Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның Елгачылар клубы яңартуга мохтаҗ

Безнең газета редакциясенә шәһәрдә яшәүче Ирина Логиновадан шалтырату керде, ул Елгачылар микрорайонындагы элеккеге Елгачылар клубына ярдәм кирәген сөйләде. Ирина Геннадьевна хәбәр иткәнчә, хәзер микрорайонда яшәүче күп кенә яшьләр буш вакытларын файдалы үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән.

— Безнең микрорайонда яшьләр еш кына кичләрен азык-төлек кибете янында җыелып үткәрәләр. Элегрәк чистайлылар ялларын менә дигән Елгачылар клубында үткәрә иделәр, анда төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләр өчен түгәрәкләр эшләде, шулай ук чаралар үткәрелде, — дип сөйләде хатын-кыз.

Берникадәр вакыт элек ул клубка әле йөргәләгән, чөнки аның оныгы бию түгәрәгендә шөгыльләнгән. Ләкин вакыт узу белән җирле халыкның бу учреждениегә йөрү теләге кими бара.

— Хәзер клуб бинасы яхшы ремонт таләп итә, — дип белдерде Ирина Геннадьевна, — клуб хезмәткәрләре элеккечә эшләргә тырышсалар да: концертлар, төрле чаралар үткәрсәләр, дискотекалар һәм мастер-класслар оештырсалар да, күп кенә ата-аналар анда үз балаларын сирәгрәк китерә башладылар.

Без Елгачылар микрорайонында яшәүчеләр белән аралаштык. Алар Ирина Логинова белән килешә.

— Кызым башлангыч мәктәп­тә укыганда, без ирем белән атнага берничә тапкыр аны бию түгәрәгенә йөртә идек. Биюдән кала, еш кына ял көннәрендә яки каникулларда вакытны кызыклы үткәрү һәм ниндидер мавыктыргыч уртак эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен Елгачылар клубына килә идек, — дип сөйләде микро­районда яшәүче хатын-кыз. — Вакыт узу белән, бина күптән ремонтланмаганга күрә, без анда сирәгрәк йөри башладык. Бу элеккеге уңайлы мохиткә нык тәэсир итте.

Җәмәгатьчелек фикеренә клубны яклап чыккан яшүсмер­ләр дә кушылды.

— Мин мәктәптән бушаган вакытта анда үткәрелгән иҗади чараларга еш йөрдем. Моннан тыш, без дусларым белән бер генә концертны да калдырмадык һәм җәйге вакытта ябык сәхнәдә дә, «Бригантина» мәйданчыгында да чыгыш ясадык, — дип уртаклашты Егор.
Әлбәттә, клуб үз көчен югалтмый һәм җирле халыкны үзенең бай тормышына актив җәлеп итүен дәвам итә, ләкин күпләр бирегә килүдән баш тарта, клубтагы чараларга заманча учреждениеләрдә үткәрелгәннәрне өстен күрә.

Клубта чараларны еш оештыручы, Елгачылар поселогындагы 7нче ТҖС җитәкчесе Татьяна Малхасян бинада яңгыр вакытында артык дымлы булуын, моның түшәмнәрнең җимерелүенә китерелүен сөйләде.

— Моннан тыш, безгә гардероб җитми. Елның салкын чорында чараларга килгән тамашачылар өс киемнәрен кулларында тотарга яки үз урындыкларының аркаларына элеп куярга мәҗбүр, — диде Татьяна Вячеславовна. — Әлбәттә, без элгечләр тәкъдим итеп, кием өчен урын җитмәү проблемасын үз көчебез белән хәл итәргә тырышабыз, әмма бу барыбер җитәрлек булмый.

Клуб бинасында урнашкан 7нче номерлы шәһәр китапханәсе филиалы методисты Елена Валерьевна Быкова бина санузелны һәм, гомумән, барлык сантехниканы ремонтлауга, 30 елдан артык буяу һәм ремонт күрмәгән идәнне төзекләндерүгә мохтаҗ дип өстәде.

Хәзерге вакытта, барлык авырлыкларга карамастан, аның язмышына битараф булмаган берничә энтузиаст тырышлыгы белән Елгачылар клубы үз эшен дәвам итә. Хезмәткәрләр монда мәдәни чаралар оештыралар, бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә клубка җирле халыкны җәлеп итәргә тырышалар. Ни кызганыч, кайчандыр Чистайның йөзек кашы булган бу мәдәни учреждениенең элеккеге даны турында хыялланырга гына кала…

— Клуб тулы көченә эшләсен өчен, иҗади кадрлар: хореограф, вокал һәм театр буенча белгечләр, шулай ук музыка коралларында уйнау күнекмәләренә ия кешеләр кирәк, — дип саный Татьяна Малхасян. — Югарыда санап үтелгән вазифаларга дәгъва итүчеләр инде бар, әмма рәсми рәвештә билгеләнгән ставкалардан башка аларның эше, ни кызганыч, мөмкин түгел, шуңа күрә клуб, беренче чиратта, финанслауга мохтаҗ.

Әлбәттә, Елгачылар клубы чистайлыларга кирәк, анда тормыш кайнап торырга, ул бәхетле кунакларның һәм алар алдында сәхнәдә чыгыш ясаучы кешеләрнең хисләре белән сугарылган булырга тиеш. Клуб яңа буяулар белән уйнарга, ә олы буын өчен истәлекләр объекты гына булып калырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев