Чистайның бала тудыру йортында яшь әниләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чистай бала тудыру йортында күптән түгел генә әни булган хатын-кызлар өчен бәйрәм чарасы узды.
Бала тудыру йорты хезмәткәрләре гаиләләргә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм мәхәббәт, шулай ук яңа туган сабый янында уздырган һәр көннән шатлык алуларын теләделәр.
Бәйрәм уңаеннан һәр әнигә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символына әверелгән, наз, сафлык һәм гаилә җылысын чагылдырган чәчәк бәйләмнәре – ромашкалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев