Чистайның яшь хоккейчылары «Нефтехимик» – «Ак Барс» матчына барудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар
8 ноябрьдә Түбән Камада Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчы узды. Боз өстенә «Нефтехимик» һәм «Ак барс» командалары чыкты.
Тамашачылар трибуналарыннан күпсанлы җанатарлар белән бергә яшь чистайлылар да уенны күзәтте. Аңа билетларны безнең Боз спорт сараенда тәрбияләнүчеләр «Нефтехимик» уенчыларыннан бүләккә алдылар. Зур автобуста «Кара пантералар» һәм «Торнадо» командаларыннан 30 яшь хоккейчы үз тренерлары белән бергә Түбән Камага юл тотты. Балалар матчка әзерләнгәннәр: плакатлар ясаганнар, үзләренең яраткан командаларына көч бирү өчен хоккей свитерлары һәм шарфлары кигәннәр.
Уен нәтиҗәлелеге белән сөендерде: 7 алка кертелде, шуларның 4се – «Нефтехимик» файдасына. Мавыктыргыч, динамик уен түбәнкамалылар файдасына 4:3 исәбе белән тәмамланды. Хуҗалар өстәмә вакытта казанлылардан җиңүне тартып алдылар.
– Миңа матч бик ошады. Хис-кичерешләрне сүз белән аңлатып бетереп булмый. Анда аерым атмосфера хөкем сөрә: зал җанатарлар белән тулы иде, барысы да кул чапты, хоккейчыларга теләктәшлек күрсәтте. Тәҗрибәле командаларның ничек уйнавын үз күзләрем белән күрүемә шатмын, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Торнадо» командасы уенчысы Никита Чалмаев.
Түбән Камага аның команда буенча иптәше Артем Рыбин да барган. Ир туганы белән бергә алар «Нефтехимик»ка теләктәшлек йөзеннән плакат әзерләгәннәр.
– Мин – «Торнадо»да, ә ир туганым «Кара пантералар»да уйный. Түбәнкамалылар өчен җан аттык һәм аларның җиңүләренә бик сөендек. Яраткан уенчыларымның берсе Павел Подрядин пас биргәннән соң җиңү голын Евгений Митякин кертте, – дип сөйләде Артем.
– Миңа да матч ошады. Профессионалларның ничек уйнавын күреп кайту мөмкинлеге булуы бик шәп. Әлбәттә, телевизордан да мин һәрвакыт уеннарны карыйм, ләкин трибунадан уенны күзәтү күпкә яхшырак! – ди «Кара пантералар» командасы уенчысы Егор Шумайлов.
Тамашачылар трибуналарында Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәновны да күрергә мөмкин иде. Уенга бару аның ярдәмендә оештырылды.
– Районыбыз исеменнән «Нефтехимик» хоккей клубына спортның әлеге төренә даими ярдәм итүләре, аны үстерүләре һәм популярлаштырулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ел саен матчларга билетлар алучы команда уенчылары Рафаэль Бикмуллин, Булат Шәфигуллин, Глеб Семенов ярдәмендә безнең егетләребез «Нефтехимик»ның мавыктыргыч уеннарын карый алалар. Шулай ук клуб даими рәвештә безгә мастер-класслар белән килә, аларга яшь хоккейчылар бик теләп йөри, – диде Эдуард Хәсәнов.
Түбән Камадан балалар төнлә арып, әмма канәгать һәм уңай хисләр белән кайттылар.
– Тәрбияләнүчеләр һәм бөтен коллективыбыз исеменнән бу матчка баруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Мондый дәрәҗәдәге уеннарда булып, яшь спортчылар яңа алымнарга өйрәнәләр, хоккейны яхшырак аңлый башлыйлар, аларда яңа үрләр яулауга теләк барлыкка килә, холыкларын ныгыталар, – дип билгеләп үтә Боз спорт сарае директоры Антон Данилов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев