Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның татар гимназиясе педагогы Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

...

28–29 мартта Казан шәһәренең Мәскәү районы Ф. Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия базасында туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.

Бәйгенең йомгаклау этабында 37 туган тел укытучысы катнашты. Биредә педагоглар «Мастер-класс», «Педагогик проект» сынауларында көч сынаштылар, «түгәрәк өстәл» кысаларында туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Конкурста 2 нче гимназиянең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы катнашып, лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев