Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның нинди булачагын үзебез хәл итәбез

6 апрельдә Чистай музей-тыюлыгының музей-күргәзмә комплексында кече шәһәрләрне һәм тарихи торак пунктларны төзекләндерүгә багышланган Бөтенроссия конкурсы уңаеннан җәмәгать тыңлаулары узды.

Казан шәһәрендәге «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институты социологы һәм җитәкчесе Мария Валерьевна Леонтьеваның сүзләренә караганда, конкурсның гомуми фонды 20 млрд сум тәшкил итә, анда 200 җиңүче билгеләнәчәк, димәк, Чистай 100 миллион алырга мөмкин, әлбәттә, әгәр шәһәр заявкасы җиңү яуласа.

Хәзерге вакытта бу Ленин урамы — Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәрге участокта шәһәр үзәген төзекләндерү буенча заявка. Альтернатива булып дамба тора, әмма бу район чистайлылар өчен мөһим һәм төзекләндерү ягыннан бик кызыклы булса да, шул ук вакытта проблемалырак: керү юллары авыррак, ярны ныгыту мәсьәләсен хәл итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә әлегә урбанистлар чистайлылар белән шәһәр үзәген нинди итеп күрергә теләүләре турында киңәшләштеләр.

Ни кызганыч, тыңлауларга музей-күргәзмә комплексының иркен залын сыйдыра алганнан күпкә азрак кеше килде. Шуңа бәйле рәвештә, чистайлылар — ябык, авыр сөякле халык, кешеләрне күндерү авыр, чистайлылар беркемгә дә ышанмый, хәтта туристларны да: «Бездә нәрсә карарга? Карарлык урыннарыбыз юк! Шундый шәһәрне җимерделәр!» — дигән сүзләр белән каршы алалар кебек сүзләр яңгырады. Бу сүзләрне килгән урбанистлар түгел, ә чистайлылар үз-үзләре турында әйттеләр.

Әлбәттә, күп биналар җиме­релгән. Мәсәлән, Ленин урамында сәүдәгәр Рябининның кызыклы йорты сүтелгән (бу урын озак вакыт ташландык хәлдә иде, хәзер анда асфальт җәелгән һәм машина кую урынына әйләндерелгән), янгын сүндерү каланчасы сүтелгән, ә бит аны шәһәр үзәгендә күзәтү мәйданчыгына әйләндерергә мөмкин иде, хәзер аңа ихтыяҗ зур! Әмма шуңа да карамастан, хәзер дә Чистай сакланышы буенча «сәүдәгәрләр» үзәге булып тора һәм аны саклап калу өчен үткәннәр турында түгел, ә киләчәк турында уйларга кирәк.
Чистайның үзенчәлеге, ягъни биредә яшәүче халыкның ябык булуы, Мария Леонтьева сүзләренә караганда, бәлки, үз-үзен тәэмин итүче шәһәр булуы белән бәйледер.

Чистайлыларның фикере буенча, шәһәрнең иң яхшы вакыты — анда лимонадтан алып җиһазларга кадәр бар нәрсә үзендә булган вакыт. Бирегә Бөек Ватан сугышы елларында сәгать заводы, язучылар һәм аларның балалары эвакуацияләнә. Шәһәр опекун һәм коткаручы ролен үти. Хәзер моны яңадан торгызырга мөмкинме — бу икенче мәсьәлә, ул төзекләндерү буенча проект кысаларыннан еракка чыга.

Әмма бу кысаларда шәһәр ландшафты турында фикер алышырга мөмкин. Чистайның төп урамнары уңышлы: Чулман буйлап түгел, ә аркылы урнашкан. Бу ерактан ук су өстен күрергә, елга һавасын суларга мөмкинлек бирә. Чистай музей-тыюлыгы директоры Светлана Анатольевна Скучаева сүзләренә караганда, безнең шәһәр һәрвакыт табигый ландшафт белән аваздаш, Чистайда яшәгәндә, без еш кына табигатьтә вакыт үткәрәбез. Шулай булгач, димәк, Чистайга Чулман елгасын шәһәрнең мәгънәви үзәгенә әйләндерергә кирәк. Шәһәр үзәген төзекләндерү проектына килгәндә, мәсәлән, хәзер шәһәрдә балык рестораны яки туристларны җәлеп итәрлек кызыклы балык кибете юк дип әйтергә була. Киңрәк фикер йөртсәк, Чистайга су спорт төрләре фестивале кирәк.

Тыңлауларда күбесенчә төгәл проблемалар яңгырады. Иң элек кешеләрне «визуаль тавыш» — тарихи үзәкнең стилистик төрлелеге арыта: латин хәрефләре — кириллица, «Шаверма» — «сafé Avenue» һәм «Геограffия» белән катнаштырылган һәм эшмәкәрләрнең берсе дә үз теләге белән элмә такталарны бер стильгә ярак­лаштырмаячак, тәртипкә китермәячәк. Баш архитектор проектларны килештерә алсын өчен, элмә такталарның һәм фасадларның бердәм күренешен уйлап табарга кирәк.

Сайдинг һәм профнастилдан коймалар шәһәрнең тарихи үзенчәлеген юкка чыгара, әлбәттә, алар кулай бәядән юка такталар таба алмаганлыктан барлыкка килә, сүз уңаеннан, шәһәрдә агач коймалар ясый торган предприятие ачарга мөмкин.

Ленин урамы транспорт белән тулган, бу аны җәяү йөрү урыны буларак кулланырга комачаулый. Яшьләрнең ихтыяҗлары — аерым мәсьәлә. Үткәрелгән тикшеренүләргә караганда, Чистайда яшьләргә өй һәм укудан башка «өченче урын» — куркынычсыз, кыйммәт булмаган, соңга кадәр тыныч кына утырырга мөмкин булган урын кирәк. Бу «антикафе» булырга мөмкин, анда син үткәргән вакыт өчен генә түлисең, ә чәй, печенье һәм өстәл уеннары чикләүләрсез тәкъдим ителә. Бу максатларда шулай ук шәһәр үзәгендәге күпсанлы буш урыннарны кулланырга мөмкин, аларны балалар белән ял итү өчен уңайлы ишегалларына һәм яшьләр өчен арт-мәйданчыкларга әйләндерергә кирәк.

Шәһәрдә җәмәгать бәдрәф­ләре дә юк, алар зәңгәр төстәге будкалар түгел, ә уңайлы стационар биналар булса, яхшырак. Шулай ук шәһәр киңлегендә кызыклы һәм истә калырлык фотозоналар юк. Яшеллек җитми, карт агачлар сакланмый. Юкә һәм тупыл агачлары киселә, ә бит бер тупыл агачы тәүлек эчендә туфрактан алты йөз литр­дан артык суны суырып ала һәм парга әйләндерә. Кич белән Чистай үзәгенә барып җитү дә җиңел түгел, чөнки кичке сәгать биштән соң җәмәгать транспорты йөрүдән туктый.

Чистайда тарих катламнары күп, ләкин алар игътибарсыз кала. Органик химиягә нигез салучы бөек рус галиме Александр Михайлович Бутлеровка һәйкәл юк, Фәннәр Академиясе 1940 елда ук бу һәйкәлгә урын табарга тәкъдим иткән булган. Туган якны өйрәнүче һәм археолог Георгий Иванович Лыков игътибар иткәнчә, иммунолог, микробиолог, академик Вячеслав Михайлович Аристовский турындагы хәтер дә мәңгеләштерелмәгән. Чистайлылар шәһәр турында берни дә белергә теләмиләр дип әйтеп булмый! Светлана Скучаева сүзләренә караганда, сайлау көннәрендә музей-тыюлык музейларга бушлай йөрү хокукы бирә торган беләзекләр таратканда, чистайлылар алардан теләп файдалана, кешеләр музейларга тартыла.

Димәк, кызыксыну бар. Бу бик яхшы, чөнки «төзекләндерү тарихы» әле башлана гына. 24-26 апрель көннәрендә яңа очрашу планлаштырыла, анда архитекторлар үз проектларын тәкъдим итәчәк һәм бу этапта аларга үзгәрешләр кертергә мөмкин булачак. Конкурс нәтиҗәләре сентябрьдә игълан ителәчәк.

Россия буйлап 14 миллион кеше сәяхәт итә һәм, фаразлар буенча, бу туристлар «барысына да җитә». Әмма шәһәрне яшәү өчен уңайлы киңлеккә әйләндерү темасы туристлык темасыннан күпкә киңрәк. Туристлар өчен түгел, ә үзләре өчен шәһәр халкына тыңлауларга килергә һәм Чистайның нинди булырга тиешлеге турында сөйләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев