Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайның «Чисто Фри» заводы хәләл сертификаты алды

Югары сыйфат стандартларына туры килүен раслый торган документны «Чистополье» ХК генераль директоры Наил Залаковка тапшырдылар

Чистайның «Чисто Фри» бәрәңге эшкәртү заводы хәләл сертификаты алды. Бу хакта «Чистополье» ХК матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Югары сыйфат стандартларына туры килүен раслый торган документ тантаналы шартларда «Чистополье» холдинг компаниясе генераль директоры Наил Залаковка тапшырылды.

 

Районыбызның сәнәгать тармагы өчен мөһим вакыйга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары съезды кысаларында булды.

 

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чара Россиянең 37 төбәгеннән 900гә якын делегатны берләштерде. Съездда катнашучылар авыл территорияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм бизнес алып баруның уңышлы практикалары белән уртаклаштылар.

 

Исегезгә төшерәбез, Чистайда индустриаль парк территориясендә бәрәңге эшкәртү заводы узган елның августында ачылды. Предприятие шулай ук «Чистай» алгарышлы үсеш территориясе резиденты булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев