Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның белергә кирәк булган төп истәлекле урыннары

Чистай — Татарстанның мөһим тарихи-мәдәни мирас үзәкләренең берсе, ул Россиянең 40 кече һәм урта тарихи җирлеге исемлегенә керә. Биредә мәдәни мирас объектлары һәм археологик һәйкәлләр күп.

Безнең зур булмаган, әмма уңайлы һәм матур шәһәребез чәчәк аткан бакчалары, күңелгә ятышлы урамнары белән Татарстанның географик үзәгендә урнашкан. Чистайның йөзек кашы булып аның тарихи үзәге тора. Сәүдәгәрләр йортлары, җәмәгать биналары — классицизм, эклектика, модерн стилендәге торак, гражданлык, культ һәм сәүдә-сәнәгать архитектурасы һәйкәлләре XIX гасыр башыннан үзгәрешсез диярлек сакланып калган.

Биредә чыннан да уникаль, тарихи урыннар күп, алар шәһәр кунакларын, безгә бөтен җирдән килүче күпсанлы туристларны гына түгел, чистайлыларның үзләрен дә кызыксындырырга мөмкин.

Безнең шәһәрдә мемориаль әһәмияткә ия биналар күп. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык Россия язучысы, мәдәният эшлеклеләре һәм аларның гаиләләре эвакуа­цияләнгән. Алар арасында Долматовский, Федин, Фадеев, Леонов, Тренев, Боков, Асеев, Твардовский һәм башкалар бар. 1941 елда Чис­тайда Совет язучылары берлеге бүлеге эшли. Ул шәһәр үзәгендәге тарихи биналарның берсендә урнашкан. Хәзерге вакытта биредә «Укытучы йорты» әдәби-мемориаль музей урнашкан.

Сугыш елларында Чулман буендагы шәһәрдә Борис Пастернак та эвакуациядә була. Нобель премиясе лауреаты яшәгән йортта аның мемориаль музее булдырылган. Ә Скарятин бакчасында 2015 елда Борис Пастернакка һәйкәл ачылган. Сүз уңаеннан, әлеге үзәк парк шәһәрнең XIX гасырдан бирле яхшы сакланган тагын бер истәлекле урыны.
Чыннан да, уникаль архитектура мирасы объектлары булып Чистайның йөзек кашы дип аталган Никольский соборы һәм беркайчан да эшләвеннән туктамаган «Нур» мәчете тора.

Бу гыйбадәтханәләр XIX гасыр башында сәүдәгәрләр акчасына төзелгән.

Шәһәр тарихы битләрендә аның атаклы кешеләре аерым урын алып тора. Химик Александр Бутлеров, тарихчы һәм сәнгать белгече Николай Лихачев, легендар авиатор Николай Костин, талантлы композитор София Гобәйдуллина, язучы Гаяз Исхакый һәм башкалар.
Чистайның үткәне искиткеч, ул бүген дә шулай ук матур. Чулман буендагы шәһәрнең кунакларга күрсәтерлек урыннары шактый. Бу уникаль архитектура мирасы гына түгел, ә гаҗәеп матур табигать: елга киңлекләре, күлләр, болыннар, урманнар — болар барысы да елның теләсә кайсы вакытында үзенә җәлеп итә.

Сәүдәгәр Мельников йорты
Чистай шәһәренең истәлекле архитектура урыннары исәбенә хаклы рәвештә җирле сәүдәгәр Мельниковның борынгы йорты да керә. Шәһәрдәге барлык туристлык маршрутлары һәрвакыт модерн стилендәге бу бинага китерә.
Михаил Лаврентьевич бөтен Казан губернасының иң бай сәүдәгәрләреннән берсе була һәм үзенең зур кибетендә уңышлы сәүдә итә. Мельниковның ике катлы йорты хәзерге Бебель һәм Карл Маркс урамнары чатында урнашкан, ул бүген дә үзенең нәфислеге һәм камил планлаштырылуы белән таң калдыра.


Бөтен утар комплексы башта төп торак бинадан, зур булмаган флигельдән һәм хуҗалык корылмаларыннан торган. Соңгыларының булуы производство ихтыяҗыннан гыйбарәт булган: флигель прәннек цехына бирелгән, аның продукциясен тирә-юньдәгеләр яратып ашаганнар. Әзер тәм-томнар төп бинаның беренче катындагы уңайлы кондитер бүлмәсендә сатылган, шунда ук төрле ашамлык товарлары кибете дә урнашкан. Икенче катта йорт хуҗалары үзләре, аларның туганнары һәм кунаклары яшәгән. 1917 елгы революциягә кадәр шулай дәвам иткән.
1918 елда ук төп утар бинасын РКП (б) өяз комитеты һәм Чистай коммунистларының хәрби отряды штабына биргәннәр. Парткабинет биредә Бөек Ватан сугышы елларында да калган һәм монда еш кына Чистайга эвакуацияләнгән сәнгать эшлеклеләре арасыннан күп кенә танылган әдәбиятчылар булган.
Безнең көннәрдә сәүдәгәр Мельников йорты Татарстанның иң яхшы йөз архитектура һәйкәле реестрына керә. Хәзер бу бинада музей-тыюлык дирекциясе һәм сувенирлар кибете урнашкан.

Борис Пастернакның Мемориаль музее
Борис Пастернакның мемориаль музее 1941 елның октябреннән 1943 елның июнь аена кадәр эвакуациядә Борис Пастернак яшәгән йортта урнашкан. Ул 1990 елда оештырылган.
Бөек Ватан сугышы чорында шәһәребезгә күп кенә мәдәният эшлеклеләре эвакуацияләнә. Шуларның берсе Борис Леонидович Пастернак була. Ул яшәгән йорт безнең көннәргә кадәр сакланган. 1990 елга кадәр бина торак булган, ә экспозиция өчен бары тик ике бүлмә генә бүлеп бирелгән. Әмма вакыт узу белән бөтен йорт музейга әверелгән һәм хәзер аның иҗатын яратучылар өчен генә түгел, ә башка туристлар өчен дә кызыклы урын булып тора.

Изге Никольский кафедраль соборы
Изге Никольский кафедраль соборы — Чистайның төп бизәге. Чулман ярында калкып, ул үзенең бөеклеге һәм матурлыгы белән ерактан ук таң калдыра.
Изге Никольский кафедраль соборы XIX гасырның беренче яртысында Татарстан территориясендә иң күренекле чиркәү корылмаларының берсе булып тора. Ул 1838 елда архитектор Петр Пятницкий проекты буенча җирле сәүдәгәрләр Григорий һәм Дмитрий Поляковлар акчасына төзелгән.


Соборның архитектура стилен псевдорус элементлары белән классик стиль дип билгеләргә була. Ул рус классицизмының типик үрнәге булып тора.
Коммунистик режим урнаштырылгач, гыйбадәт­ханә берничә тапкыр ябылган. «Зур террор» чорында анда фаҗигале вакыйгалар була. Подвалларда гаепсез кешеләрне массакүләм атулар үткәрелгән. Бөек Ватан сугышы елларында Никольский соборын төрмәгә әйләндергәннәр, ә соңыннан бинаны хуҗалык ихтыяҗлары өчен файдаланганнар.
Бары тик 1990 елда гына Никольский соборы ярым җимерелгән, таланган хәлдә, манарасыз православие чиркәвенә кайтарыла. Ул реставрацияләнгән һәм хәзерге вакытта үзенең беренчел торышына ия.

Гаяз исхакый музее
Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музее Яуширмә авылында 1993 елда ачылган. Башта ул клуб бинасында урнашкан була, 1999 елдан сәүдәгәр Сәйфетдин йортында (республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты) урнаша.


Бу йортта танылган татар язучысы туган ягына кайтканда берничә тапкыр булган. Ул туып-үскән йорт сакланмаган.
Музей экспозициясендә Гаяз Исхакый туып-үскән авыл тарихы, аның гаиләсе турында мәгълүмат сөйләнелә. Экспозициянең шактый өлеше язучының тормышына, әдәби иҗатына, журналист һәм педагогик эшчәнлегенә багышланган, мемориаль әйберләр, документлар, китаплар, документаль, фәнни-популяр басмалар тәкъдим ителгән.
Музейның бер залы Гаяз Исхакыйның әтисе, мулла-хәзрәт Гыйләҗетдин йортының көнкүреш мохитен яктырта. Татар йортының интерьеры, кием-салым, хезмәт кораллары XIX–XX гасырлар чигендә татарларның яшәү үзенчәлекләре турында сөйли.
Г. Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музееның даими экспозициясендә 3000гә якын экспонат бар.

Шәһәр тарихы музее
Шәһәр тарихы музеена барып, шәһәр һәм җирлек тарихын белергә, үзең өчен үткән заман битләрен ачарга һәм Чистай мәдәнияте белән сугарылган матур урында булырга мөмкин.

Бүген бу зур музей, аның карамагында 42 меңнән артык берәмлек экспонат бар. Экспозиция мәйданы 1100 кв. метрдан артып китә.

Туган якны өйрәнү юнәлешендәге музейга хас булганча, аның күргәзмәләре киң тематиканы колачлый, төбәкнең табигате, шәһәр тарихы һәм үсеше этаплары, шәһәрнең үзендә һәм аның тирәсендәге җирләрдә яшәгән халыклар турында сөйли. Ә 2014 елда музейда археология бүлегенең яңа экспозициясе булдырылган, ул Чистай җире һәм борынгы Җүкәтау шәһәре турында сөйли. Археологик табылдыклардан тыш, экспозициядә борынгы хайваннар — мамонт, бизон, мөгезборын скелеты фрагментларын чагылдырган палеонтологик экспонатлар да бар.

«Нур» Мәчете
Чистайда беренче мәчет 1859 елда Нократ губернасы Малмыж өязе Югары Сосна авылы сәүдәгәре Хәсән Муса улы Якупов акчасына төзелгән.
Яшәүчеләрнең төрле еллардагы тормышы турында сөйләүче биналар, корылмалар, истәлекле мәдәни һәм архитектура урыннары Чистайда шактый. Татарстанда иң борынгы «Нур» мәчете Чистай татарлары, аерым алганда, беренче мөселман мәхәлләсе тарихы белән тыгыз бәйләнгән.


Башта мәчет өч бүлмәдән: вестибюль, кече зал һәм төп гыйбадәт залыннан торган. Кече зал белән вестибюль берләштерелгән һәм ике яклы түбә белән капланган. Вестибюльдән тар гына бас­кыч манарага алып барган. Ул күләм-киңлек чишелеше һәм декоратив бизәлеше буенча Казанның «Нурулла» мәчете белән аваздаш.
Баштагы манара ХХ йөзнең 30нчы елларында җимерелгән һәм бары тик
70нче елларда гына торгызылган. 80нче еллар ахырында бинаны төзекләндергәндә вестибюль күләменә көнчыгыш яктан тагын бер керү янкормасы ясалган.
«Нур» мәчете һәрвакыт Чистай мөселманнары өчен рухи яшәү чыганагы булды һәм шәһәрнең кешеләр иң күп йөри торган дини оешмаларының берсе булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев