Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның 1нче номерлы гимназиясендә профильле медицина сыйныфы ачылды

1нче номерлы гимназиядә 10 елдан артык инде табигый фәнни профиль эшләп килә. Анда химия, биология кебек фәннәрне тирәннән өйрәнәләр. Биредә Светлана Мирсәйҗанова һәм Наталья Шанина белем бирә.

Әгәр дә гади тел белән әйтсәк, әлеге профиль, төгәлрәге, сыйныф «биохим» дип атала. 2024 елдан алып ул «медицина сыйныфы» дип йөртелә башлаячак. Бу хакта без 1нче номерлы гимназия директоры Нина Голубева белән әңгәмә корабыз.
–Нина Владиславовна, медицина сыйныфы ачу турында идея ничек барлыкка килде?
— Барыбызга да билгеле, Чис­тайда медицина өлкәсендә белгечләр җитешми, шуңа күрә дә безгә табигый фәннәрне тирәннән өйрәнү һәм медицина өлкәсендә өстәмә һөнәри әзерлек буенча сыйныфлар ачу турында сорау керде. Бу исә укучыларга гомуми урта белем бирү дәрәҗәсендә һөнәр сайлаганда ориентлашырга ярдәм итә.
Башта ук башка мәктәп­ләрнең тәҗрибәләреннән файдаланырга уйлыйлар.
— Әлмәтнең медицина профиле берничә ел тормышка ашырылучы мәктәпләренең берсендә булганда без аларның эш методларын өйрәндек. Алар безгә медицина кадрлары әзерләүче һәм яңа абитуриентлар килү белән нык кызыксынучы профильле вуз белән килешү төзергә киңәш иттеләр.
Нина Владиславовна сүзләре­нә караганда, Әлмәттә булып кайтканнан соң Казан медицина университеты белән килешү төзелә. Шуңа нигезләнеп табигый фәннәр сыйныфында белем алу химия, биология, медицина буенча өстәмә әзерлек белән көчәйтеләчәк. Медицина сыйныфы укучыларына профессор-укытучылар составының вебинар форматында химия, биология укытучылары белән килештерелгән темалар буенча лекцияләр тәкъдим ителәчәк.
–Килешү кысаларында без шәһәребезнең медицина көллияте белән хезмәттәшлек итәчәкбез, — дип сөйләде Нина Владиславовна, — биредә 10-11 сыйныф укучылары «Медицина нигезләре» дип исемләнгән курс өйрәнәчәкләр.
Курсның үзенчәлеге булып 10 сыйныф укучыларына үзәк район дәваханәсендә үтәргә мөмкин булган практика тора. Бу исә укучыларга үзләрен һәм үз көчләрен кече медицина персоналы ролендә сынап карарга менә дигән мөмкинлек. Бу практика әлеге һөнәр белән якыннанрак танышу мөмкинлеге һәм үзеңне кече медицина персоналы итеп сынап карау мөмкинлеге бирә.
–Урыннарда практика үтү укучыларда яшьтән үк әлеге һөнәр белән тирәннән танышу мөмкинлеге бирә, аңа кызыксыну уята дип уйлыйм. Бу бик мөһим, чөнки еш кына укучылар төп нигезләрен дә белмичә, аңламаган һөнәр үзләштерергә телиләр.
–Медицина сыйныфында кемнәр белем алачак?
— Әлеге сыйныфта химия, биология фәннәрен тирәннән үзләштерергә карар кылган укучылар укый алачак. Медицина вузларына керергә җыенучы укучыларга исә аерым якын киләчәкбез.
— Медицина сыйнфына керү өчен нәрсә кирәк?
— Анда сайлап алу 2 этапта узачак: беренчесе — 4 фән буенча диагностика (рус теле, математика, химия, биология), биредә материалларны һәм биремнәрне медицина университеты тәкъдим итә, икенчесе — эш нәтиҗәләре анализы һәм ОГЭ, 6-9 сыйныфлар өчен билгеләр һәм укучының башка казанышлары. Шуннан соң гына укучылар арасында рейтинг булачак һәм медицина сыйныфына сайлап алыначаклар.
— Табигый фәнәрне өйрәнү тормышларын медицина белән бәйләргә уйлаган укучыладан күп көч таләп итә…
— Әйе, бу чыннан да, шулай. Беренчедән, укучыларның буш вакыты азрак, эшләре тыгыз булачак, икенчедән, кайсыдыр сыйныфтан тыш шөгыльләрне, түгәрәкләрне, секцияләрне корбан итәргә туры киләчәк. Билгеле инде, таләпләр дә артачак. Әмма медицина сыйнфында белем алуның үз плюслары да бар: укучыларның химия һәм биология өлкәсендә белемнәре нык­лы булачак, алар һөнәрләрен дә аңлы рәвештә, нечкәлекләрен белеп сайлаячаклар. Моңардан тыш, аларда тәртип, максатчанлык, югары эшкә сәләтлелек кебек күнекмәләр дә үсәчәк, болар исә киләчәктә студентларга зур таләпләр куелган медицина вузларында белем алырга ярдәм итәчәк.
— Әле нинди һөнәр сайлая­чаклары билгеле булмаган укуыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
— 9 сыйныфны тәмамлаган 14-15 яшьлек укучылар нинди һөнәр сайларга икәнен дә анык кына белми әле. Мин аларны үз сәләтләрен исәпкә алырга, һөнәрләр турында күбрәк белергә: югары һәм урта-һөнәри уку йортларында
Ачык ишекләр көнендә катнашырга, үзләре өчен кызыклы булган курсларда укырга чакырам.
Мәктәпләрдә, кагыйдә буларак, алдан профильләргә әзерлекнең нәтиҗәле системасын оештыру өчен барлык шартлар да булдырыла. Безнең гимназиядә, мәсәлән, иртә этап­ларда ук медицина хезмәткәре һөнәре белән танышу өчен 9 сыйныф укучыларына химия, биология һәм медицина буенча курслар оештырыла. Анда медицина көллияте укытучылары Наталья Шанина һәм Светлана Мирсәйҗанова белем бирәчәк. Монда иртә һөнәри юнәлеш алу безнең гимназистларга гына түгел, башка уку йортларының 9 сыйныф укучыларына да мөмкин.
Ә мин медицинага беренче адымын ясаганнарга шуны әйтәсем килә, киләчәктә табиб булмасагыз да, сезнең төрле тормыш вәзгыятендә кулланырга мөмкин булган белемегез булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев