Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның «Багалмам» керәшен ансамбле «халык» исемен алды

Артистлар якташларының гына түгел, ә Кырым һәм Чувашиядә яшәүчеләрнең дә күңелен яулаганнар

Чистайның «Багалмам» керәшен ансамбле «халык» исемен алды. Бу хакта ишеткәч, без эшчәнлеге, иҗади уңышлары, киләчәккә планнары турында җентекләбрәк белер өчен, аның әгъзалары белән очрашырга ашыктык.

Без «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә, ансамбль гадәттә репетицияләр үткәрә торган бүлмәләрнең берсендә очраштык. Бүлмә эченә керүгә шунда ук җылы һәм уңайлы атмосфера сизелде. Биредә ансамбль әгъзалары үз кичәләрен үткәрәләр. Бүлмәдә төрле музыка уен кораллары, колонкалар һәм микрофоннар тора. Ә дивар ансамбльнең казанышлары — грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм дипломнар белән бизәлгән иде.

Мине «Багалмам»да катнашучыларның берсе Геннадий Цыганов җылы каршы алды. Ул миңа ансамбльнең оешу тарихы турында сөйләде.

— Безнең ансамбль 2017 елның апрелендә оешты. Ул вакытта керәшеннәр җәмгыяте рәисе вазифасына Иван Петрович Чурин сайланган иде. Яшь чакта мәдәният йортын җитәкләгәнгә күрә, минем җитәкчелек итү тәҗрибәм бар иде. Иван Петрович миңа шалтыратты һәм эшне нәрсәдән башларга кирәклеген сорады. Мин керәшен халкыбызны, теләсә нинди бәйрәмнәрдә үз йолаларыбыз, җырларыбыз һәм гореф-гадәтләребез аша мәдәниятебезне күрсәтү өчен үз ансамблебезне оештырырга тәкъдим иттем. Аннары без ансамбльгә йөрергә теләүчеләрне эзли башладык, Йолдыз поселогын йөреп чыктык. Акрынлап коллектив тупланды, — дип уртаклашты безнең белән ансамбльнең солисты Геннадий Иванович.

— Без төрле конкурсларда катнаштык, бөтен Татарстанны әйләнеп чыктык, Чувашиядә һәм Кырымда булдык! Без чыгыш ясаган һәр чарада, мин, беренче чиратта, халык безне ничек кабул итәр, без аңа ошарбызмы, ничек чыгыш ясарбыз, ничек җырларбыз дип уйлыйм. Кешеләр безнең килүебезгә шат булсыннар өчен мин һәрвакыт аларга ошарга телим.
Ансамбль солисты белән сөйләшкәннән соң, бүлмәгә «Багалмам» җитәкчесе Рифкать Гобәйдуллин керде. Ул ансамбльдә бердәнбер баянчы.

— Сез репетицияләрне еш уздырасызмы, сезгә төнгә кадәр репетицияләр ясарга туры килгәне бармы? — дип аңардан кызыксындым.

— Без төгәл кешеләр, репетицияне 15 сәгать 25 минутта башлыйбыз һәм 16 сәгать 55 минутта төгәллибез. Бездә барысы да график буенча бара. Атнага 2 тапкыр сәгать ярым-ике сәгать шөгыльләнәбез. Концерт алдыннан, гадәттә, озаграк репетиция ясыйбыз.

— Сез концертларны еш үткәрәсезме һәм алар кайда уза?

— Без концертларны еш үткәрмибез, әмма безне чараларга чакырсалар, беркайчан да баш тартмыйбыз. Нигездә, керәшен авыллары буйлап йөрибез, быел Алексеевск районындагы Кызыл Бәрән авылына бардык. Еш кына Йолдызда концертлар куябыз, чөнки ансамбль әгъзаларының 80 проценты шуннан.

Сөйләшүгә Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе Алексей Ефимов кушылды. Ул ансамбльнең төп казанышы турында сөйләде.

— Шушы көннәрдә ансамбль халык коллективы исемен алды. Бу, мөгаен, аларның 6 еллык эшләренең нәтиҗәседер. Ансамбль җитәкчеләре һәм бу коллективның әгъзалары ярдәмендә алар шундый уңышка ирештеләр. Анна Борисовна Медюкинаны да билгеләп үтәргә телим, чөнки репертуар, нигездә, аның ярдәмендә тупланган. Ул — иң өлкән катнашучы, шуңа күрә ул барлык керәшен халык җырларын белә һәм аларны искә төшерә. Соңрак беренче җитәкче бу җырларны ноталарга салды һәм бөтен коллектив аларны башкарды. Коллективның беренче җитәкчесе Вячеслав Алексеевич Митрофановны да яхшы сүз белән искә аласым килә. Аннан башка башлангыч этапта бернәрсә дә килеп чыкмас иде, — дип уртаклашты безнең белән Алексей Тихонович. Коллектив әгъзалары үз җырларына бөтен күңелләрен салалар һәм озак вакыт дәвамында хезмәтләре өчен түләү алмыйлар, ә бу күп нәрсә турында сөйли. Алар киләләр, репетицияләр ясыйлар, яңалык кертәләр, элек булганнарны искә төшерәләр. Хәзерге вакытта кадрлар белән проблемалар бар, мәсәлән, баянчы кирәк, чөнки коллективта ул бер генә.

Мин сөйләшкән арада, бүлмәгә күбрәк халык җыела башлады. Килүчеләр арасында мин башка катнашучылардан олырак күренгән сөйкемле әбине күреп алдым. Һәм шунда ук аның ансамбль өчен репертуар сайлаган иң талантлы

Анна Борисовна булуын аңладым.

— Анна Борисовна, — дип мөрәҗәгать иттем мин аңа, — үзегезнең беренче репетициягез турында сөйләгез әле, ул ничек узды?

— Мин коллективка беренчеләрдән булып кердем. Исемдә, булачак ансамбль әгъзаларын мәдәни-ял итү үзәгенә җыйдылар. Совет рәисе миңа шалтыратты һәм минем артымнан киләчәген әйтте. Мин килгәндә монда кешеләр бар иде инде. Әмма беркем дә керәшен җырларын, эшне нәрсәдән башларга белми иде. Миңа үзем белгән керәшен җырларын җырларга куштылар. Аннары мин башкаларны өйрәтә башладым. Өйрәтеп бетергәч, бу эшне ташлап, ял итәргә уйладым, ләкин аларны сагынганымны аңладым. Алар минем өчен балаларым кебек. Мин аларны гади һәм талантлы булганнары өчен яраттым. Коллективка кире кайттым, — дип елмаеп искә ала хезмәт ветераны һәм ансамбль солисты Анна Медюкина. — Минем әле тагын керәшен җырларым бар, мин аларны коллективка өйрәтәчәкмен. Бәлки, шушы җырлар аркасында мин озак яшимдер дә. Быел миңа 90 яшь тула һәм мин юбилеемны бөтен коллектив белән бергә бәйрәм итәргә телим.

Миңа керәшен җырларын тыңлау кызык булды һәм мин коллективтан үз репертуарларыннан берәр җыр җырлауларын сорадым. Алар баш тартмадылар һәм шунда ук тезелеп бастылар. Рифкать Җәүдәт улы кулына баянын алды һәм моң агыла башлады… Бер-бер артлы алар берничә җыр башкардылар. Алар арасында озын, моңлы көйләр дә, шаян, дәртле җырлар да бар иде һәм барысы да керәшен телендә җырланды. Ул, әлбәттә, татар теленә охшаган, әмма кайбер сүзләре яңгыраш буенча аерылып тора. Солист Зинаида Шәрифуллина, шулай ук ансамбль хореографы сүзләренә караганда, катнашучылар җырлап кына калмыйча, бии дә беләләр. Ә коллектив әгъзалары чыгыш ясарга костюмнарны үзләре тегәләр.

Коллектив бик дус һәм күңелле. Катнашучыларны Вячеслав Митрофанов (беренче җитәкче) һәм Геннадий Цыганов (ансамбльдә катнашучы) чакырганнар һәм туплаганнар.
2019 елда беренче җитәкчеләре Вячеслав Митрофанов арабыздан китсә дә, алар аның турында онытмыйлар, Олы Тәрбит авылына, аның каберенә баралар. Солистларның берсе Вера Новикова хәтта элеккеге җитәкчеләренә багышлап «Хәтер» шигырен дә язган. Ул аларның йөрәкләрендә мәңгегә калачак.

Карьераларындагы иң кызыклы очрак турында сөйләшә башлагач, барысы да Кырымга сәяхәт турында сөйли башладылар.

— Кырымга поездда бардык. Безнең анда үз «туе»быз булды. Баянда уйнадык, җырладык. Безнең яныбызга хәтта барлык пассажирлар җыелды, әйтерсең лә без концерт куйдык. Шундый рәхәт булды! — дип уртаклашты безнең белән коллектив солисткасы Лариса Ильина. — Анда баргач, көндез фестиваль, ә кичен ниндидер бәйрәм булды. Без төнге сәгать бергә кадәр күңел ачтык.

Ансамбль оешканнан бирле коллектив үзгәрмәгән диярлек, бары җитәкче генә алышынган һәм бер катнашучы киткән. Хәзер алар янына еш кына яшь катнашучы, 25 яшьлек Хәлил Вафин йөри. Ул Оренбург музыка институтын тәмамлый һәм бик яхшы җырлый. Тиздән ул аларның сафларын тулыландырыр дип өметләнәбез.

Ансамбль турында кызыклы фактлар:
Ансамбльнең 100дән артык чыгышы булган;
Иң яшь катнашучыга — 54 яшь, иң өлкәненә — 89 яшь;
Ансамбльдә 13 кеше, шуларның 4есе — ир-егетләр;
Барлык катнашучылар Йолдыз поселогында һәм Чистайда яшиләр;
Ансамбльнең костюмнары кызыл, шакмаклы;
Ансамбльгә аларның беренче җыры — «Багалмам» хөрмәтенә исем бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев