Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның Авдеев зиратында өмә булды

Ял көне булуга карамас­тан, йөзләгән чистайлы иртүк торып Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә храм янындагы шәһәр зиратына өмәгә килделәр.

Чистай епархиясенең өмә үткәрергә җыенулары хакында муниципалитетта үткән киңәшмәдә район башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр иткән иде. Шулай ук бу хакта мәгълүмат «Чистопольские известия», «Чистай хәбәрләре» газеталарында һәм шәһәр социаль челтәрләрендә дә басылды.

Зират территориясендә тәртип урнаштыруга чакырган мөрәҗәгатькә предприятие, оешма, учреждениеләр битараф калмадылар, шулай ук студентлар, муниципалитет, җәмәгать, ветеран оешмалары, дин вәкилләре һәм битараф булмаган чистайлылар бик теләп кушылдылар.

Өмәдә катнашучыларны беренчеләрдән булып шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде.

— Шәһәр башлыгы исемен­нән бүген бирегә Авдеев зиратына җыештыру эшләрендә катнашырга дип килүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм, — диде Михаил Иванович. — Сезгә актив гражданлык позициягез, шәһәребезне төзекләндерү өчен тырышуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бу зират Чистайда иң борынгы зиратларның берсе, анда безгә шундый матур шәһәр калдыручы бабаларыбыз ята. Безнең бурычыбыз — аларны искә алу, аларның каберлекләрен тәртипкә китерү.

Бирегә җыелучыларга шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епис­кобы Пахомий да мөрәҗәгать итте.

— Без бирегә бик мөһим эш башкару өчен җыелдык. Әлеге зиратта шәһәрнең иң яхшы кешеләре, биредә гомер иткән, аның тарихын язган кешеләр җирләнгән. Аларның дәвамчыларына, яисә безгә, зиратны тулы тәртиптә тоту мөһим. Аларның каберлекләрен тәртипкә китереп, без хөрмәтебезне күрсәтәбез. Ә иң мөһиме — биредә ятучы мәрхүмнәребез турында кайгыртучанлык күрсәтеп, без күпмедер дәрәҗәдә үзебезнең киләчәгебез турында кайгыртабыз, дәвамчыларыбызга үрнәк күрсәтәбез. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк диләр бит.

Бүген епархия инициативасы буенча без барыбыз да зиратта тәртип урнаштырабыз, биредә җирләнүчеләргә дога кылабыз. Дистә, йөз еллар үткәч, безне дә дәвамчыларыбыз шулай искә алырлар, каберлекләребезне тәртиптә тотарлар дип ышанабыз.

Аннары епархия сәркатибе Виктор Тихонов эш фронтын күрсәтте һәм барысы да эшкә керештеләр. Өмәдә катнашучылар төрле һөнәр ияләре, алар арасында төрле яшьтәге, төрле милләт һәм төрле дин кешеләре бар иде. Барысы да территорияне агач ботакларыннан, җыелган чүп-чардан арындырдылар, ботакларны кистеләр, коелган яфракларны җыйдылар. Ярты сәгать тә үтмәде, агач ботаклары, коелган яфраклар төялгән КамАЗ машиналары кузгалып та киттеләр…

Тимофей атакай Маташов кыр кухнясында өмәдә катнашучыларга тамак ялгау турында да кайгыртты, аларны карабодай боткасы һәм компот белән сыйлану көтә иде.

Безнең белешмә

Авдеев зиратында узган шимбә өмәсендә шәһәрнең 18 предприятиесе, оешмасы һәм учреждениесе вәкиле — барлыгы 244 кеше катнашты.
Иң актив катнашучылар арасында мәгариф бүлеге, Эчке эшләр министрлыгы, медицина көллияте, Чистай электр челтәре, Казан инновация университеты, епархия, Сугышчан туганлык, мәдәният бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район башкарма комитеты, Яшьләр үзәге вәкилләре бар иде.
Шимбә өмәсендә катнашучылар арасында нинди дә булса оешмага беркетелмәгән чистайлылар да күп иде, алар өмә үткәрелүе турында белдерүләр аша белеп, изге эш башкарырга килгәннәр.

Сүз уңаенда
Өмә барышында Авдеев зиратыннан 16 КамАЗ чүп-чар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев