит ил машинасы сатып алырга теләгән Казан кешесен 3 миллион сумга алдаганнар
Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, ир-ат мессенджерларның берсендә чит ил машиналарын арзан бәядән сату турындагы белдерүгә тап булган.
Сатучы белән элемтәгә кереп, ул машинаны сайлаган һәм түләүгә килешү алган, аның буенча ике миллион сумга якын акча күчергән.
Шуннан соң сатучы Казан кешесе белән тагын элемтәгә кергән һәм таможня җыемы, машинаны Казанга китерү тагын миллион сум тора, дип сөйләгән. Түләгәннән соң сатучы ир-атны блокка куйган.
Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр. Казан полициясендә акчаны күчерер алдыннан мәгълүматны тикшерергә кирәклеге турында кисәтәләр.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев