Чистайның элеккеге җитәкчесе Григорий Полющенков турындагы хәтер истә тотсыннар һәм аңа тиңләшсеннәр өчен мәңгеләштерүгә лаек
Безнең шәһәребезнең өч дистә елы Социалистик Хезмәт Герое Григорий Григорьевич Полющенков белән тыгыз бәйләнгән. Ул озак еллар Чистай районын җитәкләде, шәһәребез кешеләре күңелендә нык хуҗа, таләпчән җитәкче һәм фронтта чыныккан кеше буларак истә калды. Ул уңыш нигезе итеп сүзне түгел эшне санады
Безнең шәһәребезнең өч дистә елы Социалистик Хезмәт Герое Григорий Григорьевич Полющенков белән тыгыз бәйләнгән. Ул озак еллар Чистай районын җитәкләде, шәһәребез кешеләре күңелендә нык хуҗа, таләпчән җитәкче һәм фронтта чыныккан кеше буларак истә калды. Ул уңыш нигезе итеп сүзне түгел эшне санады.
Республикада аның дәрәҗәсе зур булды, ә гади эшчедән алып КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре дәрәҗәсенә күтәрелү аның холкының ни дәрәҗәдә көчле булуы турында сөйли. Полющенков исемен хәзер шәһәребезнең бер урамы йөртә. Бүгенге заман кешеләре аның хакында күп нәрсә белмиләрдер дә әле…
Әлеге легендар кеше турында истәлекләре белән ветераннар Советы президиумы әгъзасы Татьяна Шведчикова уртаклаша.
Әлеге гаҗәеп кеше белән гомер буе күңелемдә сакланган ике очрак бәйләнгән.
Әле башлангыч сыйныфта укыганда Полющенков фамилиясен өйдә әтиемнең дусларыннан – фронтовик-военруклардан ишеттем. Алар шәһәр җитәкчеләрен еш кына тиргиләр иде, ә менә Григорий Григорьевич турында хөрмәт белән сөйләгәннәре исемдә.
Сигезенче сыйныфта укыганда мин партия шәһәр комитетының беренче секретарен комсомол конфенренциясенең отчет-сайлау президиумында күрдем. Биредә миңа шәһәр пионерлары һәм комсомоллары – мәктәп укучылары исеменнән чыгыш ясау бурычы йөкләнгән иде. Комсомол шәһәр комитетында каралган чыгыш-рапортым икелегә укучылар һәм тәртип бозучылар белән көрәш, тимер-томыр һәм макулатура җыю, Тимур рейдлары турында иде.
Аннары мин хисләргә бирелеп, Григорий Григорьевичның шәхсән үзенә мәгариф бүлеге безнең мәктәбебезнең шәһәрдә дә иң яхшылардан булган, хәзер инде авария хәленә килгән актлар залын ремонтларга ярдәм итми, бу исә пионер һәм комсомол эшләренә тискәре йогынты ясый дип дәгъва белән мөрәҗәгать иттем. Көтелмәгән хәлдән президиум һәм зал киеренке хәлдә калды, ә Григорий Григорьевич башын чайкады һәм елмаеп: «Кыю алмаш үсә!» дип әйтеп, кул чапты, аңа башкалар да кушылды. Оештыручылар җиңел сулап куйдылар, билгеле, залны аннары капиталь ремонтладылар, әмма, ни кызганыч, без мәктәпне бетергәннән соң гына – бу эш күп чыгымнар сорый торган һәм техник яктан катлаулы эш булган шул! Икенче эпизод 1977 елда булды. Декабрьнең салкын кышкы көнендә Ленин урамындагы безнең гаилә яшәгән коммуналь йортны аптека складларыннан күчкән янгын чолгап алды. Янгынчылар аны тиз сүндерәбез, яшәүчеләрне эвакуацияләү кирәкми дип ышанганнар иде. Әмма очкыннар чарлакка эләккәч, дистә еллар буе җыелган күгәрчен тизәгенә эләгеп, эш куркыныч юнәлеш алды. Утны сүндерделәр, чарлакны күбек белән тутырдылар, ә фатирларның черегән түбәсеннән пычрак сулар акты, без елый-елый тәрәзәдән калаган кирәк-яракларны ташладык. Ярым караңгыда мин бөтен ишегалдына ташланган әйберләрне җыйганда, бер ир-атка килеп бәрелдем. Бу йортлар идарәчесе начальнигы белән сөйләшеп торучы Григорий Григорьевич Полющенков иде Мин оялып киттем, ә ул: «Ярый. Нык бул, кызым, ярдәм итәрбез!» – иде һәм йортлар идарәсе начальнигына кычкырып диярлек, кискен итеп: «Ял көне икәнен беләбез, әмма биредә балалы гаиләләр, аларны урнаштыр, аннары миңа хәбәр ит» – диде.
Вакытында әйтелгән яклау һәм ярдәм сүзләре безгә нык ярдәм итте, курку һәм билгесезлек арткарак чигенде, мин күршеләремне дә яхшы хәбәр белән шатландырдым. Барысы да безне вакытлыча тору урыны бирерләр дип ышанмадылар, әмма без төштән соң 8 квадрат метрлы коммуналкадан ачкыч алдык, анда җылы һәм тыныч иде.
Ә ике елдан соң без аның белән аның кабинетында очраштык. Мине бирегә партия шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлегенә эшкә чакырдылар. Кадрлар мәсьәләләре буенча төп карарны да ул һәрвакыт үзе хәл итә иде. Бу җаваплы хезмәткәрләргә генә түгел, техник персоналга да кагылды. Григорий Григорьевич үз эшенә нык бирелгән кеше иде, ул үз командасында бик җаваплы, хәбәрдар кешеләр булуын теләде. Минемчә, ул бервакытта да ял итмәде: таң беленүгә – кырларга, фермага, механика мастерскойларына, авыл советларына чыгып китә иде... Григорий Григорьевич авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм белгечләре исемнәрен генә түгел, ә сыер савучыларның , терлекчеләрнең, механизаторларның да исемнәрен белә иде. Ул бар проблемаларны да белергә һәм аларны чишәргә, ярдәм итәргә тырышты.
Ә кич белән төнгә кадәр аның кабинетында ут янды: партия активы, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, депутатлар белән үткән киңәшмәләр төнге уннарга кадәр сузыла иде. Шундый мәшгуль булуына карамастан, ул күп укыган. Һәм әйтергә кирәк, газета-журналлар белән генә чикләнеп калмыйча, авыл хуҗалыгы тармаклары, сәнәгать, икътисад, сәясәт буенча да махсус әдәбият укыган. Шәһәр башкарма комитеты китапханәчесе Г.К. Сафина әйткәнчә, ул шәһәр комитеты бюросының һәр утырышына ныклап әзерләнгән, хәтта теоретик яктан да белем туплаган. Шуңа күрә дә минем аның турында бу кеше бөтен нәрсәне беләдер дигән фикер туды.
Җитәкчеләрнең хезмәт кешесенә төкереп карган очракта ул аларга карата, эшендә, гаиләсендә әхлакый тотнаксызлык күрсәтүчеләргә дә кискен булды. Артык кызып киткән вакытта күк күкрәп, яшен яшьнәтә иде. Әмма барысы да эш буенча кирәк булганга, гаделлек белән эшләнде.
Аны эш вакытында күрергә туры килгәндә, ул эшне дә, вакыйгаларны да рентген аша карагандай үтәли күрә кебек тоела иде. Ул төгәл бәя бирә белүче, гадел нәтиҗә чыгаручы иде. Безнең секретарь республикада да зур дәрәҗәгә ия булды. Аны санладылар, киңәшләштеләр, ярдәм иттеләр. Мәгариф бүлеге мөдире А.Г.Воробьев бервакыт 2 ел буена район башкарма комитеты белән бергәләп бер авылда яңа мәктәп мәсьәләсен хәл итә алмаулары хакында сөйләгән иде. Аптырап, шул ук вакытта куркып та Григорий Григорьевичка мөрәҗәгать иткән. Ул башта «аумакайлык»лары, эшне шулай озакка сузулары өчен тиргәп ташлаган. Аннары барлык кәгазьләрнең күчермәләрен сораган. Ә икенче көнне кичке якта ТР Мәгариф министрлыгыннан шалтыратып, мәктәпне төзү киләсе елның планына кертелүе хакында хәбәр иткәннәр. Зур тормыш юлы үткәндә Бөек Ватан сугышында артиллерия взводы командиры, политехник белемле белгеч, комсомол башлыгы, партия хезмәткәре, Чистай производство колхоз-совхоз идарәсе җитәкчесе булган, ул 1965-1982 елларда безнең шәһәрнең һәм районның төп вазифаи заты булды һәм аның үсеше өчен күп нәрсә эшләде.
Бөек Ватан сугышында катнашучы буларак, Григорий Полющенков Ватан сугышы орденнары һәм медальләре, тыл хезмәтчәне буларак – Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Октябрь революциясе, «Мактау билгесе» Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде.
Хәзер, Геройларыбызны ешрак искә төшерә башлагач, шәһәрдә аның исемендә бер генә дә Истәлек тактасы, Батырлар Аллеясында бер генә бюст та юк. Әлеге Аллеяны кайчандыр ул үзе ачкан иде һәм ул республикада иң яхшыларның берсе булып саналды! Тыл хезмәтчәннәренә куелган обелиск янында Григорий Григорьевич Полющенковның да һәйкәле торырга тулы хакы бар! Бәлки әлеге буш урынны тулыландырырга да вакыт җиткәндер инде?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев