Чистайның идарәче компаниясе Татарстанда иң яхшыларның берсе дип танылды
«Тегермән мәйданы» идарәче компаниясе ТР Төзелеш министрлыгының республика конкурсында җиңүче булды
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма» конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, лидерларны сайлап алган төп критерийлар арасында: йортларны карап тоту сыйфаты, шартнамә йөкләмәләрен үтәү, энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эш, имин хезмәт шартлары булдыру һәм гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга реаль өлеш кертү.
ТР Төзелеш министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ассызыклаганча, җиңүчеләрне билгеләгәндә идарәче компанияләрнең заманча технологияләрне актив куллануына, сервис дәрәҗәсенең үсүенә һәм гомуми милек белән идарә итүгә яшәүчеләрнең үзләрен җәлеп итүенә аерым игътибар бирелде.
Торак оешмалары эшен анализлау нәтиҗәләре буенча Чистай компаниясе дә иң яхшылар рәтенә керде. Үз категориясендә (2нче категория) беренче урынны «Тегермән мәйданы» ИК алды. Бүләкне идарәче компания җитәкчесе Евгений Солодовка тапшырдылар.
ТР Төзелеш министрлыгы фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев