Чистайның 2нче номерлы лицеенда махсус хәрби операция сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыйдылар
2нче номерлы лицейда «Солдатка минем бүләгем» дигән игелекле һәм әһәмиятле гуманитар акция оештырылды. Барлык сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм педагоглар безнең сугышчыларыбыз өчен кирәкле әйберләрне җыйдылар
Мәртәбәле кунаклар чакырылган гомумлицей линейкасында волонтерларга гуманитар йөк салынган дистәләгән тартма тапшырылды. Кунакларның һәркайсы лицей укучыларына, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына фронтка зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Патриотик эштә актив катнашучыларны, шул исәптән лицейның яшь армиячеләрен грамоталар белән бүләкләделәр.
Бүләкләрне 2нче номерлы лицей директоры Руслан Зелинский һәм Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, хәрби вертолетчы, запастагы офицер Азат Әкбаров тапшырды.
– Битараф булмавыгыз, активлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, малайлар һәм кызлар. Мондый игелекле һәм кирәкле акцияләргә һәрвакыт кушылган әти-әниләрегезгә дә рәхмәт белдерәбез. Сугышчыларыбыз күңел җылыбызны һәм кайгыртучанлыгыбызны тоярлар дип ышанабыз, – диде Азат Имам улы, лицей укучыларына мөрәҗәгать итеп.
Битараф булмау күркәм гадәткә әйләнгән
«Солдатка минем бүләгем» акциясе лицейда беренче тапкыр гына уздырылмый. Укучылар һәм укытучылар анда бик теләп катнашалар.
– Безнең укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре берләшеп, сугышчылар өчен кирәкле әйберләрне җыйдылар. Тартмаларда –азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары һәм башкалар. Посылкаларга шулай ук Ватанны саклаучыларга барлык лицей укучыларыннан ихлас хатлар һәм балалар рәсемнәре салынды, – дип сөйләде лицей директоры Руслан Зелинский.
Ул билгеләп үткәнчә, моңа кадәр җибәрелгән гуманитар ярдәмнән соң лицей укучылары адресына солдатлардан рәхмәт белдергән видеохәбәрләр күп килгән. Сугышчылар тыл ярдәмен тоюларын билгеләп үтәләр.
Чистай районыннан гуманитар йөк төялгән машиналар тиздән яңадан алгы сызыкка китәчәк. Аның составында 2нче номерлы лицей җыйган ярдәм дә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев