Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның тарихи өлешендә 9 километр суүткәргеч челтәре төзекләндерелде

Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохите проектлары конкурсы гранты хисабына төзелгән шәһәр яр буе — «Наречье», икенче чират кысаларында, йөрү зонасы белән тулыландырылды.

Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча яр буен төзекләндерү быел да дәвам итәчәк, спорт мәйданчыгы һәм променад төзү планлаштырыла. «Безнең ишегалды» программасы буенча 2023 елда 44 йорт яны территориясе төзекләндерелде, 31 ишегалды буенча эшләр агымдагы елда башкарылачак. Узган ел «Дәүләт торак фонды» инвестицияләре хисабына өч күп фатирлы йорт төзелде. 8 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды, агымдагы елга 7 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырылды.

Чистай РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган торак-коммуналь хуҗалыкны мо­дернизацияләү федераль прог­раммасында катнаша. Суүткәргеч системасында өзеклекләр булдырмау өчен шәһәрнең тарихи өлешендә 9 километр коммуникацияне реконструкцияләү буенча мөһим эш башкарылды. Энгельс урамында челтәрләрне модернизацияләү проекты эшләнә.

Районда суүткәргеч нык тузган. Еш килеп чыккан аварияләр халыкка уңайсызлыклар тудыра, предприятиеләр һәм учреждениеләр эшенә комачау­лый. «Су каналы» тарафыннан реконструкциягә акча бүлеп бирелми, шуңа күрә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов предприя­тиене дәүләт милкенә тапшырырга кушты, бу челтәрләрне алыштыру программаларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Узган елда җиде километр юлга асфальт һәм вак таш җәю буенча эшләр башкарылды. «Чистай — Түбән Кама» автомобиль юлы һәм «Чистай — Булдырь — Четырчы» юл участогы реконструкцияләнде. Быел 6,6 километр юл өслегендә эшләр башкару планлаштырыла.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» республика программасы буенча үзәк район дәваханәсе стационарына капиталь ремонт ясалды. Үзәк район дәваханәсе стационары базасында кабул итү-диагностика бүлеге ачылды. Терапия корпусын ремонтлау, инсульт кичергән пациентлар өчен муниципальара ЧКВ-үзәк булдыру планлаштырыла, балалар стационарын проектлау бара.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында 3нче гимназиядә һәм Иске Роман мәктәбендә җиһазлар сатып алып ашханә ремонтланды. Татар Талкыш мәктәбендә җылылык белән тәэмин итү системасы яңартылды. Агымдагы елда 1нче һәм 2нче гимназияләрдә һәм Татар Баганалысы мәктәбендә азык-төлек блокларына ремонт ясалачак, Чуваш Ялтаны мәктәбендә җылылык белән тәэмин итү системасы алыштырылачак. 8нче балалар бакчасы территориясе төзекләндерелде, аның бинасы моңа кадәр капиталь ремонтланган иде. Быел капиталь ремонт 16нчы мәктәптә һәм 25нче балалар бакчасында үткәреләчәк.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан башлап «Заманча мәктәп» проекты кысаларында белем бирү үзәкләре төзелә. Фән өлкәләре буенча Гаделша мәктәбендә «Үсеш ноктасы» ачылды.

Хакимият органнары һәм халыкның үзара эшчәнлегенә гамәлдәге территориаль иҗти­магый үзидарәләр зур өлеш кертә. Узган ел алган грантлар хисабына Елгачылар поселогында — «Елгачылар скверы», автовокзал районында «Энергетик­лар скверы» төзелде.

Социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларның инфраструктурасы яхшыра, «Юлдаш» интернат-йортында һәм Чистай психоневрология интернатында капиталь ремонт дәвам итә. «Ватан» үзәге бинасының фасады яңартылды, җиһазлар урнаштырылды. Агымдагы елда балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәген, Чистай балалар йортын һәм мәдәни-ял итү үзәген капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Авыл җирлекләрендә эчә торган су белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Узган ел Каргалы һәм Бахта торак пунктларында су белән тәэмин итү челтәрләре төзү буенча эшләр башкарылды. Икенче этап кысаларында модернизация Каргалыда дәвам итәчәк, Александровка авылында эшләр башланачак.
Түбән Кондрата һәм Булдырь авыл җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде. Быел пунктны төзү Татар Баганалысы авыл җирлегендә планлаштырыла. Татар Талкышы авыл җирлегендә башкарма комитет бинасы төзеләчәк.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Каргалы һәм Кубас авылларында җәяүлеләр коммуникацияләре төзү буенча эшләр башкарылды. Быел әлеге эшләр
Булдырьда планлаштырыла.

«Авыл кибете» республика программасы буенча Ак Тау авылында халыкка комплекс­лы хезмәт күрсәтү пункты төзелде. Быел кибет Чистай авыл җирлегендә төзеләчәк.
Үзсалым буенча җыеннар оештырыла. Әлеге программа буенча Гаделша, Яуширмә, Мөслим, Татар Ялтаны, Четырчы һәм Чуваш-Ялтаны авыл җирлекләрендә юллар ремонтланды; Гаделша, Мөслим һәм Чуваш Ялтанында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелде һәм ремонтланды; Нарат-Елга авыл җирлегендә балалар мәйданчыклары төзекләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев