Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның Әтиләр берлеге эшчәнлеге турында аның рәисе сөйли

Сез безнең шәһәрдә Әтиләр берлеге барлыгын белә идегезме? Аның турында берлек рәисе Артем Кипров сөйли.

Быел илебездә икенче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмдә үз балалары өчен үрнәк булган, аларны тормыш юлыннан озата барган, барысына да өйрәткән, һәр эштә ярдәм иткән, яклаган, чиксез яратуын һәм кайгыртуын белдергән әтиләрне хөрмәтлиләр.

Инде берничә ел безнең районда Әтиләр берлеге үз эшчәнлеген алып бара, анда улларын һәм кызларын тәрбияләүдә генә түгел, ә балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән иҗтимагый эшчәнлектә актив катнашучы әтиләр керә.

Аталарның балалар тәрбияләүдәге роле, шәһәр һәм район әтиләре үткәргән чаралар, Әтиләр берлегенең төп максатлары һәм бурычлары турында без аның рәисе Артем Кипров белән сөйләштек.

– Артем Юрьевич, сез ничек уйлыйсыз, бала тәрбияләүдә әтинең роле никадәр зур?

– Бала тәрбияләүдә әтинең роле бәяләп бетергесез, чөнки һәр бала, нинди җенестән булуына карамастан, әтисенең дә, әнисенең дә яхшы йогынтысына мохтаҗ. Шунысы ап-ачык: яхшы әтиләр булмаса, яхшы тәрбия дә булмаячак. Шунысы куанычлы, безнең районда иҗтимагый башлангычларда һәм шәхси теләкләре буенча социаль әһәмияткә ия мөһим проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнүче актив һәм җаваплы ир-егетләр бар. Рус язучысы Александр Грибоедов әйткәнчә, «Күзләрдә әти үрнәге булганда, башка үрнәк кирәк тә түгел». Чистай районының Әтиләр берлегенә битараф булмаган, җаваплы, актив тормыш позициясендә торучы кешеләр керә, алар балаларны тәрбияләүдә активрак катнашырга вакыт җитте дип саныйлар.

– Әтиләр берлеге нинди бурычларны хәл итә?

– Без балаларны тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәбез, ата-аналарның балаларга әхлакый, мәдәни, физик, хезмәт һәм патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру буенча потенциалын көчәйтү өстендә эшлибез. Без шулай ук гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, аталарның балаларын тәрбияләүдә җаваплылыгын арттыруга, гаиләләр белән кисәтү эшен оештыруга аерым игътибар бирәбез. Безнең эшчәнлек даирәсендә башка социаль институтлар, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү дә бар.

Шулай килеп чыкты, бүгенге көндә мәктәптә күбесенчә хатын-кызлар эшли. Сыйныфта «авыр» малайлар күп булса, аларга да җиңел түгел. Хәер, өйдә дә еш кына аларны авырлыкларга каршы көрәштән арыган әниләре генә каршы алса, малайлар хатын-кыз тәрбиясен кабул итми башлыйлар. Шулай итеп, мәктәптә ир-атларның булуы да тәрбия бирүдә мөһим факторга әверелә. Мәктәптә Әтиләр берлеге балалар өчен ир-ат тәрбиясе, тәртип үрнәге, педагоглар һәм ата-аналар өчен рухи ярдәм һәм терәк булып тора.

– Шәһәрдә Әтиләр берлеге вәкилләре катнашында чаралар еш уза. Алар турында да сөйләгез әле.

– ЮХИДИ бүлеге һәм районыбызның ата-аналар комитеты белән берлектә без балалар белән мәгълүмати сәгатьләр үткәрәбез, төрле акцияләр һәм конкурслар оештырабыз. Мәсәлән, «Минем әтием – менә дигән җәяүле», «Минем әтием – менә дигән йөртүче», «Тәрбияле әти», «Әтием белән горурланам» акциясе, «Имин гаилә» конкурслары һәм башкалар. Моннан тыш, белем бирү оешмаларында «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында Бердәм иминлек көннәре үткәрәбез. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан районыбыз геройлары булган әтиләр белән очрашулар оештырылды. Очрашуда Россия Федерациясе Герое Алексей Кораблев, «Арабелла» корабы капитаны Роман Лизалин катнашты.

Күптән түгел Әтиләр көненә багышланган берничә чара үткәрдек. «Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә Радик Вафин белән «J get+» клубында һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очраштык. Малайлар һәм кызлар белән ачык сөйләшүдә чын ир-егеткә хас булган сыйфатлар турында сөйләштек, балалар белән бергә «Шашки-вышибашки» дип аталган өстәл уеннары ясадык. Яшь дусларыбыз инициативасы белән аларны «ДАР» тернәкләнү үзәгенә һәм балалар йортына бүләк итәргә булдык. Бу көнне балалар белән бергә хәрби хезмәткәрләр өчен әйберләр җыю пунктына гуманитар ярдәм алып бардык. Балалар үз күзләре белән гади кешеләрнең берләшеп, башкаларга булышуларын, игелекле эшкә үз өлешләрен кертүләрен күрделәр.

– Сез балалар йортына еш барасызмы?

– Әйе, без балалар йортына кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Малайлар һәм кызлар белән бергә агачлар утырттык, футбол турниры уздырдык, «Каенкай» лагере эшли башлаганчы территорияне чистартуда ярдәм иттек.

– Ни кызганыч, балигъ булмаганнар арасында начар гадәтле, уйламыйча хокук бозучы балалар бар. Сез аларга ничек ярдәм итәсез?

– Әлеге проблема хакында фикер алышкач, без бу юнәлештә иң яхшы кисәтү эше – файдалы альтернатива, ялны, дәрестән тыш мәшгульлекне оештыру, балаларны коллектив, файдалы эшләргә җәлеп итү дигән фикергә килдек. Монда әтиләр ярдәме алыштыргысыз. Бары бергә «укучы, мәктәп (балалар бакчасы), ата-аналар һәм җәмгыять» бердәм система белән генә балаларның тормышын яхшырак, куркынычсызрак, кызыклырак итәргә була. Мәгариф идарәсе һәм «Ватан» үзәге белән берлектә без «Әти белән бергә» спорт-уен ялын оештырдык. Каникуллар вакытында мәктәпләрдә «Әтиләр һәм балалар» волейбол турнирлары үткәрдек. Берлек әгъзалары ата-аналар җыелышларында гаилә тәрбиясенең уңай тәҗрибәсен пропагандалыйлар, һөнәри юнәлеш буенча эш, имин булмаган гаиләләр белән кисәтү эше алып баралар, гомуми мәктәп чараларын үткәрүдә катнашалар. Шулай ук укучылар арасында тупаслыкны, караучысызлыкны, юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә дә игътибар бирәбез.

– Үз эшегездә нинди авырлыклар белән очрашасыз?

– Һәр эштә кебек үк, безнең берлек эшендә дә авырлыклар туа. Беренчедән, күпчелек әтиләр балага тәрбия йогынтысының әһәмиятен тулысынча аңламыйлар. Икенчедән, Әтиләр берлеге – иҗтимагый берләшмә, аның составына үз эш урыннарында эшләүче әтиләр керә. Шуңа күрә системалы эшчәнлекне оештыру өчен вакыт җитмәү проблемасы бар. Ләкин без барыбыз бергә җай табарбыз дип өметләнәбез.

– Актив әтиләр сафына кушылырга мөмкинме?

– Әйе, әлбәттә. Без диалогка һәрвакыт ачык, моның өчен теләк кенә кирәк. Яхшы әти булу – җитди һәм катлаулы эш, аны башкару өчен күп көч куярга кирәк. Ә максатыбыз бер – бала, аның үсеше, бәхете һәм сәламәтлеге.

– Районыбыз әтиләренә нәрсә әйтергә телисез?

– Мин һәрвакыт балага әни дә, әти дә кирәк дип әйтәм. Балаларыгызны яратыгыз, аларга мөмкин кадәр күбрәк вакыт бирегез, яратуыгызны акча яки кыйммәтле уенчыклар рәвешендәге бүләккә алыштырмагыз. Вакыт узгач, улыгыз яки кызыгыз хәтерендә кыйммәтле компьютерлар, уенчыклар яки тәм-томнар түгел, ә сезнең белән үткәргән минутлар, сәгатьләр һәм көннәр турында күңелле, җылы хатирәләр генә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев