Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чистайның беренче курс студенты студентлык чоры турында: «Булачак һөнәремне IT-технологияләр белән бәйләргә телим»

Саян Мостафаев программист сәләтенә генә түгел, ә үзирониягә дә ия.

«Син нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?» – дигән соравыбызга ул түбәндәгечә җавап бирде:

– Мин компьютер техникасы белән яхшы мөнәсәбәттә, моны минем күзлек буенча да аңлый аласыз. Югары уку йортына керергә озак вакыт алдан ук мин үзем өчен «Информатика һәм исәпләү техникасы» юнәлешендәге һөнәрне үзләштерермен дип уйладым. Беләсезме, уйлар материаль. Әгәр дә бераз хезмәт һәм теләк өстәсәң, барысы да тормышка аша. Бүген Мин Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның Чистай филиалы студенты булуымны горурланып әйтә алуыма шатмын!

Саян хыялы артыннан Казахстанның Актүбә өлкәсеннән килгән. Дуслары белән ул һәрвакыт элемтәдә, аның белән бергә алар иптәшләренең беренче уңышларына сөенәләр. Әти-әнисе дә уллары белән горурланалар.

– Борчылалар, әлбәттә, уллары өйдә түгел бит, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Олы тормыш шундый инде, иртәме-соңмы өйдән, ә минем очракта – башка илгә китәргә туры килә. Программалаштыру миңа ошый, киләчәктә мин тормышымны IT-технологияләр белән бәйләргә хыялланам. Мәктәптән соң югары уку йортында белем алу, әлбәттә, гадәти түгел: бөтенләй башка атмосфера, башка коллектив. Әмма миңа ошый. Мин дөрес юлдан барам дип уйлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев